|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2011 Мәгариф
Эзләрбез, табалмабыз, яки Яңа уку елындагы яңалыклар“Алтайда “Прогресс” калдыкларын эзлиләр” дигән хәбәр соңгы көннәрдә бөтен мәгълүмат кырын йөреп чыкты. Журналистлар һәм комментаторлар никтер бу җөмләнең метафорик яңгырашына артык игътибар итеп тормадылар. Миңа никтер ул совет чорында куәтле үсеш алган фән-техника алгарышының юкка чыгып баруын һәм озакламый аның калдыкларын чынлап та эзләп азапланырга туры киләчәген искәртә кебек тоелды. Яңа уку елына старт менә шундый шартларда – мәгълүмат кырын мәгариф һәм фән өлкәсенә кагылышлы җәнҗаллар һәм техноген катастрофаларның саны кискен үсүе шартларында бирелде. Үткән уку елында илнең бөтен җәмәгатьчелеге мәгариф реформаторларына каршы кискен көрәш алып барырга мәҗбүр булды. Яңа мәгариф стандартларына каршы аяусыз сугыш, оптимальләштерү фронтында реформаторларның җиңүле адымнары, бердәм дәүләт имтиханына һәм вузларга кабул итүгә кагылышлы гаугалар тынып тормады. Әмма җәмәгатьчелек күпме генә тырышмасын, реформаторлар үз дигәннәренә нигездә ирештеләр: илдә белем бирү сыйфаты даими һәм тотрыклы рәвештә түбәнәюгә таба барды. Моны илнең “баш реформаторы” – Фурсенко, Казанга килгәч, үзе дә таныды, илдә белем сыйфаты ашкын темплар белән түбәнәя, диде. Дөрес, Андрей Александрович әйтүенчә, белем бирү дәрәҗәсе бөтен дөньяда да түбәнәя икән. Шуңа да Мәгариф һәм фән министрлыгы белем бирү өлкәсендәге дөнья тәҗрибәсен Россия җирлегенә көчләп булса да кертүдә тырышлыгын аямый, совет мәгарифе казанышларын тар-мар итүнең иң уңышлы ысулларын файдалана.
Яңа уку елы башланыр алдыннан гаугалы министр тагын берничә сенсацияле белдерү ясады. “Бездә балалар бакчалары җитәрлек түгел, ә биш елдан соң мәктәпләр җитми башлаячак”, – дип “куандырды”. Бөтен ил масштабында барган оптимальләштерү фонында бу белдерү аеруча “сөенечле” яңгырады. Министр исәпләвенчә, яңа мәктәпләр төзү өчен 600 миллиард сум акча таләп ителәчәк, бюджетта моның кадәр акча юк, әмма икътисадый күтәрелеш шартларында табылуы өметле икән. Күрәсең, урамда бара торган икътисадый кризис һәм алдагы елларда аның тагын да кискенләшәчәге хакындагы хәбәрләр Мәгариф һәм фән министрлыгы стеналары аша үтеп кереп өлгермәгәндер.
Башта проблеманы тудыру һәм аннан соң аны хәл итү өчен уңышсыз һәм нәтиҗәсез көрәш соңгы ике дистә елда ил хуҗалыгын үзгәртеп коручыларның төп эш алымына әйләнде. Моннан биш-алты еллар тирәсе элек Санкт-Петербургта, биналары бизнес өчен ымсындыргыч урында урнашуы сәбәпле, мәктәпләр ябылу турында шаулап алганнар иде. Бу практика башка шәһәрләрдә дә ашыгып тормышка ашырылды. Аннан соң инде авыл мәктәпләре ябыла башлады. Күпчелек экспертлар соңгысының да ил өчен катастрофик нәтиҗәләргә китерәчәген әйтәләр. Туксанынчы елларда балалар бакчалары биналарын бизнес акулалары йотып бетергән иде. Ил хәзер ясалма рәвештә тудырылган шул проблемаларны хәл итә алмый интегә.
Моннан ике ел элек Фурсенко илдә 200 мең укытучы артык дип игълан иткән иде. Быелгы статистика исә кайбер регионнарда фән укытучыларының җитмәүчәнлеге 40 процент тирәсе дип белдерә. Россиядәге укытучыларның уртача яше 52 гә тигез дигән мәгълүмат та бар. Бу мәктәптәге укытучыларның күпчелеге инде пенсия яшендә һәм биш елдан соң укытучылар калмаячак дигәнне аңлата. Министр үзе үк укытучылар корпусының яңару темплары бик акрын – елга 1 процент кына дип әйтеп тора. Министр исәпләвенчә, идеаль сан 5 процент булырга тиеш икән.
Яңа уку елының тагын бер яңалыгы – Мәгариф турындагы табадан төшеп килүче канун. Бу законны Дәүләт Думасы декабрь сайлауларына кадәр кабул итәргә тиеш дип уйлыйлар. Бу инде аның өченче варианты. Белгечләр кире кагылган беренче ике вариантны “зыянлы һәм буш” иде дип тамгалыйлар. Соңгы вариант уңышлы дип санала. Бу вариант укытучының хезмәт хакын региондагы уртача хезмәт хакы белән тигезләүне гарантияләүне күз алдында тота. Бүген исә һәр регион укытучыга хезмәт хакын үзе билгели. Шуңа да регионнардагы саннар бер-берсеннән кискен аерыла. Волгоград өлкәсендә укытучы оклады 16 мең сумга тигез, Ярославль өлкәсендә 30 ел стажлы укытучы исә 3500 сум хезмәт хакы ала дип белдерә Бөтенроссия мәгариф фонды эксперты Олег Сергеев. Татарстанда авыл укытучысының бер ставкасы 6916 сумга тигез. Монысын үзем белештем. Вак-төяк өстәмәләр кушылгач, бу сан гадәттә берникадәр үсә. Яңа закон кабул ителгәннән соң саннар ничек һәм кая таба артасын әйтүе кыен, бу статистиканың региондагы уртача хезмәт хакын күпме дип игълан итүенә бәйле. Хәер, Татарстан укытучылары үткән ел үзләренең уртача хезмәт хаклары 17 мең сумга тигез икәнлеген матбугаттан укып шаккатканнар иде. Бу чын хезмәт хакыннан якынча 1,5-1,8 тапкыр күбрәк.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|