|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.07.2011 Шоу-бизнес
Уйный да, җырлый да, ремонт та ясый
Тулы исеме: Илшат Азат улы ГАЛИЕВ.
Туган көне: 1988 елның 24 сентябре.
Туган җире: Кукмара районы, Зур Кукмара авылы.
Белеме: 2010 елда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтының татар режиссурасы факультетын тәмамлаган.
Гаилә хәле: буйдак.
– Сәлам, Илшат! Ялгышмасам, син зур сәхнәгә иң әүвәл талантлы гитарачы буларак күтәрелдең. Музыка сәнгатенә ничек кереп киттең? Сөйлә әле!
– Мәктәптә укыган елларда музыка укытучысы Илфат абый гитарада уйнарга өйрәтте. Соңыннан шундый мавыгып киттем – кул бармаклары канаганчы уйный идем! Аннан авылдашым Рәмис Садретдинов белән танышып аралаша башладым. Ул һөнәре буенча металл коючы булып эшли. Буш вакытында матур-матур җыр текстлары яза, аларны үзе көйгә сала һәм гитарасын чиртеп үзе үк җырлый да. Мин аннан җырларын башкарырга рөхсәт сорадым, ул ризалашты. Тора-бара артистлар үз концертларына гитарачы буларак чакыра башлады...
– Һәм син Зөлфәт Зиннуровның гитарачысы булып киттең.
– Зөлфәт белән танышуымны мин тормышымда иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе дияр идем. Бу кешегә мин чиксез рәхмәтле! Без Айгөл Бариева концертында таныштык. Мин гитарачы, ә ул алып баручы иде. Концерттан соң яныма бер өем билет тотып килде дә: «Бу минем концерт билетлары, гитарачым буласыңмы?» – дип, конкрет сорау бирде. Мин: «Булам!» – дидем, шуннан башланды инде гастрольләр (көлә).
– Сәхнә артисты гына түгел, кино артисты да бит әле син. «Яланаяклы кыз» фильмында уйнаганнан соң, туган авылыгызда сиңа уйнаган героең исеме белән, Радик дип эндәшә башламадылармы?
– Юк. Шулай да мине телевизордан күреп бик сөенделәр, авылдашлар арасында бер башка үсеп киткәндәй хис иттем үземне. Мин кечкенәдән актер булырга, кинода төшәргә, сәхнәдә уйнарга теләдем. Аллага шөкер, бу хыялларым тормышка ашты. Институтны тәмамлаганда Г.Камал театры сәхнәсендә Фәрит абый Бикчәнтәев, Туфан абый Миңнуллиннар каршында «Шәҗәрә» спектаклен куйдык. Институтта Наилә Гәрәева курсында укыдык.
– Ә «Ак юл» төркеме ничек барлыкка килде? Ни өчен «Ак юл»?
– Җәй айларында авыл яшьләре жыелышып кич утыра идек. Рәмис шунда гитарасын алып чыга, әкрен генә үзенең җырларын көйләп утыра, мин дә аңа кушылып уйнаштыргалый башладым. Аннары инде якынрак аралашып китеп, төркем оештырырга булдык. Состав алышыну һәр төркем өчен дә табигый хәлдер ул. Башта без Рәмис Садретдинов белән икәү идек, соңрак Илшат Сәгъдуллин дигән егет белән ижат иттек. Хәзер, юллар аерылгач, үзем генә чыгыш ясыйм. Шулай да төркемнең исеме югалуын теләмим. Бәлки аны «АК ЮЛ» проекты дип атарга кирәктер. Безнең шулай аталган бер татар рок-төркеме турында кино төшерергә хыял бар иде. «АК ЮЛ» ул – шушы кинода уйнаучы төп геройларның инициаллары, ә без башкарган жырлар – кинога саунд-трек итеп язылган жырлар. Киләчәктә, бәлки, бу хыял да тормышка ашар дип өметләнәм.
– Син татар дискотекаларында чыгышлар ясыйсың, Зөлфәт Зиннуров концертларында җырлыйсың. Ә радио-телевидение белән эшләр ничек?
– Минем кайбер жырларны «Яна Гасыр», «Кукмара авазы» радиосында ишетергә була, тиздән яңалары яңгырый башлар дип көтәм. Телевидениедән әлегә күбрәк музыкант буларак күренәм.
– Альбом чыгару мәсьәләсендә эшләр пешәме?
– Хәзер бу төп максатларның берсе инде. Әкренләп жырлар туплана. «Рәхмәт сиңа», «Сагыну», «Югалган минутлар», «Сөю», «Синдә генә», «Төнге шәһәр», «Мәхәббәт иле», «Сүнгән сөю», «Яз», «Адашкан өмет» кебек дистәләгән җырыбыз бар. Чыгарырбыз, Алла теләсә.
– Клип төшерергә дә хыялланасыңдыр?
– Хыялланмаган кая. Тик бөтен нәрсә акчага килеп терәлә шул. Шуңа күрә спонсорлар эзлибез. Яшьләргә иҗади юлларында булышырга теләүчеләр, Аллага шөкер, бар барын. Әлегә альбомны чыгарасы иде.
– Тамашачың урамда танып автограф сорыймы?
– Кайчак таныйлар. Автографны күбесенчә концертлардан соң бирәм.
– Яшь, талантлы артистка күп кызлар кызыга торганнардыр? Йөрәгеңдә алар өчен урын табыламы?
– Минем сөйгән кызым бар бит. Бер-беребезне мәктәптән үк белсәк тә, укыган чакта аралашкан юк иде. Ярый әле шул интернет бар. Казанга килгәч, «Вконтакте» социаль челтәрендә аралашып киттек. Искә төшсә, кызык хәзер. Аңа: «Син бу хатны укыгач, һичшиксез, минем белән очрашып, бер чокыр каһвә эчәргә тиешсең!» – дип язган идем. «Бу спаммы әллә!» дип җавап килде. Әйе, мин әйтәм, утырганнар ди сиңа татарча спам җибәреп! Шуннан башланып китте инде…
– Музыка синең төп эшеңдер инде?
– Алай ук түгел. Дус егетләр белән ремонт бригадабыз бар, отделка эше белән шөгыльләнәбез, фатир, коттеджларны ремонтлыйбыз. Бу эшемне дә яратам. Гел уйнап та җырлап кына яшәп булмый бит хәзерге заманда.
– Буш вакытларыңны ничек үткәрәсең?
– Бар булган буш вакытымны якыннарым, дусларым белән үткәрергә тырышам. Аннары спорт белән шөгыльләнәм, сәхнә кешесенә ансыз булмый! Футбол, баскетбол, йөзү белән мавыгам, мунчада чабынырга яратам.
Фәнил ГЫЙЛӘҖЕВ |
Иң күп укылган
|