|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.07.2011 Медицина
“Больничный” үзгәрдеХезмәткә яраксызлык кәгазенең яңа формасы гамәлгә керде. Республиканың барлык медицина учреждениеләре 1 июльдән башлап авыруларга яңа больничный кәгазьләре бирә башлады. Бу турыда тулырак мәгълүмат алу өчен РФ Социаль иминият фондының Татарстандагы бүлекчәсе идарәчесе Рамил Гайзатуллинга мөрәҗәгать иттек. – Рамил Ринатович, хезмәткә яраксызлык кәгазе бланкын үзгәртү ни өчен кирәк булды һәм ул элеккегесеннән нәрсә белән аерыла?
– Сер түгел, соңгы елларда ялган больничный кәгазьләре юнәтеп, пособие алу очраклары ешайды. Нәкъ менә шушы хәлгә чик кую өчен хезмәткә яраксызлык кәгазенең яңа бланкы эшләнде һәм ул июнь ахырында РФ Социаль иминият фонды боерыгы белән әйләнешкә кертелде. Бланк хәзер зәңгәр төстә булачак, тутыру өчен кырыйларында сары төстәге кырлар калдырылган. Икенче ягы да шул ук төстә. Анда бланкны тутыру буенча аңлатма язылган. Яңа бланк искесеннән ике тапкыр зурак. Бланкны яктыга куеп караганда, анда РФ Социаль иминият фонды эмблемасы күренә. Бланкның алгы ягында фәкать эш бирүче тутыра торган кырлар өстәлгән. Анда эш урыны, хезмәткәрнең иминият стажы, уртача хезмәт хакы күрсәтеләчәк. Яңа бланкның искесеннән төп аермасы шунда: аны тулысынча автомат рәвештә эшкәртеп булачак. Моның өчен өстәге уң як почмагында штрих-код урнаштырылган, шулай ук хезмәткә яраксызлыкның сәбәбе, режим бозу очраклары (әгәр алар була калса) һәм башка кирәкле мәгълүматлар турында кодлар бар. Хезмәткә яраксызлык кәгазенең менә шундый итеп эшләнүе киләчәктә больничныйны кәгазьсез генә рәсмиләштерергә мөмкинлек бирәчәк.
– Яңа бланклар белән беррәттән искеләре дә гамәлдә булачакмы?
– Юк, иске үрнәктәге бланклар 1 июльдән гамәлдә булмаячак һәм аларның барысы да – ә аларның запасы бездә 150 меңгә якын – кулланыштан алыначак.
– Яңа бланклар авыруларга мәшәкать тудырмасмы?
– Авырулар өчен андый нәрсә булмас дип уйлыйм. Ә менә медицина хезмәткәрләре өчен яңа үрнәктәге бланкны тутыру башта мәшәкатьләр тудырыр, вакытны да күбрәк алыр. Ни дисәң дә, кодларны дөрес тутырырга, күпсанлы ячейкаларга саннарны пөхтә итеп язарга кирәк бит.
– Рамил Ринатович, республикада вакытлыча хезмәткә яраксызлык буенча хәлләр ничегрәк тора?
– Бүгенге көндә хезмәткә яраксызлык буенча пособиеләр түләү Социаль иминият фонды чыгымнарының төп өлешен тәшкил итә. Узган ел гына да больничныйларга пособие түләүгә 4 миллиард сумнан күбрәк акча тотылды. Бу фонд бюджетының 70 проценты дигән сүз. Барлыгы 1 миллион 100 мең тирәсе больничный кәгазенә акча түләдек. Тикшерелгән больничный кәгазьләренең 3 процентының ялган булуы ачыклана. Шуңа күрә дә без хезмәткәргә больничный кәгазенең дөрес бирелү-бирелмәвен ныклы контрольдә тотабыз.
Мәүлетҗан ӘХМӘТҖАНОВ |
Иң күп укылган
|