поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.09.2008 Матбугат

ТИМУР УРАЗБАХТИН "РАДИО РОССИИ"ДАГЫ ЭШЕ ТУРЫНДА

Мәскәүдәге үзәк телеканалларда шактый якташларыбыз, милләттәшләребез матур гына эшләп ята. Иң борынгы радио – "Радио России"да шулай ук үзебезнең кеше, Уфа татары, 27 яшьлек Тимур Уразбахтин яңалыкларны алып бара. Тимурның "сменасы" туры килгәндә Русиянең "беренче төймәсендә" Татарстан, татарлар турында яхшы хәбәр яңгырамый калмый. Ул хәтта һава торышына күзәтүне дә Уфа, Казаннардан башлый. Тимурның ял көннәренең берсендә Мәскәүгә чылтыратып, телефон аша әңгәмә корып алдык.

– Тимур, Мәскәү ишекләре сиңа Казан аша ачылды. Ә Казанга ничек килеп эләктең?

 

– Киләчәгем медицина белән бәйле булырга тиеш иде. Махсус лицейны тәмамладым. Әбиебез бик милли җанлы булгангамы,  соңгы сыйныфларда укыганда татарлыгым көчәеп китте. Медицина институты белән беррәттән документларымны Башкортстан дәүләт университетының татар бүлегенә дә тапшырдым. Шул ук вакытта медицина институтына һәм тагын  бер вузга да үттем. Ләкин барысын да читкә этеп куеп, татар бүлеген сайладым! Танышлар аһ итте: "Нишлисең син?! Киләчәгеңне уйла!" Бер-ике ел укыганнан соң, күңелем Казанга тартыла башлады. Татар мәдәниятен, тарихын, телен Казанда өйрәнергә кирәк дип, татар башкаласына киттем. Чагышмаган имтиханнарны тапшырып, КДУның татар теле, тарихы һәм көнчыгыш телләре факультетына кереп, укуымны дәвам иттем. 2000 елда булды бу хәл. Татар-гарәп бүлегендә укырга теләгән идем, тик ул елны бу бүлеккә җыймаганнар. Шуңа күрә татар-төрек бүлегенә кердем.

 

– Мәгълүмат чаралары, радио дөньясына ничек килеп эләктең?

 

– Казанда Башкортстан якташларым – Флюра Низамова, Тәлгать Хәмәтшин һ.б. белән таныштым. Тәлгать абый миңа беркөнне тәкъдим итте: "Монда "Болгар FM" ачылды, үзеңне сынап карый аласың". Мин бардым, фикерләрем дә бар иде – көнчыгыш факультетында укыгач, көнчыгыш илләре белән бәйле тапшыру оештыра башладым. Шуннан мине "Татарстан" радиосына Рөстәм Фәйзуллиннар редакциясенә алдылар. "Татарстан дулкынында" эшләдем. Аннары "Яңа гасыр" оешты. Безне, яшьләрне кабат шунда туплый башладылар. Татар дөньясы турында сөйләүче "Мәйдан" каналында "Тарихта халкым язмышы" дигән тапшыру алып бара идем. Татар дөньясы, ислам турында урыс телендә дә тапшырулар эшләдем. Күпмедер вакыттан кабаттан "Татарстан" радиосына, яңалыклар бүлегенә чакырдылар. Шулай итеп, Татарстанда төрле жанрларда эшләп алырга өлгердем.

 

– "Радио России"га стажировкага баргач алып калдылармы әллә?

 

– Юк! Бернинди стажировка булмады. Минем сеңелкәш Мәскәү лингвистика университетына, инглиз-гарәп бүлегенә укырга керде, ә әти-әни мине аны сакларга җибәрде. Унҗиде яшьлек баланың берүзен Мәскәү хәтле Мәскәүгә җибәреп булмый бит инде! Анда барып яшәү, эшләү үземнең уемда да юк иде. Шулай итеп, 2005 елда икәү җитәкләшеп башкалага юл тоттык. Иң элек бу шәһәр күңелгә хуш килмәгән иде. Хәзер ияләштем инде. Сеңлем ике ел эчендә чит телне өйрәнде, хәзер Сүриядә, Дәмәшк шәһәрендә ике айлык практикада.

 

– Мәскәү колач җәеп каршы алдымы?

