31.08.2011 Җәмгыять
Казанда һәм Яр Чаллыда «Билайн» сервисларының күрсәтелү сыйфаты тикшерелде
21-25 август көннәрендә TelecomDaily мәгълүмати-аналитик агентлыгы тарафыннан республикада тавыш элемтәсе һәм мәгълүматларны мобиль тапшыру сервисларының күрсәтелү сыйфаты тикшерелде. Төп максат – Билайн, МегаФон, МТС операторлары күрсәткән элемтә хезмәтләренең сыйфатын билгеләү. Агентлык вәкилләре Казанда һәм Яр Чаллыда булып китәләр.
Тавыш элемтәсенең сыйфатын билгеләр өчен махсус телефоннар кулланылды: алар ярдәмендә автоҗавапкайтаргыч номерларына 30 секунд интервал белән 60 секунд дәвамлыктагы шалтыратулар башкарылды. Шул рәвешле SQI параметры – Speech Quality Index – сөйләм сыйфаты индексы (тавышның ачык, аңлаешлы, табигый булу күрсәткече, тоту сыйфаты, шулай ук сөйләшкәндә туган кыенлыкларның ни дәрәҗәдә булуы – әңгәмәдәшнең металлсыман тавышыннан алып аерым иҗек-сүзләрнең төшеп калуына кадәр) билгеләнелде. Казанда җыелган күрсәткечләргә карап, шуны әйтергә мөмкин: Билайнда база станцияләре арасында күчүләр саны азрак. Яр Чаллыда Билайнның SQI күрсәткече иң яхшылардан була.
Болардан тыш, шалтыратуларның яхшы башкарылуы, сигналның әйбәт булуы, элемтәнең өзелмәве күзәтелде. Шулай ук Билайнда база станцияләре арасында уңышсыз күчүләр минималь күләмдә булуы теркәлде. TelecomDaily ның генераль директоры Денис Кусков: “Кеше шәһәр буйлап хәрәкәт иткәндә бер станция зонасыннан икенче станция зонасына күчеп йөри. Станцияләр арасындагы бәйләнеш яхшырак булган саен, сөйләшүләрнең өзелүләре дә азрак, элемтә сыйфаты да югарырак. Без Билайнның тавыш элемтәсе челтәренең яхшы корылганлыгын күрдек ”, – дип аңлатып китте.
Мәгълүмат тапшыру сервисы Huawei җитештергән HSPA+ модемнары ярдәмендә тикшерелде, алар файлларны һәр 15 секунд саен йөкли бардылар. “Әлеге сервисны һәрәкәт вакытында һәм стационар нокталарда да тикшердек, – дип әйтеп үтте агентлыкның генераль директоры Денис Кусков. – Безнең карашка, һәрәкәт вакытындагы күрсәткечләрне тикшерү күпкә әһәмиятлерәк. Казандагы маршрут дәвамында, ә бу 100 км дан артык, Билайнның күрсәткечләре бер дәрәҗәдәрәк иде. Мегафон белән МТС тагы күрсәткечләр уйнаклаган булса, Билайн тигез тизлекләр күрсәтте, мобиль интернет күзлегеннән караганда, Билайндагы тизлекләр стабиль иде. Бу шулай ук башка Идел буе шәһәрләрендә дә күзәтелде: Оренбургта, Самарада, Уфада”.
TelecomDaily вәкилләре Интернетка чыгу мөмкинлеген шулай ук М7 трассасының Казан – Яр Чаллы өлешендә дә тикшерделәр. Билайнның капланыш зонасы стабиль күрсәткечләргә ия булуы ачыкланды: юлның 40% – “бик яхшы”, 47% – “яхшы”.
Әйтергә кирәк, әлеге тикшерү операторларның аерым бер көндәге эшләрен күрсәтә. “Берникадәр вакыттан соң теге яки бу оператор яңа база станциясен сафка кертеп, челтәрдә оптимизация үткәрсә, күрсәткечләр үзгәрәчәк, – диде Денис Кусков. – Операторлар үзләре дә мондый тикшеренүләр үткәреп торалар, тик мәгълүмат компания эчендә генә билгеле була”. Билайнның техник хезмәте моның ише тикшерүләрне план нигезендә ел дәвамында уздырып тора. Челтәр сыйфаты корпоратив клиентлар һәм контакт-үзәк, сайт аркылы, сату офисларына мөрәҗәгать иткән абонентлар сораулары буенча да тикшерелә.