• 07.04-02.05 "Мәхәббәт FM". Камал театры. 19:00
  • 13.04-14.04 "Шах...Мат!" моноспектакле. Премьера! Тинчурин театры. 18:30
  • 17.04 Премьера! "Ак чәчәкләр кебек..." (12+), Кариев театры , 18:00
  • 24.04 Ришат Төхвәтуллин. Уникс. 17:00
  • 25.04-27.04 Алтын Казан. ТАГТОиБ им. М.Джалиля. 18:00
  • 26.04 "Печән базары" (12+), Кариев театры, 18:30
  • 15.05 Бертуган Сафроновларның фантастик тамашасы. Татнефть Арена. 14:00
Бүген кемнәр туган
  • 13 Апрель
  • Рамил Шарапов - шоумен
  • Абруй Сәйфи (1889-1960) - язучы
  • Айдар Әгъләмов - җырчы
  • Алмаз Гафиятов - журналист
  • Нәзифә Кадыйрова - җырчы
  • Альфред Вәлиев - сәясәтче
  • Илһам Кашапов - дәүләт эшлеклесе
  • Исэнмесез! Май башы май азакларын да 2 бэлмэле фатир снимать итер идем центр да Актаныш, семья балалар белэн. Желательно стиральная машина. Чистоту и своевременную оплату обещаем!!! 89509461699
  • Актаныш районында агач йорт сатыла. Торырлык, яхшы хәлдә. Арзан бәядән. 89372979649
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 7 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • романовский сарыклар сатыла .срочно тел 89050220598
  • Зур телевизор сатыла.Күрсәтүе яхшы.3000 сум.тел.89172337131
  • Продается земельный дачный участок, 7 соток, СНТ-11 (Авиастроительный район). Вода, электричество есть, газ планируется завести. Плoдoносящие деревья и кустарники. Прекрасное место для активного и семейного отдыха. Есть возможность сделать пруд. До сада хорошая асфальтированная дорога. Подьездные пути удобные, может заехать даже грузовик! Снт стремительно развивается благодаря председателю, что важно для дачников! Рядом автобусная остановка. Цена 500 т. Тел: 89274031387
  • Кер юу машинасы ,холодильник морозильник сатам тел.89520460614 вапсат или позванит.
  • Үзебезнең умарталыктан сыйфатлы чәчәк балы сатыла. Казан буенча китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Рәхим итеп шалтыратыгыз: 89625497103
  • Мастер на час хезмэте курсэтэбез!!! Плотник,электрик,сантехник,сварчик,бакча да утын кису,бакча тирэсе тотабыз, казу эшлэрен башкарабыз 89274544590
  • Ботлата ит сатабыз,арткы боты 330,алгы 320 сум.Хэлэл.тел.89372834097 Узебез Апастан. Казанга алып килеп бирэбез
 
 

 
Архив
 

               

19.08.2011 Дин

Ислам – сәламәт яшәү чыганагы

(Ата-аналар һәм яшүсмерләр белән әңгәмә)

Хәзерге заман гаҗәеп катлаулы, өстәвенә әле бик каршылыклы да. Урлашу, кеше үтерү, көчләүләр, эчкечеләр, наркоманнар саны арта бара. Иң хафага салганы — рухи һәм физик сәламәтлекнең кими баруы; бу, барыннан да элек, балалар, үсмерләр сәламәтлегенә кагыла. Бигрәк тә балаларның сәламәтлеге аяныч хәлдә. Россиядә ел саен күп меңнәрчә бала үлә. Балаларның 34 проценты — сулыш органнары, 52 проценты —ашказаны, 21 проценты нерв системасы чиреннән интегә. 17 мең баллада — шикәр диабеты диагнозы, 720 мең бала — инвалид. Мәктәп балаларының бары тик 9–10 проценты гына сау-сәламәт исәпләнә. Сәламәтлек саклау буенча дәүләткүләм әһәмиятле документлар кабул ителә, программалар эшләнә, дистәләгән спорт корылмалары, стадионнар төзелә. Ләкин мәктәп тәмамлаган яшүсмер егетләрнең 70–80 проценты хәрби хезмәткә яраксыз. Яшьләр баштанаяк тәмәке төтененә чумган, аракы-сыра диңгезендә йөзә, фахишәлек белән шөгыльләнә, наркоманга әверелә. Бу күңелсез саннарга һәм чирләргә яңалары — төрле психик авырулар һәм суицидлар өстәлде.

 

Кешенең сәламәтлеге һәм рухи кыйммәтләр хәзергәчә шулай җимерелеп барса, милләт буларак сакланып калырбызмы, сәламәт җәмгыять төзи алырбызмы? Дәүләт тарафыннан кабул ителгән сәламәтлек программаларының фәнни-методик кыйммәтен танымый мөмкин түгел. Ләкин андый программалар төзеп, документлар, карарлар кабул итеп, планнар алып кына сәламәт яшәү рәвешенә ирешә алмавыбыз көннән-көн ачыграк күренә бара. Балалар күп туа дип шапырынсак та, илдә демография кризисы дәвам итә. «Росстат» мәгълүматлары буенча, соңгы бер ел эчендә Россиядә халык 363,5 меңгә кимегән. Россия кешенең гомер озынлыгы буенча дөньяда 158 нче урында тора. (Бездән артта Африка илләре генә.)

 

Әйләнә-тирәнең тискәре тәэсире, җәмгыятьнең икътисадый хәле кискенләшү сәламәтлек начарлануның төп сәбәпләре булып тора. Әмма, болар белән беррәттән, сәламәтләндерү чараларының нидән гыйбарәт булуын белеп бетермәү дә сәламәтлеккә зур зыян китерергә мөмкин.

 

Сау-сәламәт шәхес булу өчен, организмның бөтен мөмкинлекләрен дә файдалана алырлык дәрәҗәдә белем һәм күнекмәләргә ия булу мөһим. Шундый мөмкинлек — сәламәт яшәүгә бөтен тулылыгы белән өйрәткән ислам тәгълиматы. Әгәр ислам кануннары үсеп килүче буынга сәламәтлек чыганагы буларак тәкъдим ителсә һәм аңлатылса, Коръән аятьләренә ышандырырлык төпле дәлилләр күрсәтелсә, мәктәпләрдә тәрбиянең яңа формалары туар, сәламәт яшәү рәвеше турында яңа фикерләр, күзаллаулар барлыкка килер, дип саныйм.

