поиск новостей
  • 25.02 Кияү урлау, комедия, Тинчурин театры, 17:00
  • 25.02 "Яратып туялмадым" Кариев театры, 18:00
  • 27.02 Беренче мәхәббәт, тылсымлы комедия, Тинчурин театры, 18:30
  • 27.02 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры, 18:30
  • 29.02 Полиционер, җырлы-биюле комедия, Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Февраль
  • Әнәс Тумашев (1924-2010) - рәссам
  • Люция Галләмова - актриса
  • Райнур Әгъләметдинов - журналист
  • Дилә Мөхәррәмова - журналист
  • Риф Гатауллин - композитор
  • Хәким Сәлимҗанов (1903-1981) - режиссер
  • Камил Мотыйгый (1883-1941) - журналист, нәшир
  • Рим Идиятуллин (1940-2018) - шагыйрь
  • Хәлил Шәйхетдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Хәерле көн! "Салават Купере 2" торак комплексында бөтен унайлыклары булган 2 бүлмәле квартира арендага бирелә. 3 этажда. Өр-яңа ремонт, мебель. "Бәхетле" артында урнашкан. Тәртипле татар гаиләсе эзлибез. Йорт хайваннарсыз. Төп шарт: тәртип, чисталык, вакытында түләү. Риелторларсыз. Элемтәләр өчен телефон: 89534975861
  • Студентлар өчен өстәмә эш. 8-917-880-94-77
  • Сдам комнату в общежитии в Казани по улице Хлебозаводская д 6 , порядочной, чистоплотной девушке. 89033060513
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Сдам комнату порядочной, чистоплотной девушке по улице Хлебозаводская д6.общежитие.89033060513
  • Ремонт очков, ювелирных изделий, замена батарейки в часах, заточка парикмахерского и маникюрного инструмента. Качество и гарантия. Низкие цены. Опытный мастер. г.Казань, Амирхана, 71. +79600430099, Айнур
  • 2 булмэле фатирны тэртипле гаилэгэ арендага бирэм. Мебель бар. ЖК Салават купере. 89509488227 собственник.
  • Ялгыз егет. Казанда булмэ снимать итэм. Ватсапка языгыз. 89375249498
  • Казанда бүлмә яки студия снимать итәм без риелторов.89274823084
  • Продаю листы нержавейки 530х630,толщина 3,5мм,запчасти на УАЗ. тел.89178553159
Архив
 
08.09.2011 Җәмгыять

Телсез шатлык, телсез хәсрәт

«Җан ярасын төзәтим дисәң, табигать белән сөйләш, Аллаһыга сәҗдә кыл. Бигрәк тә агымсу җанга шифа. Җандагы хәсрәтне агымына ияртеп алып китү көче бар аның», – дия иде ерак картыем. Аның болай сөйләвенең үзгә сәбәбе булгандыр, вакытында төбенә тоз коймавыма үкенәм, әмма сүзләренең хаклыгын яшәү үзе раслады.

Әле балачакларымда ук, әрнүләргә чыдый алмаган мизгелләрдә, беркемгә берни дә әйтми-нитми, мин елга яры буена йөгерә идем. Студент елларында андый сердәшем Казансу булды. Ул чаклардан бирле күпме еллар үткән дә күпме сулар аккан, ә минем һаман да агымсудан да якынрак, агымсудан да ышанычлырак сердәшем юк бугай. Җанда балачак әрнүләре, яшьлек ярсулары гына да түгел, хәзер җанны тарихи хәсрәт басып тора... Бу кадәр авыр хәсрәтне юар су бармы соң?!.

 

Соравыма җавап булып, күңелгә халык җыры бәреп керә:

 

Төшсәм Идел

              буйларына,

Әйтер идем Иделгә:

Минем кайгыларымны

              да

Алып кит, дип,

              диңгезгә...

Әйе, милләтнең гомер-гомергә җанын сафландырган да, кайгы-хәсрәтләрен дә җыйган моң агымы ул Идел. Олы кайгының эзенә басып диярлек, Кама-Идел буйлап «Жолио-Кюри» теплоходына утырып сәфәр чыктым мин. Елга портыннан кузгалып китү белән дулкыннарга сүз каттым:

 

– «Булгария» нидән ауган?

