поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
06.09.2008 Җәмгыять

СУПЕР-ПУПЕР ӘБИ!

Байлар Сабасының «Универмаг» сәүдә үзәгенә керсәң, сине сулдан беренче булып сагыз сатучы әби каршы алыр. Үз товарын да менә дигән отышлы итеп, җайлап кына сезгә тәкъдим итәр. Һичьюгы, бер коймак сагызны кыстырып китәргә туры киләчәк! Аңа хәзер беркем дә исем белән дәшми. Апа да, фәлән дә, Фирдәвес тә юк. «Просто», әби ул. Дөрес, кайчагында «Сагыз әби» дип тә әйтеп куйгалыйлар! Күкрәгендә «ӘБИ» дип язып эленгән түштамгага каравың җитә, бөтен игътибарың шуңа юнәлә, күңел күтәрелә. Ә аның белән сүз куерта башладың исә – беттең, димәк, гәп ахырын көтмә!

  

ӘБИ ТЕХНИКА БЕЛӘН

 

Бу кереш сүз өчен генә. Кульминациясе – алда, анысы менә мавыктыргыч! Әби дигәне бик карт түгел, җитмешне ваклаган, 66да. Үзе район үзәгендә яшәми. Байлар Сабасыннан 20 чакрым ераклыкта урнашкан Шәмәрдән бистәсеннән көн дә «свежий» сагыз сатарга килә. Аны хәзер шәмәрдәнле димәссең дә, чөнки көне буе Сабада, өенә кичен генә кайта. Әбигә кайчан карама, кемнедер сайрата, кызык мәзәкләр дә сөйли, аның яныннан күтәренке рухта китәсең.

 

Беркөнне «Универмаг»ка кереп, әби белән исәнләштем. Кире кибеттән чыкканда, ул, кайтырга дип, юлга кузгалган иде. Эх, бу күренешне күрсәгез икән, эмоциямнең чиге булмады! Әби бит җәяүле түгел, ә өч тәгәрмәчле велосипедта! Киң эшләпә кигән, «дождевик»лар аскан, кара күзлек, рәвешендә һәрчак горурлык сизелә. Саный китсәң, чиксез инде. Ис китәрлек! Мин кулга каләм алырга мәҗбүр булдым.

 

Әбинең 65 яшьлек юбилеена өч тәгәрмәчле велосипед бүләк иткәннәр икән. Хәзер аңа атланып, көн дә 20 чакрым юл гизеп, эшкә йөри. «Беркөн тимер атымда Сабага юнәлдем, трассада машиналар бер-бер артлы уза да китә. Шуннан берсе минем белән бер тизлектә, кырыйдан гына бара. Аптырадым... Әллә ул әкрен бара, әллә мин шулай машина тизлегендә чабам микән, дип уйлыйм. Карасам, мине камерага төшерәләр икән!» – дип, мине тагын көлдерде.

 

«Сабага егерме, Шәмәрдәнгә кире тагын егерме – тигез була кырык. Әле күпме тырмаша-тырмаша көне буе сату итәргә кирәк. Юл да озын вә биек, Кавказ таулары сыман биеклеккә менәргә, сәгатенә 120-150 чакрым тизлектә очучы транспортлар белән янәшәдә педаль әйләндерергә кирәк. Көн дә кырык чакрым педаль әйләндерәсез, әле өйгә кайткач та, эшләр өелеп тора бит? Барысын да кушкач хәйран җыела, бу көндәлек режим хәлдән тайдырмыймы? Мин түзә алмас идем. Тагын, һәркемнең игътибары сездәдер әле». Шушыларны сораштырам. Әби «кәҗәсе» белән Шәмәрдәннән Сабага ике сәгатьтә барып җитә икән, ә менә кире өйгә кайтканда вакыйга кирегә кискен борылыш ала. Эзмә авылы тавын менгәндә, «дустын» җитәкләргә туры килә. Шулай итеп, кайту юллары кайвакыт өч сәгатькә кадәр сузылырга мөмкин, ди. Иң элек, әле беренче тапкыр гына тимер атына атланып, зур юлга чыккан чакта бөтен машиналар туктап, сәлам бирә торган булган. «Хәзер андый очраклар сирәк-мирәк кенә, әллә ияләштеләр, әллә кара күзлек киеп куйганга танымыйлар. Әйе, танымыйлардыр, кайберәүләр ышанмый да. Болай мине белмәгән кеше юк... Аксагач, ничек инде сәпиттә йөрсен, ди, кайберәүләр», – ди әби. Зур юлга чыккач, әби юл кагыйдәләрен төгәл үти, арттан яисә каршыга машина килсә дә, кырыйга чыкмый, үз полосасында бара. Ә менә чаттан борылганда, кайсы якка борылуына карап, шул якка кулын күтәреп, сигнал күрсәтә. «КамАЗ»мы, бүтән зур йөк машинасы булсынмы – берсеннән дә курыкмыйм. Алар да минем кебек үк гади кешеләр», – ди батыр әби. Ул болай Сабага көн дә «кәҗәсе» белән килми, бар да һава торышыннан тора, аяз көнне кырык чакрым аның өчен кечкенә генә «прогулка». Эштән кайткач, өй тирәсендә селкенә ул. Аннан икенче төр «җәннәткә» аяк атлый икән.