 

Еш кына исламны намаз уку, ураза тоту кебек гыйбадәтләр белән тиңләштерәләр. Билгеле, динебезнең баганасы булган бу гамәлләрдән башка кешене мөселман дип исәпләп булмый. Ләкин динне тормышка беркетелгән бер өстәмә әйбер рәвешендә генә кабул итәргә ярамый. Ислам һәртөрле дәүләт программаларыннан өстен, чөнки анда ышану, инану бар, Аллаһтан курку бар.

 

«Кешеләр ике төрле нигъмәтнең кадерен белми, — ди Пәйгамбәр (с.г.в.). — Берсе — вакыт, икенчесе — сәламәтлек». Аллаһы Тәгалә кешегә күркәм тәнен, сизгер җанын, акылын һәм иң зур нигъмәт булган — саулыгын да биргән, биреп кенә калмаган, аны саклау кагыйдәләрен Пәйгамбәребез (с.г.в.) аркылы ирештергән. Ул үзенең хак сүзе булган Коръәндә сәламәтлеккә зыян китерүче һәрбер нәрсәне тыя һәм кешенең саулыгын ныгытуга юнәлдерелгән гамәлләргә этәрә. Ислам һәм сәламәтлек — тамырдаш сүзләр.

 

Ислам сүзе «әсләмә» дигән фигыльдән алынган, ул буйсыну дигәнне аңлата, сәламәтлек сүзе дә шушы фигыльдән ясалган. Аллаһы Тәгаләгә буйсынмыйча сәламәт булып булмый. Кыямәт көнендә кешедән соралачак беренче нигъмәт — сәламәтлеге булачак. Аңа: «Мин синең тәнеңне сәламәт итмәдеммени?» — диеләчәк. Сәламәтлек дигәндә тәндә авыруларның юклыгы гына күздә тотылмый. Исламча сәламәтлек — ул рух тынычлыгы һәм тормышта бар яктан иминлек дигән сүз. Исламда җан тынычлыгы тән сәламәтлеге белән бергә үрелеп бара, ә болардан башка гаилә, җәмгыять, дөнья һәм ахирәт сихәтлеге була алмый. Безнең җәмгыятьтә исә бүген сәламәтлек тәндәге төрле авыруларны дәвалауга гына кайтып кала. Ә ислам дине сәламәтлекне саклауны дөрес туклануда, хезмәт итүдә, киенүдә, йоклауда, ял итүдә, җенси мөнәсәбәтләрдә, Аллаһы Тәгалә кушканнарны төгәл үтәп яшәүдә күрә. Сәламәтлекнең нигезе — дөрес туклану. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу турыда менә нәрсәләр әйткән:

 

• Озак ашалмыйча калган ризыкны ашамагыз.

• Ризыкны бик кайнар яки салкын булганда ашамагыз.

• Кулларыгызны ашау алдыннан һәм ашаганнан соң юыгыз.

• Артык туйганчы ашамагыз.

• Ашаган арада суны күп эчмәгез.

• Ялгыз гына ашамагыз.

• Алҗыган, арыган булсагыз, татлы ризык ашап куегыз.

• Ай эчендә бер көн булса да ураза тотыгыз, тәнегезне ял иттерегез.

 

Шәригатебез буенча кеше өстәл яныннан тамагы туймыйча торырга тиеш. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә: «Адәм баласы тутыра торган капчыклар арасында корсактан да начар капчык юк. Адәм баласының дөньяда торуына бер йотым су җитә. Әгәр дә ашау зарур булса, ягъни тиеш булса, ул карынын өчкә бүлсен: бер өлешенә — аш, икенче өлешенә — су, өченче өлешенә — һава. «Кайсы дәва яхшырак?» — дигән сорауга табиблар да: «Ашыйсың килеп тә, ашаудан туктау», — дип җавап бирә. «Пәрдә» сүрәсенең 31 нче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Ашагыз, эчегез, әмма исраф кылмагыз, чынлыкта Аллап исраф кылучыларны яратмый», — ди. Шәригать белгечләре фикеренчә, бу ике җөмләдә кешенең сәламәтлеген саклау өчен кирәкле бөтен нәрсә хакында да әйтелгән. Туйганнан соң ашау — исраф. Динебездә һәрбер исраф — хәрам, тыелган гамәл. Күп ашау акылга, әдәпкә дә кимчелек китерә. Кешенең акылы кими, холкы бозыла, юк-бар нәрсәләрдән курка башлый. Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдисендә: «Өммәтем өчен куркынычның да куркынычы: корсакның чамасыз зурлыгы, йокының озаккарак сузылуы, ялкаулык һәм иманның зәгыйфьлеге», — ди.

 

Ризык аксымга, витаминнарга, минералларга я, киресенчә, токсинга, химикатларга бай булырга мөмкин. Ризык файдалы булсын өчен, ул чиста булырга тиеш. Коръәндә бу күп тапкыр кабатлана. «Аллаһ сезнең өчен хәләл иткән пакь ризыкларны ашагыз һәм үзегез ышанган Аллаһыдан куркыгыз», — ди. («Аш яулыгы» сүрәсе, 88 нче аять).

 

Революциягә кадәр татар халкының туклануы югары культуралы булган. Бигрәк тә авылларда җанга да, тәнгә дә зыянлы әйберләр ашамаганнар. Революциядән соң хәл үзгәрә. Динне бетерү нәтиҗәсендә хәләл ризык урынына хәрам көчәя. Социализм вакытында татарларның өстәл түренә аракы белән дуңгыз казылыгы менеп утыра. Нәтиҗәдә тәне хәрамнан җыелган сәрхүшләр кавеме барлыкка килә.

 

Алкоголь куллануның зарары турында күп сөйләп тору мәслихәт түгелдер, чөнки без аны көн дә үзебезнең күзләребез белән күреп торабыз. Мөхәммәд (с.г.в.): «Исертә торган эчемлекләрдән сакланыгыз. Монда бернинди дә шик юк, ул гөнаһларның һәм золымнарның чыганагы», — дигән. Хәмернең хәрамлыгы — аның составында түгел, ә бозыклык чыганагы булуында.

