• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
08.08.2011 Мәдәният

Тоз илендә тозланып

Соль-Илецк турында сүз чыккач, кемдер андагы күлләрнең сихәте турында сокланып сөйли, ә кайберәүләр аның пычрак-лыгын искә ала. Шулай да нинди җир икән соң ул Тоз иле?

Курорт дисәң...

 

Әллә ни зур булмаган, район үзәген хәтерләткән бу шәһәрнең халкы Развал, Дунино, Тозлык (Тузлучное) ди­гән минералларга бай күлләргә дәваланырга килгән халык исәбенә яши кебек. Чөнки курортка җитәрәк (җирле халык курорт дип атаса да, шәһәрне курорт итәр өчен шактый тырышырга кирәк әле) берничә чакрым кала, юл кырыенда бүлмә, фатир, йорт тәкъдим иткән кешеләрнең күплегенә исең китәрлек. Алар барысы да үзләренең йорт-җирләрен мактый, бары тик аңарда торганда гына яхшы булачагына ышандыра. Сүз уңаеннан, Соль-Илецкига Татарстанның һәр шәһәреннән диярлек шәхси автобуслар йөреп тора. Казан вокзалыннан да Казан – Соль-Илецк рейсы ачылган.

 

Шунысы кызык, Соль-Илецкиның үз “Ташкент”ы бар. Халык арасында ул икегә бүлеп йөртелә. Күбесенчә руслар торган якны (ә анда башлыча коттеджлар тө­зелгән, асфальт юл үткә­релгән, су кертелгән), “Ак як” дип йөртсәләр, казахлар торган якны “Ташкент” дип атыйлар икән. Биредә базар кайный, өч тәрәзәле агач йортлар, айлы манаралар белән бизәлгән такта капкалар күзгә ташлана. Бу якта ял итүче­ләргә бүлмәләрне дә шактый очсызга тапшыралар. Ник дигәндә, җир идәнле җәйге аш бүлмәсеннән, дәү мичле тар бүлмәләрдән торган йорт­ларга килгән кеше­ләрне башкача кызыктырып та булмый. Өстәвенә күпчелек йорт­ларда хуҗалар суны да үзләре ташый, газның да баллонлысын гына куллана. Ә инде кеше өстендә яшәргә телә­мәгәннәргә ку­накханәне (өч кешелек бүлмә тәүлегенә 3 мең сум тора) һәм санаторийны тәкъдим итеп була. “Ак як”та тору бәясе бер кешегә 200-250 сум тәшкил итсә, “Таш­кент”та – 100-150 сум.

 

Файдасы

 

Диңгездән 120 метр биек­лектә урнашкан һәм 53 гектар мәйданны биләгән күлләрне составы, температурасы һәм дәвалау үзенчәлеге буенча уникаль диләр. Аларның ләмен, таш тозын, рапасын (рассол) элек-электән актив файдаланганнар. Ә Соль-Илецк тозының аклыгын һәм дым үткәрмәвен М. Ломоносов та билгеләп үткән булган. 123 еллык Развал күле бигрәк тә үзенчәлекле. Кайчандыр аның урынында Тоз түбә һәм гипс таулары булган. Алар арасыннан Песчанка дигән елга аккан. Ә аннан соң җир убылу нәтиҗәсендә Развал күле барлыкка килгән. Аны көчле биоэнергетикага ия дип саныйлар, мөселманнар исә июньнең өченче атнасында биредә кече хаҗ оештыралар. Аннан соң тоз тавында корбан чалына һәм казаннар асыла. Ходайдан сәламәтлек сорап килгән кеше җиде казаннан өчәр йотым шулпа эчәргә тиеш, дигән йола да саклана биредә.

 

Развал күленең файдасын чагыштыруда карасак, минераллыгы литрына 305 грамм туры килә. Рапаның тыгызлыгы исә бер квадрат сантиметр-га 1,2 грамм исәпләнә. Пермь өлкәсендәге Усть-Кач­ка, Америкадагы Зур тозлы күл, Синайдагы Кояшлы күл, Гер­маниядәге Висбаден сулыгы, Израильдәге Үле диңгез дә якынча шундый тыгызлыкка ия. Менә шуңа күрә монда бернинди тере организм яки үсемлек үсә алмый. Өстәвенә су үзеннән-үзе чистарыну үзлегенә ия. Сулыкта кеше иң күп чагында да ул 10-12 сәгать эчендә тулысынча чистарына. Шуңа күрә 7 гектар җирне генә биләп торса да, күл берничек тә пычрана, биредә холера кебек куркыныч чирләр үрчи алмый.

 

Халык чыннан да дәвала­нуга өмет итеп килә. Яр буенда тәннәре бозылган яки кул-аяклары зәгыйфь кешеләр шактый. Күл нәкъ менә тән һәм терәк-хәрәкәт авырулары өчен файдалы да инде.

 

Тузлучное дигән күл ләме белән файдалы. Әмма ләм сылап үтәли җилдә басып торып кына нәтиҗәгә ирешеп булмый икән. Хуҗабикәбез Лидия ханым әйтүенчә, аның бик тыныч эссе көнне авырткан урынга сыларга һәм целлофан пакет, чүпрәк белән урап кояшта кызынсаң гына сихәте бар. Дунино дигән күл суда бромның күплеге белән аерылып тора. Анысы нерв авыруларыннан, иммунитеты какшаганнар өчен кулай. Табиблар исә су һәм һава ванналарын чиратлаштырырга һәм икесендә дә егерме минуттан да артыграк юанмаска киңәш итә.