 

БАССЕЙНГА ЙӨРҮЧЕ ӘБИ

 

Инде тимер атына ияләшкән идем, ләкин алда тагын да эч катыргыч яңалык көткән мине: әби эшләрен тәмамлауга, кабартыла торган, резин бассейннан сәгатьләр буе чыга алмыйча ятуы турында әйтмәсенме! Бу көнне мин үземә атналык күтәренке рух тупладым, ул көнне авызым колакта булды... Әби бассейнны Казаннан махсус алып кайткан. Сатып алганда, насос бирелмәү сәбәпле, ире орыша-орыша бассейнны ике көн кабарткан. Тик шуннан соң әбидән дә өлгер булып үзе кереп яткан, рәхәтлегенә төшенеп, кирәкле, безнең ише картларга файдалы әйбер, дип тапканнар. Анда кергәч, арганнары бетә икән. «Гомеремдә өч тапкыр санаторийда булдым. Хәзер дәүләттән бернинди урынга да юллама сорамыйм. Өч тәгәрмәчле сәпит, бассейн, сагыз сату – ул үзе санаторий. Сәпит бигрәк файдалы булды. Шунда йөри башлаганнан бирле, минем чатан аякларымның сызлавы бетте, Аллага шөкер», – ди әби тормышына шатланып.

 

Менә шундый күңел күтәрә торган кешеләр белән очрашырга туры килә. Әбинең Яңа ел вакытында «Универмаг»та Кар кызы булып киенеп ничек итеп бүләкләр таратып йөргәне әле һаман да хәтердә. Аның күңеле һәрчак күтәренке. Ул гел яңалык эзли. Аның белән арымыйсың, аның белән кызык. Сөйләшә торгач, әби миңа яшьлек хатирәсеннән бер кызык вакыйганы сөйләде. Булган хәлне өч-дүрт җөмлә белән генә аның исеменнән сезгә дә сөйләп күрсәтәм.

 

«Безнең яшьлек бик күңелле булды. Шулай да арабызда борын чөеп йөрүче егетләр бар иде. Алар безгә карамыйча, башка авыл кызларын күзләп йөрде. «Кыз урлау» йоласы чәчәк аткан чор бу. Күрше егете чит авылдагы бер кыз белән очрашып йөри иде. Алар бергә булырга ризалаша. Һәм без кояш баеп, караңгы төшкәч, күрше авылга кыз урларга бардык. Инде егетнең әти-әнисе килен төшә дип, өстәл әзерләп көтеп тора. Авыз тутырып ашау ул чакта – иң зур бәхет! Ә без берничә кеше кыз урларга ауда. Килеп җиттек. Ләкин вәгъдәләшкән урынга кыз килмәде. Егетнең сабырлыгы бетеп, кыз өенә китте. Ә сөйгәне исә башка авыл егете белән дә очраша торган булган, шул егет хәбәрне ишетеп, хәстәрен алдан күрә, өлгеррәк булып чыга. Тик килен буласы кешенең карт апасы була. Буш кайтып булмый бит инде, шуннан без аны алып кайтырга мәҗбүр булдык. Алып кайттык. Борын чөеп йөргән егеткә бу зур хурлык булды. Һәм икенче көнне үк Казахстан ягына чыгып китә болар. Хәзерге вакытта биш бала үстереп яталар. Күптән түгел берсенең туе булды, алар биредә очрашты. Шунысы кызык: араларында нинди мөнәсәбәт, нинди мөгамәлә булган микән? Билгесез», – ди әби көлә-көлә яшьлеген искә төшереп.

 

ӘБИ САГЫЗ ГЫНА САТМЫЙ

 

...«Пенсияне, Аллага шөкер, күп алам. Ә сагыз сату миңа кеше арасында йөрер өчен генә ул. Халык мәнфәгатен үтим, байлык җыяр өчен түгел. Ыгы-зыгы белән яшәп тормыштан ямь табам. Мине бик яраталар. Берәр көн күренмәсәм, хәтта юксыналар», – дип өсти әби. Әйе, әби шушындый заманда яшәгәне өчен куанып туя алмый: «Бассейн, Велик (зур хәрефтән язам, чөнки әби өчен ул җәннәт сыман), тамак тутырып ашарга ризык бар, язмышыма шөкерана кылам. Әле кайткач, эшләр өелеп тора, ашыгам. Соңыннан рәхәтләнеп бассейн керәм», – дип, әби тимер атына атланып, кайтып китте. Мин заманча әбигә заманча гына «Пока!» дип калдым, ул миңа «Чау!» дип кул болгады. Ә мин түзә алмадым – ыржайдым. Шулай итеп, оптимистик рухта, үз күңелен үзе күтәреп йөрүче әби педаль әйләндереп тагын маҗаралы юлына кузгалды.

 

Исән-имин йөрегез, әби!

 

САГЫЗ КАЙНАТУЧЫЛАРГА

 

Әбидән «Безнең гәҗит» укучылары өчен махсус рецепт. Җәйге матур көннәрдә чыршы агачы маен агызып чыгара. Аны кич белән агач мае суынып киткәч җыярга була. Һәм шул җыйган чималны алюминий савытка салып эретәсе. Шуннан ул суга әйләнә. Эреп беткәч, 2 кат марля аша сөзәсе. Бер кат сөзгән марля белән икенче кат сөзәргә ярамый. Салкын суга сөзәргә, бер әйбер дә кушмаска. Сагыз ясаганда, бик тиз һәм чиста эшләргә кирәк. Җитез булмасаң, ул катып калырга мөмкин. Аннан яңадан эретәсе була, тик ул вакытта сагызның сыйфаты бетә. Аннан чыршы исе килеп торырга тиеш.

 


Айзат ШӘЙМӘРДӘНОВ
Безнең гәҗит
№ 35 | 03.09.2008
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»