поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
22.08.2011 Матбугат

“Тылсымлы куллар” журналы дөньяга килде

Күптән түгел Казанның “Сабыйлар” балалар үзәгендә “Тылсымлы куллар” дип аталаган өр-яңа матбугат чарасын тәкъдир итү кичәсе узды. Бәйрәмгә җыелган балалар рәхәтләнеп күңел ачты, журналдагы биремнәрне чиште, ә соңыннан тәм-томнан авыз итте. Журналның мөхәррире Ландыш Фазуллина белән бу вакыйга уңаеннан әңгәмә кордык.

– Ни өчен нәкъ менә балалар журналы чыгару идеясе туды?

– Бүгенге көндә массакүләм матбугат чаралары арасында балалар өчен татар телендә басыла торган газета-журналлар бик аз. Шул ук вакытта рус телендәге журналларның һәркөн диярлек яңача вариантлары дөнья күреп кенә тора. Нәтиҗәдә, балалар нәкъ менә рус телендәге матбугат чараларына тартыла, шуның йогынтысында, үзләре дә сизмәстән, тәрбияләнеп үсә. Винкс, Мокси, Винни Пух, Рапунцель, Шрек һ.б. персонажлар белән хыялланып яши башлый. Бу шаукымның нигезендә югарыда санап кителгән геройлар катнашы белән чыккан күпсанлы мультфильмнарның роле зурдыр, минемчә. Шуңа да әлеге журналлар бик популярлашты. Ә бит, уйлап карасак, татар әдипләренең күпме әсәрләрен, татар халык әкиятләрен сәхнәләштереп тә, аларның сюжеты нигезендә мультфильмнар әзерләп тә, балалар арасында яратылып укыла торган күпсанлы журналлар да чыгарырга булыр иде.

Безнең максатыбыз исә татар телендә балаларны кызыксындырырдай, бай эчтәлекле, сыйфатлы, бүгенге көн шартларына җавап бирердәй журнал чыгару. Балаларны татар мохитендә тәрбияләү, татар телендә сөйләшергә теләк булдыру, халкыбызның милли-гореф гадәтләре белән таныштыру бик мөһим.

– Журнал еш чыгачакмы?

– “Тылсымлы куллар” журналының беренче саны 2011 елның 20 июлендә дөнья күрде. Әлегә махсус чыгарылыш бастырып, үзебезне таныту белән шөгыльләнәбез. Периодик рәвештә 2012 елның башыннан бастыра башлаячакбыз. Ул 5-8 яшьтәге балалар, аларның әти-әниләре, балалар бакчаларындагы тәрбиячеләр, башлангыч сыйныф укытучыларына юнәлдерелгән. Сентябрь аеннан 2012 елның 1 яртыеллыгына язылу башлана. Журнал ярты ел дәвамында ике айга бер тапкыр чыгачак. Ә инде алга таба без аны ай саен бастырырга уйлыйбыз.

– “Тылсымлы куллар” балалар өчен татар телендәге башка басмалардан нәрсәсе белән аерыла?

– Әлбәттә, журнал заманчалыгы, бай эчтәлекле, мавыктыргыч булуы, сыйфатлы кәгазьдә эшләнүе белән аерылып тора. Һичшиксез, нинди генә балалар журналы булмасын, аларның һәркайсында кызыклы табышмаклар да, әкиятләр дә, башваткычлар, рәсем ясау күнекмәләрен булдыру өчен биремнәр дә, уеннар да, әйләнә-тирәне танып белүгә корылган материаллар да булырга тиеш. Болар барысы безнең журналда да урын ала. Ә менә мастер-класслар, ачык дәресләр, логиканы үстерү өчен күнегүләрнең дә нәни дусларыбызга тәкъдим ителүе безне татар телендә басылучы балалар журналларыннан аерып торучы үзенчәлегебез, минемчә. 2012 елның 1 яртыеллыгыннан без әле тагын яңа рубрикалар кертергә планлаштырабыз. Журналны чыгару беренче максат булса, икенче максатыбыз — балалар бакчалары һәм мәктәпләр белән элемтәгә кереп, сабыйлар белән якыннан танышып, мастер-класслар уздыру, журнал битләрендәге биремнәрне бергәләп эшләү. Шундый очрашуларның беренчесе 25 августта Казанның Кол Шәриф мәчетендә сәг. 16.00 да узачак.

– Сыйфатына караганда, журналның чыгымнары аз булмагандыр. Матди яктан ярдәм итүчеләр булдымы?

– Аллага шөкер, иганәчеләр табылды. Без Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Премьер-министр урынбасары Зилә Рәхимҗан кызы Вәлиевага, Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Габделнур улы Якуповка, аның урынбасары Лиана Марсель кызы Сәетовага, «Татснаб» ДУП генераль директоры Илгиз Илдус улы Ильясовка, “Автолайф” салоны генераль директоры Наил Шамил улы Галәвиевка, “КОПОНАТ+” ҖЧҖ директоры Фирдинант Гаяз улы Хөснетдиновка, “ТВам” ҖЧҖ җитәкчесе Әсхәт Хаматхан улы Гарифуллинга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

Журналны эшләгәндә төпле киңәшләрен биргәннәре өчен Мәдәният министрлыгының Республика традицион мәдәният үзәге директоры Фәнзилә Хәким кызы Җәүһәровага, Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бирү бүлеге мөдире Гөлнур Хәлилрахман кызы Манюровага, “Кенгуру” мәктәбенең директор урынбасары Наталия Михайловна Петровага, беренче көннән алып безнең белән хезмәттәшлек иткәннәре өчен “Сабыйлар” балалар үзәгенә рәхмәтебезне белдерәбез.

Бүгенге көндә дә әлеге проект белән кызыксынып, төпле киңәшләре, ярдәмнәре өчен Казан шәһәре башкарма комитеты мәгариф идарәсенең баш белгече Рәйхана Әмин кызы Баһавеева, Мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге мөдире Раиф Кәримулла улы Зиннәтуллин, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Илдус улы Шәриповка рәхмәтлебез.

Ходай Тәгалә юлыбызда гел яхшы кешеләрне очратып торды, алга таба да шулай дәвам итсен иде. Ярдәмнәренең игелен күрергә язсын аларга!

 

1

2

3

4

5

6


---
Матбугат.ру
№ --- | 22.08.2011
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»