 

– Беренче алты-җиде ай бик авыр булды. Сеңлемә тулай торак бирмәделәр. Танышларда, дусларда яшәп карадык. Миңа ничек тә эш табарга кирәк иде. Мәскәүдә ТВ-радио тирәсенә эшкә керү хәтта танышлар аркылы да бик авыр дип баштан ук кисәтеп куйганнар иде. Шуңа күрә уйламадым да. Телне белгәч, бер төрек фирмасында эшкә алабыз диделәр. Офис эше бик күңелсез булып тоелды, миңа туры килми икән бу дип чыгып качтым. Радиолар тирәсен карый башладым. Ул чакта "Татарстан" ТВ-радиосы ВГТРКга филиал буларак кереп беткән иде инде. Шунда бар дип киңәш иттеләр. Танышлар аркылы НТВ генераль директорының ярдәмчесе, татар кешесе белән очраштым. Нәкъ менә шул кеше ВГТРК директоры Абакумовка чылтыратып мине тыңлап карарга тәкъдим итте. Мин бардым, сөйләштек. "Татарстан" радиосында эшләгәнемне белгәч Абакумов: "О, сез бит инде безнең  компаниядә эшләгән кеше, коллега икәнсез!" – дип каршы алды. Яңалыклар бүлегендә бер ай сынау уздым, бушка эшләдем. Аллага шөкер, риза-канәгать калып, мине эшкә алдылар, яңалыклар бүлегендә редактор итеп куйдылар. ВГТРК системасына "Радио России" да, "Маяк", "Культура", "Вести FM" радиолары да керә. "Маяк" – оперативрак, активрак, ә "Радио России" салмак кына, беренче планга җитди мәсьәләне куеп тасвир итә. "Радио России"да яңалыкларны алып баручы итеп куелганчы,  яшь кеше буларак, оператив мәгълүмат әзерләүдә "Маяк"та да эшләп алдым.

 

– Шулай радиодан-радиога күчеп йөрергә мөмкинлек бармы?

 

– Әйе, ул бит бер система, яңалыклар хезмәтенең җитәкчесе дә уртак. Бер үк бинада, чит ил фильмнарындагы шикелле, пыяла белән бүлгәләнгән зур бүлмә – newsrooomда эшлибез. ВГТРК системасына "Россия", "Вести" телеканаллары да керә.

 

– "Радио России"да яңалыклар чыгарылышын алып баручының вазыйфалары нинди?

 

– Сәгать саен чыга торган яңалыкларны нигездә ике кеше эшли –  алып баручы һәм шеф-редактор. Минем төп бурыч – мәгълүмат җыю. Ул мәгълүмат безгә кайлардан гына килми! Интернеттагы махсус программа аша бик күп төрле мәгълүмат агентлыкларыннан бертуктаусыз агылып тора. Бу системага язылып, акча түләп торсаң, теләгән һәрбер редакция, оешма иң кайнар хәбәрләргә ия була ала. Үзебезнең Интерфакс, РИА новости, ИТАР-ТАСС һ.б., чит илнекеләр – "Франс-Пресс", "Ассошейтед-Пресс" һ.б. дөньядагы, илдәге вакыйгаларны шул секундында җиткереп торалар. Минем вазыйфа – шушы ташкыннан иң мөһимнәрен сайлап алу, радио стиленә, теленә яраклаштырып, гадиләштереп, яңалыклар чыгарылышы әзерләү. Шушы лентадан тыш без корреспондентлар челтәреннән дә файдаланабыз. Үз кешеләребез һәр төбәктә,  һәр илдә диярлек бар. Мониторинг дип исемләнгән ярдәмче бүлек тә бар. Махсус билгеләнгән кешеләр барлык телеканаллар, радиоларны тыңлап утыралар. Әйтик, НТВда берәр МЧСчы сөйләде ди. Безгә ул кирәк икән, мониторинг хезмәте аны яздырып ала һәм яңалыклар чыгарылышында кулланабыз. Тагын бер ярдәмче бүлек – эксклюзив. "Фәлән кешегә, җаваплы түрәгә чылтыратыгыз, комментарий бирсен", – дип әйтәбез дә, эксклюзив эшләүчеләр тиз генә чылтыратып, яздырып алалар. Кыскасы, яңалыклар чыгарылышын әзерләгәндә безнең карамакта йөздән артык ярдәмчебез эшли. Ә "Радио России"да гомумән 400-500 хезмәткәр исәпләнә. Яңалыклар чыгарылышын алып баручылар сменалап эшли. Мәсәлән, мин өч көн эшлим, дүрт көн ял итәм. Яисә ике көн эшләп, ике көн ял итәм. 

 

– Яшәү шартлары ничегрәк? 

 

– Урнашып беттек, Аллага шөкер. Сеңлем белән бер фатир тотабыз, аны танышлар аркылы очсызрак бәягә тапкан идек. Мәскәүдә бер бүлмәле фатирны арендалап тору аена 25 мең сумга төшә. Әлегә бу минем өчен бик күп, мин риза түгел.

 

– Радиодан "служебный" ише фатир бирмиләрме соң?