 

«Әгәр берәү хәмер эчсә, иманы аны ташлап чыгар», — дигән хәдис бар. Димәк, аракы эчкән кеше — башка кешеләр өчен бәла-каза, куркыныч чыганагы. Исерек хәтта үзенең әти-әнисенә, балаларына карата да җинаять эшләргә мөмкин. Шуңа күрә ризыкның хәләллеген кайгырту ул — киләчәк буынны кайгырту дигән сүз. Сәламәт булсын өчен кеше дөрес тукланырга тиеш, дидек. Ләкин кеше аз хәрәкәтләнсә, ризык тулысынча үзләштерелми, организм шлаклар белән тула. Аз хәрәкәтләнү бүген заман чиренә әйләнеп бара. Халыкта: «Хәрәкәттә — бәрәкәт», дигән әйтем бар. Галимнәр: «Физик күнегүләр кешедә стресс халәтен юкка чыгара, артык авырлыктан коткара, йөрәк-кан тамырлары, шикәр авыруларын киметү чарасы булып тора», — ди. Бүгенге мәктәп балаларының күбесе, хәрәкәт җитмәү аркасында, остеохондроз, артропатия, сколиоз, яссы табанлылык, симерү кебек чирләрдән җәфа чигә. Мәктәптә физкультура дәресләре санын арттырып карыйлар, сәламәтлек сәгатьләре кертәләр, дәрес саен физкультминуткалар үткәрәләр, күптөрле спорт секцияләре эшли — әмма сизелерлек нәтиҗә юк. Галимнәрнең соңгы тикшеренүләре «Сәламәтлекнең нигезендә намаз уку тора», дигән фикергә этәрә. Баш мие эшчәнлеген җиргә иелү нәтиҗәсендә яхшыртырга була. Күп мәртәбә иелү, ягъни Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән сәҗдә кылу нәтиҗәсендә баш миенең кан тамырлары ныгый һәм тыгызлана. «Сәҗдәгә төшү генә дә йөздән артык чирдән арынырга ярдәм итә», дип белдерә гомумсәламәтләндерү үзәкләре.

 

Кеше организмында 360 буын бар. Намаз вакытында аларның барысы да хәрәкәткә килә. Билгеле, физик активлыкны яшь буын өчен намаз белән генә чикләп кую дөрес булмас иде. Диндә башка төр физик эшчәнлеккә дә зур игътибар бирелә. Мәсәлән: «Берегезнең бау алып тауга барып утын җыюы, шуны китереп сатуы һәм шуннан сәдака бирүе кешеләрдән соранып йөрүгә караганда хәерлерәктер». Рәсүлүллаһ бу хәдистә кул көче белән эшләп ашарга чакыра. Үз хезмәтең белән гаиләңне туйдыру — иң күркәм эшләрнең берсе. Дөньяда иң ләззәтле икмәк — адәм баласының үз кәсебе, үз кул көче белән табылган һәм маңгай тирләрен агызып кулга кергән икмәктер. Хезмәт белән бергә ял итү — урман-болыннарга чыгу, төрле уеннар уйнау — Аллаһы Тәгаләгә сөекле булган гамәлләр.

 

Мөхәммәд (с.г.в.): «Күңел ачыгыз һәм уйнагыз, минем диндәшләремнең кәефе начар булу миңа бер дә ошамый», — дигән. Физик күнегүләр ярдәмендә кеше стресстан, симерүдән котыла, иммунитетын ныгыта. Аллаһы Тәгаләнең ризалыгын өмет итеп, гомер буе биш вакыт намазын укыган кешенең битләре — нурлы, сыннары — туры, зиһеннәре яхшы була, чөнки актив физик тормыш белән яшәү балалар тәненең барлык өлешләрен гармоник рәвештә үстерә һәм олыгайгач та яшьлек сыйфатларын саклау мөмкинлеген бирә. Намаз — кешенең күңелен тулысынча пакьләндерүче гамәл булып тора, калебен йомшарта.

 

Бүгенге мәктәп балаларының сәламәтлеген саклауда киемнең әһәмияте бөтенләй исәпкә алынмый. Исламда ашау-эчүдәге кебек хәләл һәм хәрәм киемнәр бар. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «И Адәм балалары! Без сезгә киемнәр яраттык, ул киемнәр гаурәтләрегезне каплар өчен һәм сезне матурлау өчен», — ди. («Пәрдә» сүрәсе, 26 нчы аять). Башка яулык бәйләп йөрүне генә алыйк. Безнең җәмгыятьтә ул негатив күренеш кебек санала. Әмма яулык ул — профилактика һәм дәвалану чарасы да. Баш киеме киеп яки яулык бәйләп йөрү баш авыруларыннан, суык тиюдән, чәч коелудан саклый. Аллаһыга ышанып, башны ябып йөрү кешене төрле чирдән дарусыз дәвалый. Мәктәпләребездәге кыз балаларны күрегез: аларның күбесе ярымшәрә: үтә күренмәле кием-салым, кыска итәкләр, кысып торган джинсылар, кендек ачык, чәч-баш тузган. Бүгенге кызларны гаурәтләрен каплап киендерү мөмкин түгел. Чөнки алар үзләре дә, әти-әниләр дә шәрә йөрүнең гөнаһ икәнен белми. Өстәвенә, болай йөреп, күрә торып үз сәламәтлекләрен бетерәләр. Соңгы фәнни тикшеренүләр кыска итәк киеп йөрүче хатын-кызлар арасында яман шеш авыруларының еш очравын исбат итте. Джинсы чалбарлар кию аркасында корсак куышлыгында урнашкан әгъзаларның (аналык, сидек куыгы, туры эчәк) даими рәвештә кысылуы сәбәпле, бу әгъзаларда веноз басымы күтәрелә, бу хәл ялкынсынуга, хәтта яман шеш авырулары барлыкка килүгә сәбәп булып тора.

 

Сәламәтлек турында сөйләгәндә ураза турында әйтми калу мөмкин түгел. Чөнки хәзер киң таралган авыруларның кайберләрен ураза тоту белән дәвалыйлар. Ураза — ихтыяри ач торуның иң яхшы үрнәге. Ул — сәламәтлекне саклау өчен генә түгел, ә бәлки авыруларны дәвалау өчен дә файдалы гамәл. Ураза тоткан кешенең тәкъвалыгы ныгый. Ураза нәфесне чикли, кешенең күңеле сафлана, сабырлыгы арта. Уразаның асыл мәгънәсе — һәм рухи һәм җисми яктан пакьлану. Ач бәдәндә йөрәк бер чама белән эшли, акыл тынычлана, күз үткерләнә! Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ураза тотыгыз, сәламәт булырсыз!» — дип, юкка гына әйтмәгән шул.

 

Бүгенге икътисадый тотрыксызлык, җәмгыятьтәге һәм мәктәптәге реформалар кешене даими психик киеренкелектә, стресс халәтендә яшәтә. Ә стресслар бик күп чирнең килеп чыгуына сәбәп булып тора. Стресс яман шеш күзәнәкләре үсүенә ярдәм итә. Алай гына да түгел, стресс йөрәк-кан тамыры авыруларына, диабет, инсультка китерә. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең: «Артыгын борчылу — гөнаһ!» — дигән хәдисен истән чыгармаска кирәк. Ни өченме? Азрак борчылу — битараф булмау. Кайгы-хәсрәткә бирелү — аерым бер рухи өлеш кенә. Чамасыз шатлану, куану да чирләр тудырырга сәләтле, ягъни нинди генә стресс булмасын, ул кеше сәламәтлеге өчен зыянлы. Шуңа күрә һәрчак үзеңнең психикаңны тотрыклы тотарга өйрәнергә кирәк. Моңа ирешүдә Ислам дине ярдәм итә.