 

Шунда ук бер дулкын җавап алып килде:

 

– Кайгыдан...

 

– Шулкадәр гомерләрне кисәрлек нинди кайгы соң ул?

 

– Болгар дәүләтен торгыза алмау кайгысыннан... мисали милләт булып аугандыр ул...

 

Аңлап торам, бу минем җаным белән акылым сөйләшә.

 

Дулкыннар килә дә китә, бәрелә дә чигенә, чигенә дә чигенә... яр чигенә. Җанымдагы әрнү кинәт шигъри дулкын булып түгелеп китә:

 

Аһ! Дисәң,

Барып җитәрлек

Әрнү күктәге айга.

Милләт җанын

              яндырырлык

Тарихи олы кайгы...

 

Теплоход әле күптән түгел генә йөзләрчә кешенең гомерен өзгән фаҗига булган төбәктән узып бара. Йөрәк кинәт чаң кага башлый: нишләп сәяхәтчеләр моннан берни булмагандай узып бара? Ник алар бер минутлык тынлык игълан итмиләр дә, тереклекне сискәндереп, теплоход аваз салмый?

 

Ник без, казанлылар, суга матәм такыясы төшермибез!!!

 

Минемчә, бу сәяхәтчеләрнең ялына һич кенә дә күләгә төшермәс, ә киресенчә, гамь-мәгънә өстәр иде.

 

Казаннан ук гөлбадраннан җыеп үргән сары сагыш такыясын фаҗига чоңгылына салам. Такыя белән бергә күзләремнән ачы яшь бөртекләре дә агымсуга тамып, диңгезгә таба юл ала.

 

Фаҗигадән соң мин утырган теплоходның экипажы сәяхәтчеләргә аеруча игътибарлы булып күренде миңа. Йөзләре кояштай балкый, тышкы кыяфәт, өс киемнәре күзләрне сөендерерлек матур. Инде ярты гасырдан артык йөзеп йөргән бу теплоходны өр-яңадан ялтыратыр өчен аз көч салынмагандыр. Монда җыештыручыларның үз-үзләрен тотышлары да сокландыра. Әйтерсең алар эштә түгел, ә «Жолио-Кюри» сәхнәсендә уйныйлар. Ә пешекчеләре нинди! Дөнья буйлап сәяхәтләрдә йөргәннәр, бу ресторанда әзерләнгән ризыклар дөньякүләм танылган рестораннарныкыннан калышмый, диделәр.

 

Аңлашыладыр, бар да әйбәт: аша-эч, күңел ач. Күңел ачу – монысы сәяхәтнең төп программасыдыр, мөгаен. 50 нче еллар радиоалгычлары аша берөзлексез музыка яңгырый, белдерүләр... Палуба-сәхнәдә һәр көн тамаша-биюләр. «Бар у капитана»да профессиональ артистлар чыгыш ясый. Барда җиләс, кондиционер эшләп тора. Чәй-кофе, җимеш сулары, сыра – җаның ни тели, ал да рәхәтләнеп сәфәрдәшләрең белән гәп куерт. Телисең икән, палуба-сәхнәдәге уеннарга катнаш, теттереп бие, «жолик» дип аталган билетлар от та кайтып җиткәндә төрле истәлекле бүләкләргә алыштырырсың. Күпләр шулай итте дә. 70-80 яшьлек өлкәннәр дә үрле-кырлы сикереп биеделәр инде, ә миңа... миңа шатлык барыбер килмәде. Әйтерсең боларның берсе дә минем өчен түгел, яшәү миннән каядыр читтә һәм мин тормышны читтән күзәтеп кенә торучы.

 

Мин тагы бердәнбер сердәшләрем – дулкыннарга дәшәм һәм аңлыйм: алар гына минем туган телемдә сөйләшә икән бит. Башкалар үз телләрен бикләп куйганнар да телсез генә шатланалар...Телсез генә кайгыралар да... Юкса биредә ял итүчеләрнең күбесе татар милләтеннән бит. Өстәвенә 2011 ел – Тукай елы да бит әле. Җитмәсә, биредә Казаннан тупланган сәяхәтчеләр. Балаларның күңелләрен күрер өчен ничекләр генә маймылланмыйлар. Тукай елында су өстендә Тукай әкиятләре уйналса, шагыйрь иҗатына багышланган викторина-бәйгеләр үткәрелсә... Юк шул, боларның берсе дә юк биредә һәм татар теленә урын да юк.

