|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.08.2011 Язмыш
Күрәчәкне күрми гүргә кереп булмыйЯкшәмбе көнне кич белән авылда, «Әлфияне ире мунчада өстенә бер таз кайнар су коеп үтергән», дигән хәбәр таралды. Әлфиянең әнисе Мәрьям апа, әлеге куркыныч хәбәрне ишетеп, йөрәген тотып егылган. Ярый әле шәфкать туташы күршеләрендә генә яши, ул, тиз генә укол ясап, ашыгыч ярдәм машинасын чакырткан. Хастаханәдә авыр хәлдә яткан Мәрьям апа кызы Әлфияне күмәргә кайта алмады. Үзенең туганнары, кода-кодагыйлары, авыл халкы Әлфияне соңгы юлга кадерләп озатты... Мәрьям апа өч баласын да ялгыз үстерде. Иреннән аерылганда Айсылуга – 5, Әлфиягә – 3, Булатка 1,5 яшь иде. Кызлары бик тырыш, акыллы булып үстеләр. Ә менә Булат кечкенәдән иркә булды. Якын туганнарының, «улың гел әтисенә охшап үсә, аның кебек ялкау, эгоист», диюләренә Мәрьям апаның хәтере дә калгалый иде. Дөрес, ул аның шулай икәнлеген үзе дә сизде, тик ана кешенең үз баласын беркайчан да начар итеп күрәсе килми, күргәндә дә, балалыгы белән генә шулайдыр, үзгәрер, дип өметләнә. Улының начар гамәлләрен күрсә дә, үсә төшкәч үзгәрер әле, дип, үз-үзен юата иде Мәрьям апа.
Югары белем бирә алмаса да, ике кызын да укытырга тырышты ул. Икесе дә педагогика училищесын тәмамлады. Белгечлекләре буенча эшкә урнаштылар. Айсылу Казанда калды. Ә Әлфия, мәктәптә укыган вакытында ук очраша башлаган егеткә – Мансурга кияүгә чыгып, күрше авылда яши башлады. Әле кияү булганчы ук, Мансурның салгаларга яратканлыгын ишетеп белсә дә, кызына каршы килә алмады Мәрьям апа.
Ә менә олы кызы Айсылу кияүгә соң чыкты. Үзе чибәр, үзе чая кызга күз төшерүчеләр дә күп булды. Тик Айсылуның нишләптер аларның берсенә дә күңеле ятмады. 35 яшенә җиткәндә генә ул тәвәккәлләргә булды. Танышлары аны төрек кешесе белән таныштырды. 50 яшьлек Кәмранга кияүгә чыгып, Төркиягә китеп барды. Үзеннән еракка җибәрәсе килмәсә дә, анысына да каршы килмәде Мәрьям апа. Айсылу китеп баргач, ана кешегә бигрәкләр дә авыр булды. Авылда эшсезлек, күңелсез. Егетләрнең җыелышып эчүдән башка эшләре юк. Булат та шуларга ияреп тәмам бозылгач, Айсылу аны үзе белән Казанга алып китеп, эшкә урнаштырган иде. Фатирда бергә тордылар. Эшен ташламасын өчен, энесен эшкә җайлап озата, акчасын юк-барга әрәм итмәсен, дип, аны контрольдә тота, керен юа, ашарына пешерә иде Айсылу. Айсылу китеп баргач, Булат рәхәтләнеп үзенчә яши башлады. Эшкә бармый, дуслары аңа аулакка кызлар алып килеп күңел ачалар. Кыскасы, көн дә бәйрәм. Фатир хуҗасы үзен куып чыгармаса, нәрсә булып беткән булыр иде. Фатир хуҗасына соңгы ике ай өчен акча китереп, Мәрьям апа малаен үзе белән алып кайтып китте. Ә ике-өч атнадан Булат белән Казанда очрашып йөргән, аңардан балага узарга да өлгергән Ләйсән кайтты. Әмма моның да ахыры хәерле генә бетмәде. Ләйсәннең баласы төште. Хәер, ул моңа алай артык борчылмады, бәхетемәдер, дип, Казанга кире китеп барды.
Шул тынычсыз көннәрдә Әлфиянең дә ире эчүгә сабышты. Ул, көн дә эчмәсә дә, бер «авызланса», атналар буе сала. Аек булмаганда, холкы да бик үзгәрә, юкка көнләшә, хатынына да, балаларына да кул күтәрә. Шимбә көнне Әлфия өйдә үзе генә була. Күрәчәге булгандыр инде, балаларын бер атнага әбиләренә кунакка озаткан иде ул. Соң гына мунчага керә. Ул да түгел, исерек ире кереп, кайнар сулы тазны Әлфиянең башына аудара да чыгып китә. Өйгә кереп караватка ава һәм иртәнгә кадәр уянмыйча йоклый. Уянып китсә, хатыны өйдә юк. Хатынын эзләп абзарга керә, бакчага чыгып карый. Ә мунчага кереп карарга исенә дә килми. Башы чатнап авырта, каяндыр табып алып баш төзәтә дә кырга эшкә чыгып китә. Күршеләре, төш вакытында абзарда бертуктаусыз сыер мөгрәгән тавышны ишетеп, Әлфияләргә керәләр. Сыер көтүгә куылмаган, бер-бер нәрсә булмагандыр бит, дип, йорттан Әлфияне эзлиләр һәм үле килеш мунча идәненнән табып алалар.
Күрәчәгеңне күрми гүргә кереп булмый, диюләре шушыдыр инде.
Диләрә САДЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|