Фәрит ВАФИН, Арча районы Яңа Кенәр интернат-мәктәбе укытучысы
Musulman.su
№ --- |
Musulman.su печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№14 (781575) / 29.09.2011 09:28:48

Гаҗәеп акыллы язма.Динебез Исламны һәм фәнне тирән белгән кеше генә шундый акыллы язала.

№13 (781296) / 26.09.2011 14:41:45

Куптэн тугел, бергэ ашап-эчеп мэш килеп яшэгэн апабыз мэнгелеккэ безне ташлап китте(((Сездэн зур кинэшем,мин белеп укыйм микэн юк микэн ,алайда Сездэн ишетэсем килэ:нинди дога китаплары-кондэлектэ укырга кирэк?

№12 (778301) / 25.08.2011 16:16:30

Һәркемнең үз эше һәм һәркем үзенчә хаклы. Гаепләү һәм хөкем итү безнең вазифага керми. Нәрсә дөрес һәм нәрсә дөрес түгел - моны һәркем үзенчә хәл итә. Бу мөмкинлек безгә бирелгән икән, димәк, безяшәргә һәм башкаларга да үзләренчә яшәргә мөмкинлек бирергә тиеш.

№11 (778292) / 25.08.2011 12:15:33

тамчы, тегендә тегендәнең бар икәнен кайдан беләсең?! Бу минем шәхси эшем-дини фанатикларның мәкаләләрен укымыйм!

№10 (778288) / 25.08.2011 08:31:39

Керәшен түгел, барыбер кызык түгел!гә.Кызыгын тегендә баргач күрсәтерләр.

№9 (778287) / 25.08.2011 07:58:00

Хаҗия бу сүзләрегезгә кушылам.Дөнья куып каткан күңелләргә иман, рәхимлелек салсаң иде, өч көнлк дыньяның да рәхәтен, тәмен аңларга мөмкинлек бирсәң иде дип өстәп куям.

Аллаһы әкбәр!Аллаһы әкбәр! Аллаһы әкбәр! Ул гына, бүтәннәр юк.

№8 (778283) / 25.08.2011 01:04:04

Кадер кичәсе ...

Йә,Раббым, Аллаһ! Безгә Рәхмәтеңнән вә мәгъфирәтеңнән өлеш бир!

Йә,Раббым, Аллаһ! Хата-кимчелекләребезне, гөнаһларыбызны гафу ит! Үзең белән күрешкәнгә кадәр Үзеңнең тугъры юлыңда аякларыбызны ныгыт!

Йә,Раббым, Аллаһ! Эш- гамәлләребезне хәерле кыл, вакытка бәрәкәт бир! Үзеңә буйсынырга һәм Үзеңә гыйбадәт кылырга көч-куәт бир!

Йә,Раббым, Аллаһ! Әти-әниләребезне, мөселман туганнарыбызны гафу ит, җәһәннәм утыннан сакла!Югары җәннәтләрең белән бүләклә!Үзеңнең нурлы йөзеңне күрергә насыйп ит!

Йә,Раббым, Аллаһ! Өммәтебезне берләштер, арабыздан гадел хакимнәр куй! Җир йөзендә Үзеңнең кануннарың буенча яшәргә насыйп ит!Үзеңнең Сүзеңне өскә чыгару өчен көрәшүчеләргә көч-куәт бир!

Йә,Раббым, Аллаһ! Золым күргән мөселманнарны хикмәтләрең белән коткар!

Йә,Раббым, Аллаһ! Үзеңнең ризалыгың өчен хәерле гыйбадәтләр кылырга хәләл ризыклар белән тукландыр, хәерле гыйлемнәр өстә. Хакны хак итеп, ялганны ялган итеп күрсәт.

Йә,Раббым, Аллаһ! Авыруларга шифа бир, ялгызларга үз парларын табып хәерле никахлар насыйп ит!

Йә,Раббым, Аллаһ! Дөньяда яшәгәндә камил иман, камил акыл белән яшәп, камил иман белән Үз хозурыңа үтәргә насыйп ит!


Йә,Раббым, Аллаһ! Син Гафу Итүче. Гафу итәргә яратасың. Безне гафу ит!

Йә,Раббым, Аллаһ! Пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләмгә, аның гаилә әһелләренә, аның сәхәбәләренә догаларыбызны ирештер!

№7 (778195) / 24.08.2011 19:06:32

Керәшен түгел, барыбер кызык түгел!

№6 (778192) / 24.08.2011 18:40:14

Татар. Керәшен татары булсаң,дәшми кал - акыллы булырсың.

Мондый татарга әйтер сүзем... әйткәнчә.

№5 (778184) / 24.08.2011 13:46:07

Мәктәп ябылса да Фәрит эшсез калмаячак- готовый мулла!

№4 (778180) / 24.08.2011 12:33:01

Татар, Хажиягэ суз эйтмэ, молодец. Акыллы гына сузлэр язылган. Узенне мэжбурилэп укып кара эле...

№3 (778172) / 24.08.2011 09:31:11

Хаҗия, укып та тормадым,укымыйм да- бу миңа кызык түгел

№2 (778169) / 24.08.2011 09:03:20

Аллаһенең рәхмәте булсын сиңа Хаҗия!

№1 (778166) / 24.08.2011 01:49:26

بسم الله الرحمن الرحيم

Әлхәмдү лилләһи нәхмәдүһү, вә нәстәгыйнүһү вә нәстәгфирүһү, вә нәгүдүбилЛәһи мин шурури әнфүсинә, сәииәти әгмәлинә мәй йәһдиһилЛәһү, фәлә мудыйллә ләһү, һәәдииәләһү вә; вә әшһәдү әллә иләһә иллә Аллаһу,вәхдәһү лә шәрикә ләһү, вә әшһәдү әннә Мүхәммәдән габдүһү вә расүүлү,

шуның соңында

\"Кешеләргә кулланма булган Коръәни Кәрим Рамазан аенда төшерелгән. Анда туры юлны адашудан, хакны ялганнан аеру өчен ачык дәлилләр.\"

Хакыйкатьтә барча мактауларыбыз Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгаләнең бер Үзенә. Без Аны мактыйбыз, Аңа ялварабыз һәм Аннан гафу сорыйбыз. Нәфсебезнең явызлыгыннан, шайтан вәсвәсәсеннән бары Аңа сыенабыз.