 

Кайчан барырга?

 

Биредә июньдә үк су коенырга ярый. Ә иң кызган чак июль ае һәм августның беренче яртысына туры килә. Курорт хезмәткәрләре әйтүенә караганда, пляжлар бер көнгә уртача 20-26 мең кешене кабул итә. Без машина номерлары буенча, Татарстан, Башкортстан, Самара, Чилә­бе, Петербург, Кавказ һәм Себер төбәкләреннән кеше күп килә икән, дип гөманладык. Августта халык күплеге карбыз сезонының башлануы белән дә аңлатыла. Июльдә парникта үстерелгән, бәләкәй карбызлар сатуга чыкса да, җирле халык аларны өнәп бетерми. Иң файдалысы һәм татлысы кырда (бахчаларда) тәгәрәп үскәне, ди алар. Монда карбыз, кавын бик күп үстерелгәнгә, сезон ахырында алар шалкан бәясенә генә кала. Димәк, тозлы күлләр белән генә чикләнмичә, ка­вын-карбыз ашап дәвалану форсаты да чыга.

 

Өч елдан соң

 

Биредә өч ел элек булган идем. Шактый уңай үзгәрешләрне күреп сөендем. Берен­чедән, күпләр санитария ка­гыйдәләренә туры килми дип зарланган чатырлар сүтелгән. Алар урынына яңалары салынып ята. “Азия” дигән бөтен уңайлыклары булган кондиционерлы зур гына кафе ачылган. Яшеллеккә, агач-куакка саран табигатьле далада суынып чыгарга бусы да бик ярап куйды. Күл тирә­сендә чүпне даими чистартып тору оештырылган. Кайту юлындагы бәдрәфнең бикле булуы һәм кафе эчендәге юыну бүлмә­ләренең еш кына ватылуы гына кәефне төшерде. Тозлы күлдән соң коену өчен яңа душлар корып куйганнар. Чиста, пөхтә, суы гына үзәккә үтәрлек салкын.

 

Өч ел элек шәһәр урамнары, парклары күңелне тарт-мый иде. Быел урамнар чәчәккә күмелгән, паркларның да шактый өлеше корыган агачтан, чүп-чардан арындырылган. Агач төпләрен чәчәк вазаларына әверелде­реп, эскәмия янәшәләренә агач сыннар урнаштырганнар. Кыл уртада балалар өчен мәйданчык, кафе төзелеше башланган. Төбәк музее эшчәнлеге бермә-бер алга киткән. Биредә шәһәр тарихын, тоз шахталары оешуны тәфсилләп өйрәнеп була.

 

Халыкка ни җитми?

 

Халык күлләрнең шәхси кулларга төшүенә канәгать түгел. Ничек инде кендек каның тамган, тирең түгелгән җирнең кыл уртасын тимер койма белән әйләндереп, су коену өчен акча түләп кереп була, ди алар. Кунаклар да бушлай файдалансын, болай да эшмәкәрләр кафелары, кунакханәләре белән байтак файда ала бит инде, дип аптырыйлар. Коймалар тотылганчы кызыграк иде, дип уфтана хуҗабикәбез: “Хәзер тоз шахтасына экскурсияләр дә бетерелде. Диварлар корып күп нәрсәне адәм күзеннән яшерделәр”, – диде ул. Узган ел бу уңайдан халык шактый шаулаган. Шул сәбәпле вакытлыча күлгә керү түләүләрен дә бетергәннәр. Әмма быел түләү кире кайтарылган. Ә халыкның дәгъвасын әлегәчә өлкә суды өйрәнә.

 

Җирле халыкның тагын бер үтенече бар: кунаклар су тирәсен пычратмасын иде, ди алар. Элек-электән рәхмәт йөзеннән күлгә тәң­кәләр ташлау гадәте калган. Ханнар, патшалар заманыннан бирле күл төбендә байтак байлык тупланган дигән сүзләр дә йөри. Ә менә биредә үзен тәртипсез тоткан кешегә күлнең бер файдасы да юк икән.


Гөлинә ХИСАМЕТДИНОВА
Ватаным Татарстан
№ 146 | 06.08.2011
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№4 (777431) / 12.08.2011 10:19:39

Себер якларында да шундый кул бар дип ишеттем. Рапалы. Ул да эшмэкэрлэр кулына калган икэн. Халык тузэ. Юкса куптэн баш кутэреп, коймаларын туздырып атарга кирэк бит инде. Тозлыкта кайный башлаганнар анысы. Ахырга житкерэ алырлар микэн? - риторик сорау...

№3 (777429) / 12.08.2011 10:14:22

Язган бит инде, тозда чир таяклары озак яши алмый дип

№2 (777158) / 09.08.2011 09:13:05

Ботен туберкулезниклар, черегэннэр, чирлелэр шунда бара, алла сакласын, булмаган чир алып кайтырсын терелэм дип...

№1 (777139) / 08.08.2011 21:59:06

Татарстан күлләре түләүлегә әйләнеп барганда,шифалы күлләр ничек бушлай була алсын?

Лужок хатынының милке булып санала түгелме соң бу Тозлык?

▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar