|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.08.2011 Җәмгыять
Казан-Уфа телевизион күпер ачылдыБүген, 10 нчы август көнне, Уфада "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясының вәкиллеге ачылды. "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясының генераль директоры Илшат Әминов белән Башкортостан Республикасының бәйләнешләр һәм массакүләм аралашулар министры Борис Мелкоедов символик кызыл тасманы кистеләр: телевизион күпер Казан - Уфа ачык. Церемонияда шулай ук Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасындагы тулы хокуклы вәкиле А. Максютов, «Башкортостан татарлары» берләшмәсенең рәисе Р. Бигнов, иң зур телеканалларның җитәкчеләре - БСТ Г.Якупов, ГТРК «Башкортостан» Р.Давлетбаев та катнаштылар.
Уфада филиал ачылу сәбәпле үткәрелгән пресс-конференциядә алдынгы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясының бизнес-партнерлары җыелдылар.
Уфалылар " Татарстан - Яңа Гасыр" телеканалының видеопрезентациясен карадылар, аннары кунакларга үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Татарстанның зур спутник телеканалының Уфада филиалы ачылуы, ике янәшә республиканың бәйләнеше яңа дәрәҗәгә чыгарачак.
Хәзер яңалыклар тапшыруында һәм "Яңа Гасыр" телеканалының бүтән тапшыруларында якын күршеләребезнең тормышы турында сюжетлар, репортажлар, очерклар ешрак күрсәтеләчәк.
Уфадагы филиалда хәбәрчеләр пункты һәм реклама хезмәте эшлиячәк. Филиалның директоры Фәнис Фаткуллин - зур тәҗрибәле журналист, Казан университетын тәмамлаган, күп еллар Башкортостанда яши, 10 елдан артык Башкортостандагы "Татаринформ" информацион агентлыгында үз хәбәрчесе булып эшләгән. Оператор Рузил Имамов. Реклама хезмәте «Видео интернешнл Башкортостан» компаниясы нигезендә эшләнгән.
Хәзерге вакытта "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясының хәбәрчеләр пункты Мәскәүдә, Әлмәттә, Ижауда, Төмәндә уңышлы гына эшләп килә.
|
Иң күп укылган
|