Кемне Аллаһ туры юлдан алып барса, аны беркем адаштыра алмый; Аллаһ кемне адаштырса, аны һичкем туры юлга күндерә алмый.

Аллаһтан башка гыйбадәт кылырлык иләһ юк дип шәһитлек кылам һәм Мөхәммәд - Аның илчесе һәм колы дип шәһитлек итәм.

«102. Әй мөэминнәр! Аллаһка хак тәкъвалык белән тәкъваланыгыз. Аңа итагать итегез, каршылык вә гөнаһ кылмагыз. Аны зикер кылыгыз, вә онытмагыз. Аңа шөкер итегез һәм көферлек кылмагыз, Аның хөкемнәрен бозудан бик нык сакланыгыз һәм Коръән белән гамәл кылып, чын мөселман хәлегездә генә үлегез!» ( \"Гыймран гаиләсе\")

\"1.Әй кешеләр! Сезне бер нәфестән (Адәмнән) халикъ кылучы Аллаһка тәкъва булыгыз! Ул (Аллаһ), Адәмнең үзеннән хатын (Хәваны) яратты, вә икесеннән күп ирләрне һәм күп хатыннарны дөньяга чәчте. Янә Аллаһка тәкъвалык кылыгыз, Аллаһ бит сезнең барча эшләрегезне тикшереп күзәтүче\". (\"Ән-Ниса\")

\"Әй сез иман китергәннәр! Аллаһтан куркыгыз һәм хакны сөйләгез. Шул чагында ул сезнең өчен сезнең эшләрегезне төзәтер, сезнең гөнаһларыгызны гафу итәр. Кем Аллаһка һәм Аның илчесенә буйсына, ул зур уңышка ирешүче.\"

Хакыйкатьтә, иң хәерле сүз — Аллаһ Тәгаләнең сүзе, вә иң хәерле юл — пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләмнең юлы. Барча яңалык — бидгать, вә барча бидгать — адашу һәм барча адашу утка илтә.
آ
Әниләр һәм әбиләр, апалар һәм сеңелләр! Бу нәсихәтне тыңлаучылар!
Аллаһ безне хәерле сәлам белән сәламләсен, минем һәм сезнең адымнарыгызны хак юлга юнәлтсен. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә безгә Фирдәвес җәннәтләренең Гаден бакчаларында очрашырга насыйп итсен, чөнки Аллаһ Тәгалә Юмартларның Юмарты, Зирәкләрнең Зирәге.

Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә мине һәм сезне ачык һәм яшерен фетнәләрдән сакласын. Ул безне Үзенең хак туры юлыннан баручылардан итеп, Хак Сүзне башкаларга ирештерүчеләрдән булырга насыйп итсен.
Адашучы булудан һәм адашулардан Аллаһ Тәгалә, бары тик Сиңа гына сыенабыз.

Бу нәсихәттә булган аз гына тырышлык, хәерлесе вә дөресе Аллаһ тәгаләдән:
«113.Аллаһ сиңа белмәгәнеңне өйрәтте\" (\"Ән-Ниса\"(

Ә инде хата вә кимчелек булса — минем үземнән вә шәйтаннан:
«165. Әйт: «Бу үзегезнең нәфсегездән», — диген».(\"Гыймран гаиләсе\")

\"Йә Раббым, Рамазан аена тиешле дәрәҗә бирмәгән өчен гафу ит безне!\" исемле нәсихәт.


Ни өче соң бу изге, мөбәрәк ай өчен гафу сорарга кирәк?

Ә сәбәбе аның бик гади, чөнки без ел саен бер үк хаталарны кабатлыйбыз. Рамазан аен каршылар алдыннан аны сагынып көтәбез. Мин моны, тегене эшләрмен; төнге намазларны булдыра алганчы күбрәк укырмын; берничә тапкыр Коръәнне хәтем чыгармын; сәдәкаларны да күбрәк таратырмын, гайбәттән сакланырмын, телевизор карамасмын, иремнең сүзеннән чыкмасмын дип үз алдыбызга бурычлар билгелибез.
Әмма көн артыннан көн үтә, Рамазан ае узып бара, ә алга куйган бурычларның бик азы гына үтәлә, хәтта узган айларда ничек булса шул дәрәҗәдә генә Аллаһка гыйбадәт кылуда калабыз. Ә беләсезме ни өчен?

Сәбәбе аның шул: безнең җаныбызга - нәфсебезгә моңынчы эшләргә күнекмәгән гамәлләрне йөклисебез килми. Без күп-күп тапкырлар Коръән укырга күнекмәгән, төнге намазларны укырга гадәтләнмәгән, сәдәкаларны да әзрәк бирәбез, гайбәт сөйләп, Аллаһтан курыкмыйбыз; телевизор карау начар эш түгел бит инде дип үзебезне акларга тырышабыз һәм шулай итеп аклыйбыз да, сериаллар карауны дәвам итәбез; сәбәбе бармы юкмы, ирең сине төзәтү өчен әйткән киңәшләрдән кызып китеп, аның белән ярышуны да чүпкә дә саныйбыз. Ни кызганыч, шулай дәвам итәбез. Ягъни без бу эшләрне Рамазан аена кадәрле эшләргә күнекмәгән, шуңа да алга куйган планнарыбыз мизгел эчендә юылып, юкка чыгып та бара.

Ә сәхәбәләрнең ел буена яшәешләре Рамазан аендагы кебек булган. Шуңа да Рамазан ае җиткәч, Аллаһка якынаю өчен аларга гыйбадәт кылуларын арттыру да авыр булмаган.

\"Йә Раббым, Рамазан аена тиешле дәрәҗә бирмәгән өчен гафу ит безне!\" дибез, чөнки ел саен бер үк хатаны кабатлыйбыз. Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә әйтә:

\"Аллаһ төн белән көнне алыштыра, һәм күрә белүчеләргә монда ачык искәртү,\"- ди.

Ибн Кәсир, Аллаһ аңа рәхимле булсын әйтә: \" Көн арты көн үтә,шуның белән без дә аермачык, ахыргы көнебезгә якынайганыбызны күрәбез.\"

Безнең тормышыбыздагы үткән бу минутлар, секундлар башка кире кайтмаячак, хәтта тау-тау алтын-көмеш түләсәк тә, хәтта булган байлыкларны биреп бетерсәк тә.

Шуны белик, безнең көннәребез санаулы.
Яшәешебезнең ахыры бар. Тагын шуны да онытмыйк, безгә бирелгән бу гомер - олы нигъмәтләрнең берсе.
Шулай ук бу шәһри Рамазан аена кадәр килеп җитү - Аллаһның безгә җибәргән рәхмәте.

Уйлап карасак, якын туганнарыбыз, дусларыбыз, тирә-күршеләребез арасыннан күпмесе инде Аллаһ хозурында.
Ә кайберәүләрне соңгы юлга озатып, алар турында онытучылар юкмы?! Кызганыч, андыйлар да бар.

Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә иман белән үтүчеләрнең ачык кылган, яшерен кылган, белеп яки белмичә кылган хата-кимчелекләрен гафу итсен, аларга рәхимле булсын. Ут, кабер, җәһәннәм газабыннан сакласын.

Пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм бер хәдисендә:
\"Башка бишесе килеп җиткәнче бу бишне файдаланыгыз: үлем килгәнче, яшәүне; авыру килгәнче сәламәтлекне; мәшгульлек килгәнче буш вакытны; картлык җиткәнче яшьлекне; фәкыйрьлек килгәнче байлыкны!\"- ди. (Әл-Хәким) Барыбызга да бу хәдистән дәрес алырга кирәк.

Кешеләр арасыннан сайлап, Аллаһ безне мөселманнар итте. Шуңа да Аллаһның безгә биргән бу нигъмәтен аклау өчен, без иң яхшылардан булырга омтылырга тиеш.

Пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләмнән: \"Кешеләр арасыннан иң яхшысы кем?\"- дип сорагач, ул, салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтте:\"Яхшы кеше шул кеше, кем озын гомер яшәп, күп-күп хәерле гамәлләр кылучы.\"

Аллаһ Тәгалә \"Әл-Бәкара\" сүрәсенең 185 нчы аятендә Рамазан ае турында әйтә:

\"185. Рамазан ае бик шәриф ай, ул айда Аллаһтан кешеләргә туры юлны күрсәтүче һәм һидиятне ачык бәян кылучы Коръән иңдерелде. Сездән рамазан аена ирешкән һәрберегез, әлбәттә, ураза тотсын! Рамазан аенда берәү авыру яки мәшәкатьле озын сәфәрдә булса ураза тотмасын, авыру сәламәтләнгәч, мөсафир өенә кайткач, башка вакытта каза кылыр. Аллаһ сезгә җиңеллекне
тели, авырлыкны теләми һәм рамазан рузәсен тутырып тотуыгызны һәм Аллаһ сезне туры юлгакүндергәне өчен Аны зурлавыгызны тели, шаять Аллаһка шөкер итәрсез!\"

Әхмәд һәм Ән-Насаи җыентыкларында Әбу Хөрәйрәдән пәйгамбәребез салла Аллаһ галәйһи вә сәлләмнең хәдисе китерелә:
\"Сезгә Шәһри Рамазан ае килеп җитте. Бу айда сезгә ураза тоту фарыз кылынган. Бу айда җәннәт капкалары ачыла, җәһәннәм капкалары ябыла. Шайтаннар кыршауларга бәйләп куела. Бу айда бер төн бар, ул мең айдан да хәерлерәк. Кем бу төннең бәрәкәтеннән мәхрүм калса, ул бөтен хәерлелектән колак какты.\"
Карагыз, әллә без җәннәт капкалары ачылды дигәнгә сөенмибезме?

Нинди генә гөнаһ кылучы булмасын, ул җәһәннәм капкалары ябылды дигәнгә шатланмасмы?

Уйларга, фикер йөртергә сәләте булган һәркем, шайтаннар бәйләп куелды дигәч, куанмасмы?

Мугалә ибн Фадл әйтә: \" Тугры сәхәбәләр 6 ай буе Аллаһтан Рамазан шәриф аена килеп җитүне сорасалар, калган 6 ай буена шушы рамазан аенда кылган гыйбадәтләренең кабул булуын сораганнар.\"

Аларның догалары: \"Йә Раббым, Рамазанга кадәр яшәргә мөмкинлек бир. Йә Раббым,Рамазанда яшәргә мөмкинлек бир! Йә Раббым, кабул ит миннән...\"

Рамазан аенда изге китаплар төшерелде.
Рамазан аенда уразаның һәм Коръәннең шәһадәте вәгъдә ителде.
Рамазан аенда тәрәвих намазлары.
Рамазан аенда гөнаһларны ярлыкау.
Рамазан аенда шайтаннар богауда, җәһәннәм капкалары ябык, җәннәт капкалары ачык. Рамазан - миһербан -шәфкатьлелек, юмартлык ае. Рамазан - уттан котылу ае.
Рамазан сабырлык ае.Рамазан шөкер итү һәм догалар ае.
Рамазан аенда хәерле гамәлләр өчен әҗер -савап та арттырылып бирелә.
Рамазан аенда Кадер кичәсе.
Рамазан - зур җиңүләр ае.

Шушы айга килеп җитеп, шушы айда яши алганыбызга ничек кенә сөенмик!
Әйе, сөенәбез, Рамазанда рәхәт дибез. Тик алган куйган максатларыбызны үтәргә ашыкмыйбыз.
Менә бүген төштән соң башлыйм, авыз ачып хәл алгач та тотынам, тәрәвих намазыннан күтәренке күңел белән кайтам да , менә шуннан соң, бүгенге серияне генә карыйм да, Коръән ятларга керешәм... һәм башкалар һәм башкалар.

Йә Раббым, Рамазан аена тиешле дәрәҗә бирмәгән өчен гафу ит безне!
Аллаһ Тәгалә әйтә:
\" 183. Ий мөэминнәр! Сездән әвәлгеләргә рузә тоту фарыз ителгән кебек, сезгә дә ураза тоту фарыз.Бәлки сез куркучылардан булырсыз.\"
Уразаның мәгънәсе ашау, эчүдән, якынлык кылудан баш тартуда түгел, ә бәлки Аллаһ Тәгалә әйткәнчә: \" ...бәлки сез куркучылардан булырсыз.\" диюендә.

Бездән нәрсә таләп ителә?
Бездән Аллаһтан курку таләп ителә. Нәкъ менә Аллаһтан курку - без ирешергә тиешле максат.

Коръәни Кәримдә Аллаһ Тәгалә әйтә:
\" Сезгә кадәрге китап әһелләренә һәм сезгә дә Аллаһтан куркуны амәнәт итттек.\"

Пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм: \" Кайда гына булсаң да, Аллаһтан курык!..\" - диде.

Нинди генә гамәл кылсак та: кушканны эшләп, тыелганнан тыелу булмасын, без Аллаһтан куркырга тиеш.
Йә Раббым, уразабыз аша аклана алсак иде. Әллә бездә көннәрен Аллаһтан курку бар да, төннәрен Аннан курку юкка чыгамы? Умар ибн Абдул Азиз бер ир-атка шундый нәсихәт бирә: \" Мин сиңа Аллаһтан куркуны амәнәт итәм. Аллаһ тәкъвәлекне кабул итә. Тәкъвәлек белән әҗерен дә бирә.\"- ди.

Бу нәсихәтне иң беренче мин үземә әйтәм. Аннан сезгә.
Әйе, тәкъвәлеккә өндәүчеләр күп. Әмма арабызда тәкъвәләр бик аз.
Йә, Раббым, безне тәкъвәләрдән ит! Тәкъвәлек - кешедә була торган иң күркәм сыйфат.

Имам әл – Бохари әйтә: «Бәлигъ булган чордан башлап, мин бервакытта да, бер генә мөселманга да яла якмадым».
Ә без үзебез турында шулай дип әйтә алабызмы?Яла ягудан сакланабызмы, әллә бер дә уйламыйча кеше сөйләүгә, яла ягуга кереп китәбезме? Уйланыйк, сак булыйк!

Имам әш-Шәфигый: \"Дөресен әйтеп тә, башкача да , бервакытта да Аллаһ белән ант итмәдем. Әгәр дә эчкән суым, миндәге әхлакны бозганын белсәм, мин су да эчмәс идем\", - ди.

Мөхәммәд ибн Уасигтан: \" Син нишләп ярым ятып торганда терсәкләреңә таянмыйсың?\"- дип сорагач, ул: \"Андый халәтне үзен куркынычсыз итеп тойган кеше генә эшли ала, ә мин һәрдаим куркуда,\"-ди.

Абдуллах ибн Вәхәбкә: «һәм алар җәһәннәмдә бәхәсләшәчәк», -дигән аятьне укуга, ул аңын югалтып егыла.

Сәхәбәләрнең берсе:\" Ялганның ялган сөйләүчегә китергән зарарын белгәннән соң, мин бервакытта да ялган сөйләмәдем,\"- ди.

Әбү Сөләйман ад-Даракутни әйтә:\" Кылган гөнаһларымнан йөзем каралмадымы икән дип, көн саен көзгедән үземә карыйм,\"- дигән.

Сәхәбәләр, табигыйннар, тәбгы табигыйннар шундый булганнар, ә без?

Матур, затлы киемнәр киябез. Туйганчы ашыйбыз. Нәсихәтне онытабыз. Бик ерак максатлар куябыз. Ни өчен соң мондый тормыш?

Әгәр Аллаһтан курыкмыйбыз, Аннан куркып еламыйбыз икән, ни өчен соң без шушы черки канатына да тормаган дөньяга теш-тырнагыбыз белән ябешәбез?

Ураза тотмауны төрлечә акларга тырышабыз, яшерен сәдәкалар да бирмибез икән, ни өчен бу дөньяга ябешәбез?
Бер мәгънәсез яшәү, көн уздыру була түгелме соң?

Элеккеләрдән берсе әйтеп калдырган: \"Көндезен ураза тотмыйча, төннәрен намазда басып тора алмасаң, бел - син - мәхрүм калучы.\"

Йә Раббым, Рамазан аена тиешле дәрәҗә бирмәгән өчен гафу ит безне!

Умар радый Аллаһу ганһә турында укып беләбез, ул үлгәнче ураза тоткан.

Усман, Аллаһ аннан риза булсын, көннәрен ураза тота, төннең бер өлешен йокласа, калган өлешендә намаз укыган. Аның турында: \"Аның көне- хәерле гамәлләр һәм ураза, аның төне - төнге намаз.\" - диләр. Усман ураза хәлендә, Коръән укыган вакытта, ә күз яшьләре сакалына агып-агып төшкән халәттә үтерелә. Үлемнән куркып елау түгел, ә бәлки Аллаһтан куркып елау. Пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләмнән соң, исламда өченче кеше.

Тагын бер кат,
Йә Раббым, Рамазан аена тиешле дәрәҗә бирмәгән өчен гафу ит безне!

Сәхәбә мөслимәләребез тормышыннан берничә вакыйга.

Гайшә бинт Әбу Бәкр әс-Ситдыйк Аллаһ алардан риза булсын, ел буе ураза тота торган була.Абдурахман ибн Касыйм әйтә: \" Ул даимән ураза тотты. Бары тик Ураза бәйрәмендә һәм Корбан бәйрәмендә генә уразадан өзелеп тора иде,\"- ди.

Бер тапкыр Мугавия аңа 100 мең дирхам акча җибәрә. Ул аны фәкыйрьләр арасында таратып бетерә. Бәрирә аңардан, 1 дирхамга ит алсак, син бит ураза тотасың!\"- дип исенә төшерә. \"Башта әйткән булсаң, шулай эшләр идек, әмма хәзер соң инде,\"- дип җавап кайтара. Ә без шулай булдыра алабызмы? Кулга акча керсә, тегесе кирәк, бусы кирәк дип, ирнең җанына төшмибезме? Аллаһ юлында сарыф итәбезме? Я булмаса, иребезне дә шул юлга этәрәбезме, әллә дөнья малына кызыгабызмы?

Хафса бинт Умар әл-Хаттаб, Аллаһ алардан риза булсын, төннәрен намаз укып, көндезләрен ураза тотучыларның берсе.
Кайс ибн Зәйдтән:\" Пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм, Хафсаны аера. Хәл белергә Хафса янына аның туган абыйлары Кудама белән Усман ибн Мазгун киләләр. Хафса: \"Аллаһ белән ант итәм, ул миннән туйган өчен аерылмады,\"- дип елап җибәрә.Шул мизгелдә пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм килеп керә, Хафса, бөркәнчеккә бөркәнә. Ә Аллаһның илчесе салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм әйтә: \" Минем янга Җәбрәил галәйһи сәлләм килде, һәм Хафсаны кайтар, чөнки ул төннәрен намазда, көндезләрен ураза тота һәм ул Җәннәттә дә синең хатының,\"- дип әйтте ди.\" Хафса өчен, Аллаһ аннан риза булсын, Аллаһның һәм Җәбрәил галәйһи сәлләмнең шәһидлек итүе олы шәһидлек итү түгелме әллә? Хафса да ураза хәлендә Аллаһ хозурына күчә.

Алга таба укыйк та,
\"Йә Раббым, Рамазан аена тиешле дәрәҗә бирмәгән өчен гафу ит безне!\"дияргә онытмыйк.