 

Тагы дулкыннар җанга сорау булып бәреләләр:

 

– «Украина»ны «Булгария»гә, «Татарстан» поездын «Премиум»га әйләндерү нигә кирәк булды икән?

 

– Сорап торасы бармы инде шуны...

 

– Татарстанның рухи халәтен җиңеләйтү өчен генә булса да, яңа «Булгария» теплоходы төзү өчен федераль үзәк акча бүлдеме икән?

 

– Бирелерме ул акча, төзелерме яңа «Булгария»? Республикабыз әлегәчә донор гына бит...

 

Биш тәүлек. Шул биш тәүлекнең бер генә кичендә дә Татарстанның башкаласы Казанда тупланган туристлар өчен татар телендә бер генә кичә дә оештырылмады. Юкса бу теплоходның сәхнәсе татарча җырлап йөзүче, әллә каян ук казанлылар килгәнен күрсәтеп торучы булырга тиеш түгелмени? Тукай елында Казаннан җыелган сәяхәтчеләрне «Тукай» маршы озатып барырга тиеш иде ләбаса. «Тукай» маршы белән Алабуга, Түбән Кама, Чайковский һәм Пермьдә яшәүче милләттәшләребез җанына Тукай рухын алып килү булыр иде ул.

 

Теплоходта профессиональ артистлар да эшли икән. Татар телле артистларыбыз да болай ял итә-итә акча эшләп алырга каршы килмәсләр иде, мөгаен. Ким дигәндә, ике кичәнең берсе татар телендә оештырылырга тиеш иде. Шул чагында миндәйләрнең дә күңеленә шатлык иңәр иде.

 

Ял – бик җитди хикмәт бит ул. Мәдәният министрлыгы бу өлкәгә турыдан-туры мөнәсәбәттә тора һәм... барлык иҗат берләшмәләре дә.

 

Инде якын киләчәктә башкалабыз Универсиадага бөтен дөньядан кунаклар көтә. Дөнья Татарстан башкаласында татар телен ишетерме? Әллә «Жолио-Кюри»дагы минем кебек, татар вакыйгаларга читтән генә карап торучы булырмы? «Универсиада-2013» телсез шатлык, телсез хәсрәткә әверелмәсме?

 

Универсиада барышында туган телебезнең урыны иң түрдә булырга тиеш. Бу хакта үз сүзен һәр галим, һәр язучы, һәр мәгърифәтче әйтсен иде. Дәшми торгач, телсез дип уйлыйлар бит безне, җәмәгать. Вакытында әйтелгән сүз бар кораллардан да көчлерәк ул. Универсиадада туган телебезнең урыны, кулланылыш сферасы хакында инде күптән проектлар әзер булырга тиештер. Ул бит чокыр казып, цемент катырып, йорт торгызу гына түгел. Әйе, өйләр биек күтәрелә башкалабызда, тик өе биек, өйрәсе сыек булмасын иде. Универсиада – туган телебезне дөньяга яңгырату өчен менә дигән тарихи форсат!

 

Менә шулай. Кама-Идел дулкыннары төшенке уйларны юып төшерделәр дә җанда янә өмет маягын кабыздылар. Өмет баглап сайлаган түрәләребез дә авырлыклардан качмасын, туган телебезне, милли гореф-гадәтләребезне, милләтнең рухибайлыгын, татарның барлыгын, зурлыгын дөньяга да күрсәтеп калырга тырышсын иде. Россия гербында болай да ике башлы каракош, аңа өченчене дә өстәү кирәк түгел. Дөнья Россияне Казаннан эзләми, Мәскәүдә дип белә. Аның матди башкаласы – бер шәһәрдә, рухи башкаласы икенче шәһәрдә була алмый. Алай булса, дәүләтнең җаны саныннан аерыла, үлә түгелме соң? Яшәр өчен һәркемгә үзе булу кирәк!


Нәҗибә САФИНА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»