|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.08.2011 Икътисад
Салым кыйссасыҮткән ел республиканың бер абруйлы оешмасы йөз авыл укытучысын бишәр мең сум акча белән бүләкләде. Акчасы зур түгел, шулай да укытучыларның күңеле булган иде. Ләкин бу бүләкләнү тарихы дәвамлы булып чыкты. Язманың максаты әлеге оешмага тап төшерү түгел, шуңа да аның исемен фаш итеп тормыйбыз. Аннан соң тарихның дәвам итүендә бүләкләүчеләр гаепле дә түгел. Алар бер нәрсәне генә оныткан: конвертка салып бирелгән акча өчен салым түләнмәгәнлеген укытучыларга искәртмәгән. Бүләкләнер алдыннан тиешле барлык документларын тапшырган укытучылар да, акчадан салым тотылмагандыр, дип уйлап та карамаган. Әмма федераль салым хезмәте дигән уяу хезмәт бар. Менә шул хезмәт июнь ае җиткәч, укытучыларга салым декларациясен вакытында тутырмаулары һәм моның өчен мең сум күләмендә штраф түләргә кирәклеге хакында исләренә төшергән. Җәмгысы биш мең сумның 650 сумын салым буларак, мең сумын штраф итеп түләргә кирәк булып чыккан.
Салым декларациясен вакытында тапшырмаган өчен җәзага тартылучылар укытучылар гына түгел. Җәй уртасында декларация тутырып иза чигүчеләр арасында уку йортыннан матди ярдәм алып, салым түлисе икәнен белмәгән байтак студент, ярышта катнашып бүләк алган һәм аны дәүләт белән бүлешмәгән спортчылар һәм башкалар, һәм башкалар да бар. Бер сум акчаның салымын түләмәсәң дә, штрафы мең тәңкә икән. Шуңа күрә штраф күләме бүләк суммасыннан артып киткән очраклар да шактый гына... Бәс, шулай булгач, каяндыр читтән акча алгансың икән, аның өчен салым түләнгәнме-юкмы икәнен белешергә онытма, салымыңны түлә дә тыныч йокла. Бу вакыйганың кыскача морале менә шундый.
Салым хезмәте үз эшен җиренә җиткереп башкара, салымнар өлкәсендәге кануннардан аз гына читкә тайпылдыңмы, хат язып искәртә. Дөрес, кайвакыт бөтенләй син түләргә тиеш булмаган салымнар турында да искәртеләсең. Әйтик, минем хатынның җире юк, ә менә җир салымын түләргә кирәклеге хакында берничә хат килеп өлгерде инде. Ләкин шулкадәр үз эшен җиренә җиткереп һәм бирелеп башкарган салым хезмәтенең дә теше үтмәгән очраклар байтак икән. Бүген Россиянең 250 меңгә якын компаниясе бер тиен дә салым түләми, чөнки җәмгысы триллионлаган сум акча белән эш йөртеп тә, ахыр чиктә баланслары нульгә тигез булып чыга икән.
Әйтик, алты оешма 10 миллиард сумнан артык акча белән эш йөртә, ә бер тиен дә салым түләми, 66 меңләп компаниянең акча әйләнеше миллион сумнан артып китә, салым түләүчеләр исемлегендә болар да юк, имеш. Балансны нульгә чыгару да әллә ни кыен түгел, моның өчен табышны чыгымга әйләндерәсең дә кесәгә салып куясың. Әлбәттә, акчаны кесәгә салып кую өчен чыгым чынлыкта булмаска, бар булып күренергә генә тиеш. Россиядә моны эшләүнең схемасы да бик гади, имеш. Моны бер көнлек фирмалар ярдәмендә башкаралар. Шул бер көнлек фирмага нәрсәдер эшләргә заказ биреп, аның хисабына акча күчерәсең, әлбәттә, фирма синең өчен нәрсәдер эшләп мәшәкатьләнми, акчаны банктан ала һәм сиңа китереп бирә, очларны бик яхшылап төйнәп тә куя. Мондый фирмаларны ялган паспортлар ярдәмендә уңышлы гына теркиләр ди. Кыскасы, җинаять эшләренең тулы бер җыелмасы инде монда. Әмма бер генә очракта да җинаять эше ачылмый һәм ачыла да алмый икән.
2010 елда Россиянең финанс разведкасы дөньяның иң яхшы биш финанс разведкасы исемлегенә керде. Әмма илдә “акча юу” темпларына бу аз гына да тәэсир итми. Киресенчә, бу темплар тотрыклы үсештә. Минем үземне дә бервакыт тәҗрибәле бер бухгалтер бердәм социаль салым түләүдән җиңел генә котылырга өйрәткән иде. Моның өчен чыгымнарны хезмәт хакы итеп күрсәтмәскә, кайсыдыр бер фирмадан эшләнмәгән эшне эшләнде дип документлар гына алып тапшырырга кирәк икән. Документлар эзләп тә әллә ни мәшәкатьләнәсе юк, Татарстанда мөһере-ние белән фиктив документлар ясап бирүче махсус фирмалар бар, аз гына эш йөрткән кешеләргә боларның адресы бик мәгълүм.
Бәс, шулай булгач, бюджетка салым җыюның иң уңайлы юлы булып салым декларациясе тутырырга оныткан, юридик яктан надан булган кешеләрнең тиенлек керемнәренә мең сумлык штрафлар салу гына кала да бугай инде.
Рәшит ФӘТРАХМАНОВ |
Иң күп укылган
|