поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
05.07.2011 Җәмгыять

Кәбестәгә каршы... дөге

Башкалада азык-төлек бәя­ләре арзанайган. Белгечләр әнә шулай дип ышандыра. Татарстанстаттан алынган мәгълүматларга караганда, барыннан да бигрәк кәбестә һәм суган очсызланган. Белгечләр моны сатуга яңа уңыш чыгу белән аңлата. Тик Казанның Колхоз базарында бәя­ләр төшү турында "Ватаным Татарстан" хәбәрчесеннән генә ишетеп белделәр.

Җәй башлану белән бәяләр үзгәрде, дип ышандыра түрәләр. Рәсми мәгълүматларга караганда, очсызланган азык-төлек исемлегенең башында кәбестә урнашкан. Июньдә аның бәясе 2,4 процентка түбәнәйгән. Икенче урында – суган. Ул 1,2 процентка арзанайган. Шулай ук йомырка (4,9 процент), шикәр комы (0,9 процент), көнбагыш мае (0,5 процент), токмач (0,5 процент) һәм вермишель (0,5 процент) дә очсызланган товарлар исемлегендә. Аның каравы, соңгы арада дөге бәясе сизелерлек кыйммәтләнгән. Базарда бер кило ярманың бәясе ким дигән­дә 34 сум тора. Татарстанда яшәүчеләр тавык һәм балык та күбрәк ашый башлаган, ахры. Июньдә тавык ите – 0,6, ә туңдырылган балык 0,9 процентка кыйммәтләнгән.

 

"Яңа уңышның былтыргысына караганда арзанрак булганын кайчан күргәнегез бар? – дип гаҗәпләнде Чуашстаннан китерелгән яңа бәрәңге сатучы Роза апа. – Ки­лосы 40 сум тора. Иске бәрәңгене алсаң, 35 сумнан да биреп җибә­рәм". Шикәр комы һәм көнбагыш мае арзанайган икән, дигән хәбәргә дә базарда гаҗәп­ләнделәр генә. "Кышка кайнатма, салат ясау, яшелчә тозлау вакыты җитә бит. Нигә бәяләрне төшерик?" – ди сатучылар. Хуҗабикәләр тагын бер-ике атнадан базарга агылыр, дип көтәләр. Сатып алучыларның да моңа әллә ни исе китми. "Берсенең бәясе төшсә, икенчесенекен күтәреп куялар. Азык-төлек очсызланганны көтмибез дә инде хәзер, иң мөһиме кыйммәтләнмәсен", – диде базарга сөт ризыклары алырга килгән Фәүзия әби. Колхоз базары бәяләрен сезгә дә тәкъдим итәбез.

 

Җиләк-җимеш, яшелчә

 

Бәрәңге – 40 сум

 

Кәбестә – 40 сум

 

Кишер – 50 сум

 

Чөгендер – 50 сум

 

Суган – 40 сум

 

Сарымсак – 80 сум

 

Кыяр – 45 сум

 

Помидор – 60 сум

 

Борыч – 120 сум

 

Яшел тәмләткечләр – бер бәйләме 10 сум

 

Алма – 65-120 сум

 

Әфлисун – 65 сум

 

Лимон – бер данәсе 13 сум

 

Шәфталу(персик) – 110 сум

 

Абрикос – 80 сум

 

Сөт, май ризыклары, йомырка

 

Авыл сөте – 35 сум

 

Каймак – 180-250 сум

 

Атланмай – 130-250 сум

 

Авыл эремчеге – 130 сум

 

Корт – бер стаканы 50 сум

 

Авыл йомыркасы – дистәсе 38-44 сум

 

Ит

 

Сыер ите – 180 сумнан башлап (билдәмә – 260 сум)

 

Тавык ите – 114 сумнан башлап

 

Каз – 1200 сум

 

Ярмалар

 

Карабодай – 93 сум

 

Шикәр комы – 34 сум

 

Он – 18 сумнан башлап

 

Дөге – 34 сумнан башлап

 

Борчак – 28 сум

 

Тары ярмасы – 52 сум

 

 

* * *

 

Ә сез бәяләр төшкәнен сизәсезме?

 

Хафиз МИРГАЛИМОВ, депутат:

 

– 20 ел базар мөнәсәбә­тендә яшибез. Шул вакыт эчендә бәяләрнең шул рәвешле күтәрелү-төшүе халыкка бер дә уңай тәэсир итмәде. Әгәр пенсия, хезмәт хакы арта, дип әйтсәләр, шатланыр идем. Бәяләрнең төшүе исә вакытлыча гына бит. Өстәвенә, исемлектә ипи, ит ише һәр көнне өстәлдә була торган продуктлар юк. Без бит суганны, йомырканы көн саен күпләп ашамыйбыз. Шунлыктан әлеге товарларның арзанаюы кеше мәнфәгатьләре кайгыртырлык, тормыш сыйфаты яхшыруына тәэсир итәрлек күләмдә түгел.

 

Мәдинә МАЛИКОВА, язучы:

 

– Бакча сезоны башлангач, кибеткә сирәгрәк йөрибез. Шуңа бәяләрнең төшүен сизмәдем. Яшелчә өлгергән вакытта аларның кибеттә арзанаюы кулланучыга әллә ни тәэсир итми инде. Мәсәлән, суганны күптән сатып алган юк. Озакламый кәбестә дә өлгерәчәк. Шикәргә бәя чыннан да төшсә, куанычлы хәбәр булыр иде. Кайнатма ясаучылар ел саен аның кыйммәтләнүеннән тилмерә бит.

 

Азат АДИЕВ, "Райян" төркеме солисты:

 

– Сәүдә өлкәсендә эшләгән кеше буларак, базарда олы яшьтәге апаларның 10-50 тиенне янга калдырыр өчен аяк ите ашап йөрүләрен күреп торам. Алар өчен бәяләрнең 1-2 сумга төшүе, билгеле, бик мөһим. Шунысы кызганыч: товар арзанайса да, шатланган, канәгать булган кешеләрне соңгы арада очратканым юк. Моның икенче ягы да бар, билгеле: этикеткалардагы саннарның кимүе сезонлы, теге яки бу товарга дефицит булмауга гына бәйле. Дәүләт, халык тормышын яхшыртырга теләп, сәяси алымнар кулланып, бәяләрне махсус киметсә икән ул.

 

Нәҗибә ИХСАНОВА, Россия һәм Татарстанның халык артисты:

 

– Бәяләр төшүенә игътибар итмәдем. Шулай да бу хәбәр чынбарлыкка туры килсә, яхшы булыр иде. Халык өчен һәр арзанаю шатлыклы инде ул. Дөрес, тормышның хәзерге кебек киеренке мәлендә бәяләрнең аска тәгәрәве беркадәр куркытып та куя. Чит илләрдә сатылмыйча яткан түбән сыйфатлы товарларны безгә "төртергә" маташулары түгел микән?


Эльвира ШАКИРОВА
Ватаным Татарстан
№ 119-120 | 01.07.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»