|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.07.2011 Мәдәният
Бөек җырчы илендәНәкъ шул көнне Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең гран-при иясе, талантлы яшь җырчы Филүс Каһиров Актукта концерт бирде. Дин әһелләрен, авылдашларын Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, “Идел” журналының баш редакторы Рифат Фаттахов сәламләде. Шушы мәдәни чарада катнашучы Равил хәзрәт Россия мөфтиләр советы исеменнән Мәскәүнең “Нур” ислам оешмасы рәисе Зиннур Хәсәновны, Дзержинск якларында мәчет төзүгә зур өлеш керткән Мостафа Хафизовны һәм Рифгат Авзаловны медальләр белән бүләкләде. Рифат Әхмәтович мөфтигә Рәшит Ваһаповның тормышы язылган китап, аның җырлары белән диск бүләк итте. Тамашачыларны Мәскәү татарлар милли-мәдәни үзәге рәисе Әнвәр Хөсәенов, Рамил хәзрәт Беляев, Фәйзал әфәнде Соморонд җыр бәйрәме белән котладылар. Аннары ике сәгать буе тамашачыларны Филүс Каһиров үзенең матур, моңлы җырлары белән сөендерде. Яшь җырчы Азат Хәсәновка, биюче Айбикә Фат-таховага да алкышларның иң кайнары булды.
Көн ахырында мөфти Равил Гайнетдин Зур Рбишча мәчетләрендә булып мөселманнар белән аралашты, Абдулхамит Садековның каберен яд итте.
Автор фотосы.
Н.ТАҺИРОВА |
Иң күп укылган
|