поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
29.07.2011 Җәмгыять

Сукбай этне нишләтим?

Якуб Ибраһимов үз йорты белән Казанның Восточный бистәсендә гомер итә. "Авылга хатынымның әти-әнисе янына кайткан идек. Без кайтуга этләре балалаган. Өлкәннәрне жәлләп, шуларны Казанга алып килдек. Ул вакытта үзебезнең дә Гүзәл исемле этебез бар иде. Алар янына тагын бер урам эте дә ияләште. Аның ике баласы булды, – дип сөйли ул. – Барысына да зур итеп оялар ясап куйдым. Алар яши торган мәйданны сетка белән әйләндереп алдым. Тик күршеләремә минем этләр асравым ошап бетми. Үземә дә килеп- килеп әйтәләр. Алар бит көтүләре белән һөҗүм итәргә мөмкин. Ычкынсалар, өзгәләп тә атачаклар. Үзем дә башкалар өчен куркам. Тик үтертергә жәллим".

Якуб Хәмзә улы этләрен урнаштыру теләге белән Столбищедагы приютка да барып караган. Тик ул күптәннән тулы икән инде. "Этләрне бик яратам шул. Җан ияләре бит. Электән машинама ризык тутырып, урам эт­ләрен ашатып йөри идем. Приютка барганда да, этләремә урын булмаса гына ярар иде, дигән яшерен теләк белән бардым", – ди Якуб әфәнде.

 

Хәер, Столбище приютының да язмышы аяныч хәлдә. Аны 2003 елда Сәрия Аширова ачып җибәрә. Тик ул йөрәк өянә­геннән үлеп киткәч, андагы җи-тәкчеләр бер-бер артлы алышына. Хәзерге вакытта биредә директор вазыйфасын Лариса Шәймәрданова вакытлыча башкара. "Приютта дүрт волонтер эшли. Биредә 200дән артык эт бар. Урын булмаса да, көчекләрен калдырып китәләр. Үзебезгә алырга туры килә. Ашату мәсьәләсе бик авыр бит. Көненә 60 килограмм субпродукт, 80 килограмм ярма кирәк. Безгә бернинди дәүләт ярдәме юк. соң­гы араларда хәтта кешеләр дә булышмый. Ашарга пешерер өчен казаныбыз да юк. Суны да ике сәгатькә генә бирәләр. Этләр эсседә әлсерәп утырырга мәҗбүрләр. Авырып киткән этләрне клиникага алып барыр өчен машинабыз юк. Әнә бер эт яраланган килеш ярдәм сорап ята. Ветеринар хезмәтенең стерилизациядән башка хез­мәтләренә дә түләргә кирәк", – ди волонтер Гөлнара Халикова.

 

Менә шуңа да инде Якуб әфәнде этләрне үзе янында калдыруны кулай күргән. Бүген аның 9 эте бар. Ашарларына 12 литрлы казанда пешерә икән. Бер алганда 20 килограмм тавык ите, 15ләп капчык солы ярмасы алып куялар. Күптән түгел генә, үрчемәсеннәр өчен, ана этләргә стерилизация ясатканнар. "Гөнаһ булмасын дип, авылдашым Вәгыйз хәзрәттән шалтыратып рөхсәт сорадым. "Аллаһы Тәгалә кешеләргә акыл биргән, ул хайваннар белән ничек тели, шулай эшли ала", – дип җавап алгач кына, бу эшкә җөрьәт иттем". Якуб әфәндегә өч урам этен өчәр меңгә, ә соң­гысын (урамда яши торганын) 4850 сумга стерилизацияләп биргәннәр.

 

Гарәп илләрендә ана эт белән ата этләрне аерым тотып, аларның үрчүен киметүгә ирешкәннәр. Нигә дип безгә дә бу ысулны сайламаска соң? Без нигәдер, урам этләре кемгәдер ташланган, кемнедер талаган очракта гына, бераз шаулап алабыз да, шуның белән вәссәлам. Әмма бит дүртаяклы дусларыбызның да язмышын хәл итәргә кирәк. Бәлки җитәкчеләр бу хакта уйланыр әле. Җан ияләре бит, бигрәк жәл.

 

Татарстанда хуҗасыз калган эт-мәчеләрне урнаштыру буенча төрле оешмалар эшли. Шуларның берсе – "Зоозабота". Ул 2010 елның гыйнвар аеннан бирле гамәлдә. Биредәгеләр эт-мәчеләрне дәвалый, аларга хуҗалар эзли. Әмма аларның да эшләре мөшкел. Дәүләт тарафыннан бернинди дә ярдәм ала алмыйлар. Хәтта эт-мәчеләрне яшәтеп торырга урыннары да юк. Кайбер мәчеләрне хуҗа тапканчы волонтерлар үз өендә тотарга мәҗбүр. Алар инде 600 эт, 300 мәчегә яңа хуҗа тапкан. Гөлназ Гыйләҗева – әлеге оешма әгъзасы. "Кешегә ташлана торган кыргый этләрне агулап үтерергә була, калганнарын стерилизацияләргә кирәк, – ди ул. – Ана эт янына ата этләр җыелгач, алар кешегә ташлана. Этләр-не атып кына әлеге проблеманы хәл итеп булмый. Ә инде стерилизация ясатсаң, һөҗүм дә итмиләр, үрчү дә кимеячәк. Без, этләр приютта гомумән яшәргә тиеш түгел, аларның һәркайсының үз хуҗасы булырга тиеш, дигән фикердә торабыз. Кешеләр хәтта өйдә тота торган эт-мәчеләрен дә стерильләштерсен иде. Чөнки бу эш эшлән­мә­сә, эте-мәчесе балалагач, кеше бер-ике тапкыр белдерү биреп карый да, аларны чүплеккә чыгарып ташлый. Менә шуннан соң урам этләре, мәчеләр арта да инде. Әлеге проблема дәүләт тарафыннан хәл ителергә тиеш", – ди Гөлназ.

 

Казан мэриясе порталыннан алынган мәгълүматларга караганда, Казанда сукбай этләр проб­лемасын хәл итәргә 19,8 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Бу хакта "Эшлекле дүшәмбе"дә сөйләшү булган. Ел башыннан "Хуҗасыз этләрне тоту хезмәте" тарафыннан байтак эшләр башкарылган. Бирегә көн саен 30-40 кеше мөрәҗәгать итә икән. "Быел гына 2640 этне тотып алдык. Иң элек әлеге этләргә котыру чиреннән вакцина ясыйбыз, бетләрдән арындырабыз, аларны юындырабыз. Стерилизация ясагач, кайберләре хуҗасына тапшырыла, калган иясезләре үз ишегалларына кайтарыла. 2010 елда 3052 этне стерильләштердек, шуның 2462се яңа хуҗалар тапты", – диелә анда. Шулай ук Казанда хуҗасыз этләрне тоту өчен халыкара таләпләргә туры килердәй үзәк ачылырга мөмкинлеген дә әйтеп узды. Әмма әлеге үзәк зур чыгымнар сорый. Якынча 15-18 миллионга төшәчәк бу үзәкне шәхси эшмәкәрләр хисабыннан төзиячәкләр. Монда урнашачак клиникада ветеринар хезмәтләр хәзерге бәяләрнең яртысы гына булыр дип көтелә. Бина евро-стандартларга туры киләчәк. "Һәр этнең аерым вольеры булырга тиеш. Монда яхшы җилләткечләр куелачак. Шулай ук үзәктә тәүлек буе этләрне коткару хез­мәте дә эшләячәк. Әгәр дә бер эт коега төшә икән, аны коткарырга кирәк булачак", – дигән хәбәр бар.

 

"Урам этләре тешләвеннән ел саен 4 меңнән артык кеше хастаханәгә мөрәҗәгать итә. Бу көненә 10-12 кешене эт тешли дигән сүз. Әле табибка күренмичә калган кешеләрне дә санасаң, бу сан артырга да мөмкин. Шуңа күрә кичекмәстән хастаханәгә яки травмпунктка барырга кирәк. Котыру чиренә каршы прививканы хәзер билгеле бер схема белән кадыйлар. Элеккеге төсле 40 укол түгел, 90 көн эчендә 6 укол гына кирәк булачак. Котыру чиренә каршы вакцина республикада җитәрлек. Ел саен әлеге максатка шәһәр бюджетыннан 4 млн сумнан артык акча бүлеп бирелә", – ди Казан шәһәренең баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.

 

Илүсә Мин­һаҗева (Биектау районы, Коркачык авылы): "Авылыбызда бер төркем хуҗасыз этләр йөри. Үзебезнең генә өч тавыгыбызны тотып ашадылар. Җирле үзидарәгә дә барып карадык. Хуҗасыз этләрне аттыра алмыйбыз, хәзер бу рөхсәт ителми, диләр. Участок инспекторы исә, йорт тирәгездә этләр күренүгә безгә шалтыратыгыз, дип җавап бирде. Әмма аларны бер урында тотып булмый бит. Урам этләреннән иза чигәбез инде".

 

Кадрия Кашапова (Питрәч районы): "Элегрәк безнең якта бер кеше этләрне атып йөргән иде. Озакламый бер-бер артлы туганнарына бәла-каза килде. Кешеләр эт каргышы төшкән, диделәр. Ул ягын да уйларга кирәк".

 

Җырчы Зөлфәт Зиннуров: "Җан ияләренә кул салырга кирәкми. Шуңа күрә аларны атуга каршымын. Бетләп, ачлы-туклы интегеп йөрүләре дә жәл. Проблеманы приютка урнаштыру гына хәл итми. Бәлки, берәр питомник ясап, анда этләрне урнаштырырга кирәктер".

 

Фердинант Мәхмүтов (Әлки районы): "Миңа, мал табибы булып эшләгәч, һәр йортка керергә туры килә. Йорт этләре дә безгә бик комачау итә. Бервакыт хәтта бер эт тешләп тә алды. Котыру чире – бик йогышлы, начар авыру бит ул. Йортыннан 1 метр китә икән, эт урамныкына әйләнә инде. Авыл җирлекләре әлеге хәлне тикшереп торырга, этләрне җыю оешмалары белән бергә эшләргә тиеш".

 

Физәлия Вакифова (Теләче районы): "Безнең авылда хуҗасыз эт юк. Ә менә Казанда көтүе белән этләр ташланган иде. Кычкырып, кешеләрне ярдәмгә чакырган тавышымнан куркып качып беттеләр. Ярый әле зыян салмадылар. Хәзер тынычрак урыннардан йөрергә дә куркам. әлеге этләр төрле чир таратып йөриләр, тиз үрчиләр. аларны атарга кирәктер дип саныйм. Хуҗасына кирәк эт кадер-хөрмәттә яши ул".


Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ 139-140 | 29.07.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»