поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
31.08.2011 Медицина

Регистратура үлде, терминал килде, яки Сәламәтлек саклауны яңарту күпмегә төшә?

Үзем йөри торган сырхау­ханәдән сәламәтлегем белән бәйле белешмә аласым бар иде. Беренче көнне регистратура белән участок табибы арасында чабулап йөрдем: амбулатура кенәгә­сен таба алмадылар. Бөтен авыруларның тарихы теркәлгән дәфтәрне юллап хәлдән тайганнан соң, шәфкать туташының исенә төште.

Билгесез максат белән табиб аны өенә алып кайтып киткән икән. Икенче көнне врачым аны онытып калдырган булып чыкты... Дүртенче тапкыр килгәч, кенәгәне табу өчен хәтта баш табибның ялга китеп өлгергән урынбасары кабинетын ачтырып эзләргә туры килде. Детектив тарих героена әйләнгән кенәгә исә участок табибының өстәл тартмасында гына яткан икән.

 

Поликлиниканың адресы һәм табибның исем-фами­лия­се күрсәтелмәгәч, кайберәү­ләрнең моны уйдырма дип кабул итүе бар. Боларны ач­мауның ике сәбәбе бар. Беренчедән, күпләр кебек, та­библар белән ачуланышу үзе­ңә генә зыян сала дип уйлыйм. Икенчедән, мондый хәлләргә барыбыз да әледән-әле очрап тора. Амбулатура кенәгәң урынында булган очракта да, күч кебек халыкны ерып, су буе чират узганчы исән нерв­ларың да тузып бетә яза.

 

Сырхауханәләрдә авыруларны кабул итү тәртибенең искерүе турында пациентлар гына түгел, медиклар үзләре дә таный иде. Менә, ниһаять, шуны яңача кору юлы табылган. Аны беренчеләрдән булып “Татнефть”нең медицина-са­нитар часте (МСЧ) поликлиникасында үзләштергәннәр. Хә­зер анда регистратура ролен алты терминал үти. Шуларның берсе янына килгән технологик транспорт идарә­се эшчесе Ленар Мусин белән танышам. Ул кулындагы по­лисының номерын җыя да, 957 нче кеше булып, цех табибына талон ала. Ә “Җәлилнефть” операторы Резеда Галишинага невропатологка керергә кирәк. Ул терминал аша чират алу тәртибен элек регистратурада эшләгән Фә­нисә Сабитова ярдәмендә өйрәнә һәм:

 

– Бер дә кыен түгел икән бу “инфомат” дигәннәре, – дип куя. Мин исә әңгәмәдәшемнең үзен кызганып алам.

 

– Болай булгач, сез эшсез каласыздыр...

 

– Юк, – ди ул. – Регистратурадагы 4-5 хезмәткәр цех та­библарында сакланачак. Без амбулатура кенәгәләрен махсус белгечләр – күз, авыз-колак, йө­рәк һәм башка табиблар арасында йөртергә тиеш булабыз.

 

Бүген үк инде, консультант Фәнисәдән кала, алар­ның барысы да шуның белән мәшгуль. Чөнки МСЧның баш табибы Мөнир Закир­җанов поликлини­каның зур холлына җыелган Сәламәтлек саклау министрлыгы, “Татнефть” җитәкчелә­ренә, журналистларга:

 

– Бездә авыруларны теркәү тулысынча электронлаштырылды. Регистратура үлеп, аның вазыйфалары терминалга күчте, – дип игълан итте. – Шулай булмаса, монда аяк басарга да урын табылмас һәм без болай сөйләшеп тора алмас идек.

 

“Чулпан” иминият компаниясе генераль директоры Фә­рит Вафинның әйтүенә караганда, мәҗбүри медицина иминияте (ОМС) буенча аларда теркәлгән 243 мең кешенең күп өлеше шушы сырхауханә аша уза. Шунлыктан медикларга көненә 700-750 урынына 1500-2000 тирәсе авыру кабул итәргә, ә табибка күре­нергә килү­челәргә регистратура чиратында 6-7 сәгатьләп вакыт уз­дырырга туры килгән. МСЧ көньяк-көнчыгыш­тагы ун район һәм шәһәр өчен региональ медицина ди­агностика үзәге (РМДҮ) итеп билгеләнгәннән соң, хәл тагын да катлауланган. Аңла­шыла ки, сырхауханә хезмәткәрләренә дә андый ташкын белән идарә итү кыенлашкан. Менә хәзер, “Татнефть” ярдә­мендә кыйммәтле техника кайтартылу һәм мәгълүмати технологияләр кертү нәти­җә­сендә, җитәкчелекнең күптәнге хыялы тормышка ашып ки­лә: пациентлар турында бердәм база туплана, аларны көн дә­вамында тигез кабул итү тәртибе булдырыла.

 

Сәламәтлек саклау министры урынбасары Ринат Җә­ләлдинов республика шәһәрләрендәге эре сырхауханә­ләрнең матди-техник базасын яхшырту өчен бюджеттан 3 миллиард сумнан артык, шул исәптән документларны электронлаштыру өчен 600 миллион сум акча бүлеп бирелде дип раслый. Тик Әлмәттәге меди­цина-санитар часть нефтьчеләр компаниясенеке саналганлыктан, аңа ул “бә­леш”­тән өлеш чыкмый, билгеле. Димәк, аны медицинадагы югары техника һәм технологияләр белән коралландыру тулысынча “Тат­нефть” өстендә.

 

Шуның бер чагылышы буларак, нефтьчеләрнең һөнә­ри бәйрәме алдыннан МСЧ коллективы кабул итеп алган заманча техника баш, йөрәк, кан тамырлары белән бәйле катлаулы чирләрне ачыклауда һәм дәва­лауда медикларга ышанычлы булышчыга әйлә­нәчәк. Шулардан Philips ультратавыш сканеры йөрәктәге нәни җөйләргә кадәр ап-ачык күрсәтүе белән аны карарга килүчеләрнең барысын да шаккатырды. Функциональ диагностика бү­леге табибы Рөстәм Гайсин ышандыруынча, аның ярдә­мендә баштагы һәм муендагы кан та­мырларының торышын экранда кү­зәтергә була. Ә лаборатория мөдире Зөлфия Детистова, яңа кайтарылган Сапфир биохи­мик анализаторы ун минут эчендә 32 параметр буенча тө­гәл анализ бирә, дип ышандыра.

 

Шулай да хастаханәгә бер үк вакытта кайтып төшкән унлап төрдәге медицина техникасы арасында һәркемне кызыксындырган берсенә аерым тукталырга кирәк. Ул – Гер­маниянең “Fabius plus” наркоз аппараты. Анестезио­логия-реанимация бүлеге җитәкчесе Илсөяр Закирова аның бик күп өстенлекләрен әйтеп, төп игътибарны газ белән йоклатуга көйләнгән әлеге аппаратны кулланганда авыруга һәм табибка зыян салырлык матдә­ләрнең читкә чыкмавына, операциягә яту­чының тиз “мәрткә китүе” һәм наркоздан тиз вә җиңел айнуына юнәлтте.

 

Медицинаны, хәзер телдә модага кергәнчә, “модернизация­ләп”, халыкның сәламәтле­ген саклауны яңа баскычка күтәрү чылбырлы реак­циягә охшаган. Заманча җиһаз­ның берсен ал­саң, анысы икенчесен сорый. “Татнефть”нең генераль директоры урынбасары Рөстәм Мө­хәмәдиев, ме­диклар карамагына тапшырылган әлеге техниканың нефть компания­сенә 23 миллион 15 мең сумга тө­шүен әйткәннән соң, югарыдагы фикерне раслап, янә бер серне ачты. Тиз­дән медицина-са­ни­тар частька магнит-резо­нанс томографы (МРТ) кайтып төшә­чәк. Монысы инде аның республикада да өчәү генә булып, аның хакы да дистәләгән миллион сумнар белән исәпләнә.


Илсөяр ХӘЙРУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ 180 | 30.08.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»