Сәгыйд ибн ГабделГазиз сөйли:\" Гыйракта һәм Сириядә Рахмадән башка яхшылар юк. Ул Мугавиянең колы. Аның янына керәләр дә, ник син үз-үзеңне кызганмыйсың?-диләр. Аның җавабы: \" Үземне жәлләргә кем соң мин? Чынлыкта безнең көннәр санаулы. Алар үтеп китәчәк, аларны кире кайтарып булмаячак. Бүген нәрсәне дә булса югалтсак, аны иртәгә табып булмаячак. Аллаһ белән ант итәм, булдыра алган чагымда мин Аллаһка гыйбадәт кылам, уразамны тотам, күзләремдә яшь бар чагында елыйм.\" - ди. Янәдән өстәп: \" Сезнең кайсыгыз үзенең колына нәрсәдә булса кушып, колы аны үтәмәсә аннан риза-канәгать булыр икән?\" ди. Рахмә намаз укырлык хәлендә намазын укый, уразасын калдырмый, күзләре күрмәс булганчы Аллаһтан куркып елый. \"Нәфсемнең нинди икәнен беләм, ул калебемне зарарлый,\"- дип бик еш әйтә. Рахмә калган вакытын Аллаһ ризалыгы өчен чикләрне саклаучыларның киемнәрен юа торган булган.

Нәкъ менә андыйлар турында Аллаһ Тәгалә Коръәндә:

22. Яманлыкны кылмыйча, фәкать яхшылыкны кылучы яхшы кешеләр, әлбәттә, җәннәттә төрле нигъмәтләр эчендә,
23. яхшы урындыкларга утырып шатлык белән бер-берсенә карарлар.
24. Аларны танырсың, йөзләрендә җәннәт нигъмәтләреннән хасыйл булган шатлык яктылыгы
булыр.
25. Алар мөһерләнгән эчемлекләрдән эчәр.
26. Ул мөһернең сургучы мускус, кызыккан кешеләр ошбу җәннәт нигъмәтләренә
кызыксыннар!
27. Аңарга катнаштырылган нәрсә тәсним.
28. Ул тәсним җәннәттә бер чишмә, ул чишмәдән Аллаһка иң якын кешеләр эчәрләр. (\"Мутаффифин\" -\"Киметүчеләр\")

Йә Раббым, Рамазан аена тиешле дәрәҗә бирмәгән өчен гафу ит безне!

Ибн Әл--Кайим: «Ураза - тәкъвәлек йөгәне, көрәшүчеләрнең җәннәте һәм галәмнәр Раббысы Аллаһ Тәгаләнең бакчасы,\"- ди.

Рамазан – көч-куәт, кодрәт ае. Чынлыкта, җитезләр көчле түгел, ә ачуын баса алучылар көчле.
Ураза ул - сабырлык, гыйбадәтләр һәм әдәп.

Бармы соң җир йөзендә үз-үзен шулай тәрбияли ала торган шундый өммәт?
Шундый югары кешелеклелек сыйфатларына ия өммәтне кайда күргәнегез бар?

Шулай булгач, ураза тотканда шуны да онытмыйк: Аллаһ Сүбхәнәһү вә Тәгалә безне ураза белән ныгыта, көчле шәхесләр итеп, динебез исламны яклаучылар, Аның Сүзен өскә чыгаручылар итәргә тели.
Рамазан ае үтеп китеп хәлсез, буш куыклар булып калудан сак булыйк!

Пәйгамбәребез салла Аллаһу галәйһи вә сәлләм, тугры хәлифләр, сәхәбәләр - безгә үрнәк. Алар өчен Рамазан Аллаһ ризалыгы өчен иң нык тырышлык күрсәткән ай булган. Рамазан үткәч тә алар шундый булып калган.

Ә без нинди? Без үзебезне Аллаһка якынайту өчен тырышабызмы? Әллә һаман да, үзебезне аклар өчен сәбәбен табып, җай гына яшәвебезне дәвам итәбезме?

Шуңа да, \"Йә Раббым, Рамазан аена тиешле дәрәҗә бирмәгән өчен гафу ит безне!\"
Соңгы мөрәҗәгать.

Кайгы безнең гафләттә булуыбызга, кайгы безнең наданлыгыбызга. Ни өчен соң без җир йөзенә китерелгән?
Җәннәт өченме, әллә җәһәннәм өченме соң без бар ителгән?

Йә, Раббым, Сине танып, башканы яратучылар бик гаҗәп, арабызда андыйларны гафу ит.
Йә Раббым, Синең сүзеңне ишетеп тә, җавап бирмәүчеләр бик гаҗәп. Безне алар исәбеннән итмә.

Йә, Раббым! Начар эшләребез өчен безне игелегеңнән мәхрүм итмә!

Йә Раббым, Рамазанда яшәп,Синнән күп-күп әҗер-савапларга өмет итеп, уразабызны тотарга, төнге намазларны укырга насыйп ит!

Йә, Раббым, безгә бу айда күп-күп хәерле гамәлләр кылып, начар холкыбыздан, начар сыйфатларыбыздан, нәфсебезнең әшәкелегеннән арынырга ярдәм ит!
Безне бу айда берләштер, сафларыбызны тигезлә!
Үзеңнең Сүзеңне өскә чыгаручыларга көч-куәт бир!
Яшебезгә һәм картыбызга ихластан тәүбә итеп, хакыйки динебездә безне сакла, үлгәнче динебезне үстерү өчен тырышырга шушы юлда аякларыбызны ныгыт!

Йә, Галәмнәр Раббысы, Аллаһ Тәгалә! Без нәфсебезгә карата золым кылдык. Әгәр Син безне гафу итмәсәң, без зур югалтучылардан булабыз.
Йә Раббым, Аллаһ! Син Гафу итүче, гафу итәргә яратасың, безне гафу ит!

Йә Раббым! Барчабызга да һидәят-тәүфыйк бир! Кушканнарыңны үтәп, тыйганнарыңнан тыелып яшәргә насыйп ит!

Йә Раббым! Безне Үзеңнең туры юлыңнан алып бар, хакны хак итеп белгерт һәм безне хаклыкка якынайт, батылны батыл итеп белгерт һәм безне батылдан ерагайт.

Коръән вә сөннәткә тотынучылардан кыл, һәм ихлас-тәкъва бәндәләреңнән итеп, Үзеңнең рәхмәтең белән Фирдәвес Җәннәтләреңә керт!
Әмин!

Шейх Халид Әр-Рәшиднең \"Гафу ит, Рамазан\" дигән лекциясе файдаланылды.

▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar