|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.07.2011 Җәмгыять
Паролеңне ятлый торОзакламый пенсияне кулга бирми башлаячаклар. Лаеклы ял акчаларын пластик карталар ярдәмендә алырга тәкъдим ителә. “Россия Почтасы” дәүләт оешмасы акционерлык җәмгыятенә әверелергә һәм, почта ташучыларның эшен киметеп, шул рәвешле акчаларын янга калдырырга ниятли. Хәзер авылларда яшәүче әби-бабайларга пенсияне өйгә китереп тапшыралар. Моның өчен почта ташучыга пенсиянең 1,17 проценты күләмендәге “рәхмәт акчалары” түләнә. Беренче карашка әллә ни күп булып тоелмаган сумма (10 мең сумнан почта хезмәткәренә якынча 100 сум гына тәти) елына 30 миллиард сумга кадәр җыела. Нәтиҗәдә “Россия Почтасы” хәтта 8 миллиард сумлык зыян да күрә икән.
Шуңа банклар белән хезмәттәшлек ярдәмендә оешма пенсия ташу чыгымнарын мөмкин кадәр киметергә ниятли. “Пластик карталарны куллану – халыкка социаль түләүләрне җиткерүнең иң заманча һәм куркынычсыз юлы”, – дип белдергән бу хакта “Россия Почтасы” җитәкчесе Александр Киселев. Планнары изге анысы. Тик авылларда әлеге максатларны тормышка ашырыр өчен шартлар җитеп бетми. Күп кенә төбәкләрдә банк түләү системасы үсеш алмаган. Мисал өчен, Россия буенча 42 меңгә якын почта бүлеге булса, “Сбербанк”ның филиаллары ике тапкыр кимрәк. Киләчәктә махсус терминалларны барлык почта бүлекләренә дә урнаштырырга ниятлиләр. Инде аннан соң да, берәр сәбәп аркасында, әби-бабай пластик карта белән куллана алмаса, пенсияләрне элеккечә өйләренә китерүне дәвам итәчәкләр.
|
Иң күп укылган
|