 

– Хәзер безнең җитәкчелек алышынды, аларның кәефләрен бик белеп бетермибез әле. Элеккеге җитәкчелек РенТВга китте, ә безгә "Русское радио"ныкылар килде.

 

– "Радио России" бик җитди, консерватив радио исәпләнсә дә, иртән FM радиоларда шикелле, юк-бар сөйләшеп утыра торган тапшыру бар. Әллә ул да "җиңеләя" башладымы?

 

– Иртән кешеләрне күтәренке кәеф, яхшы энергия биреп уятырга кирәк. Башкаларда кебек, бездә дә бар инде ул. "Урынсыз көләләр, урынсыз мәзәкләр әйтәләр", – дип кайбер тыңлаучыларыбыз хат яза язуын. Алып баручылар артыгын кыланмаска, иплерәк сөйләшергә тырыша. Чөнки без үзебезнең аудиториябезне беләбез – "Радио России"ны нигездә илледән өлкәнрәкләр тыңлый. Яшьләр өчен түгел ул. Радиобызны Русия төбәкләренең 98 процентында тыңлыйлар. "Радио России" – иң беренче радио, шуңа күрә аны "беренче төймә" дип атыйлар.

 

– "Радио России"ны хөкүмәт сәясәтен генә алга сөрүче, "кесә радиосы" дип атау дөресме?

 

– Бездә Русия позициясе беренче чиратка куела, дәүләт линиясеннән тайпылмаска тырышабыз. "Радио России" – рәсми радио. Алай да, кайбер каналлар шикелле, хөкүмәткә мәдхия җырламыйбыз. Бу мәсьәләдә радио тигез бара, бик күпертеп күрсәтмибез. Читкә тайпылмыйча, бары тик фактлар белән генә эш итәргә тырышабыз. Русия – күп милләтле ил. Башка халыклар турында мәгълүмат килсә, мин аларны алып, яңалыкларда кулланырга тырышам. Татарлар, Татарстан турында уңай, позитив хәбәр-вакыйгаларны, һичшиксез, эфирга бирәм. Эш сменам туры килсә, сабантуй, 30 август бәйрәмнәре яңалыкларда чагылмый калмый. Агентлыклардан килгән хәбәрләр арасында еш кына "ислам террорчылыгы, экстремизмы" дигән сүзләр очрый. Шундый ямьсез сүзләрдән арынуны үземнең беренче вазыйфам дип саныйм.

 

– Үзегез нинди радиоларны тыңлыйсыз?

 

– Кайчак – "Вести FM", "Эхо Москвы", ВВСны. Мәгълүматны интернеттан алам. Ял вакытында карамыйм да, тыңламыйм да. "Россия" телеканалының яңалыклар бригадасында да эшлим әле мин, ярты ставкага. Телеканаллар эшчәнлеген эчтән беләм хәзер. Радиода да, ТВда да бик профессиональ, искиткеч оператив, фикерле кешеләр эшли. Шуларга сокланам һәм өйрәнәм. Алардан бик күп нәрсәләргә өйрәнергә мөмкин. Киләчәктә бәлки шушы тәҗрибәм Татарстанга да кирәк булыр, кем белә. Мин үземне Мәскәүдә төпләнермен дип уйламыйм.

 

– Ял көннәрен ничек уздырасыз?

 

– Татар егет-кызларының бергә очрашу мөмкинлекләре бар – Асадуллаев йортында чаралар уздырабыз. Сабан туе, Корбан бәйрәмнәре һәрвакыт гөрләп үтә. Татарстаннан чыккан егетләр-кызлар күп анда – яхшы урыннарда, әйтик, эре банкларда бүлек җитәкчеләре дә, фирмаларда эшләүчеләр дә күп. Студентларыбыз да шактый. Бөтенебез берләшеп ассоциация төзергә исәп бар әле.

  

– Унбиш миллион халкы мыжлап торган мегаполиста көн күрүе авыр түгелме?

 

– Шәһәрдә туып үскәнгәдер инде – мондый тормыш авырлык тудырмый. Мәскәүгә тиз ияләштем. Чит илдә дә, әйтик 15 млн. халыклы Истанбулда да балык кебек йөзәм. Лондонда да берничә тапкыр булдым, искиткеч җиңел. Анда якын дусларым яши. Элек Мәскәү татарлары иде (музыкантлар), хәзер Лондонда, корольнең симфоник оркестрында уйныйлар. Гомумән, мөмкинлек туган саен, чит илләргә чыгарга тырышам. Кайчак чит илгә очу Казанга очып кайтудан очсызрак. Әйтик, Лондонга тегендә-монда 7 мең сумга очып кайтырга була. 

 


Лилия СӨНГАТУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 27 | 30.08.2008
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»