|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.06.2011 Шоу-бизнес
Альбина Апанаева: «Мин булмасам, кем?»Альбина белән ул самолет трапыннан төшү белән үк күрештек диярлек. Җырчы кызның Төркиянең Дәнизле каласыннан, төрекләрнең «Төрекчә визион» (Turkce vizion) дип аталган III Халыкара төрки музыка фестиваленнән кайтып килеше иде. Альбинаның әлегә кадәр шундый зур вакыйга вәкиле булып, Татарстанны үзенең «Китәм, димә» дигән җыры белән танытуына ышанасы да килми. Монда иң төп шарт: интернет челтәренә эләккән клибың белән төрекләр күңелен яулау. Былтыр әлеге фестивальдә Татарстаннан Мәликә катнашкан булса, быел әлеге бәхет Альбина Апанаевага күз кыскан. Быелгы чарада 20 илдән җырчы катнашкан икән, бәйгенең төп шарты булып җырыңны төрекчә башкару тора.
– Татарстаннан кала Молдова, Үзбәкстан, Әзәрбайҗан кебек илләр катнашты. Конкурс 14-15 мең тамашачыны сыйдыра алырлык тарихи амфитеатр бинасында узды. «TRT» дип аталучы төрек каналы аша туры эфирда трансляцияләнде. Мин, әлбәттә, мондый зур чарага чакырырлар дип көтмәгән идем – дулкынлану да, җаваплылык тою да зур булды. Бу бәйге урыннар бирмәсә дә, ул үзенә күрә бер көч сынашу. 15 июньдә узган әлеге чараны йомгаклау концертына Евровидение җиңүчеләре дә килгән иде. Алар белән рәхәтләнеп аралаштык.
– Әлеге зур мәктәпкә илткән юл булып талантың тордымы, үҗәтлегеңме?
– Мин кечкенәдән мөстәкыйль булдым. Чаллыда туып үстем, үзем теләп музыка мәктәбенең башта фортепиано, аннан хор бүлегенә язылдым. Үсә төшкәч, «Мизгел» җыр театрына йөри башладым – аның беренче карлыгачы идем дисәм дә була. Аннан инде Казан мәдәният һәм сәнгать институтының академвокал буенча Тамара Абдуллина классын тәмамладым. Моны ни өчен әйтәм диген – талантың була торып та, акрын хәрәкәтләнеп йөрсәң, үз тормышыңны үз кулыңа ала белмәсәң, аның файдасы шуның кадәр генә булыр иде дим.
– Бүген инде син татар эстрадасы җырчысы гына түгел, балаларга музыка белеме бирүче педагог та.
– Әйе, 14 нче музыка мәктәбендә вокал буенча дәресләр бирәм. Балалар белән эшләү бик ошый – ул үзеңнең тавышыңны тонуста тотуның дә бер тәэсирле чарасы. Тамашачы каршында чыгыш ясау минем тормышның нигезе булса, белем бирү, үз укучыларым булу яшәү мәгънәсе булып тора.
– Тамашачы булдыруда төп рольне репертуар киңлеге үтиме?
– Минем «Барыбер кадерле», «Сине яратуларым» дип аталган ике альбомымны да Оскар Усманов иҗат итте. Мин Оскарны профессионал дияр идем. «Чын дустым», «Китәм, димә» кебек җырларым визит карточкама әверелде. Әлбәттә, хәзер башка авторлар белән дә хезмәттәшлек итәм, җыр сайлауга һәрчак якын киләм. Яхшы репертуар булганда гына җырлар халык күңеленә керә ала дип саныйм. Бүгенге авторлар белән беррәттән халык җырларын да теләп башкарам.
– Кемнәрне татар эстрадасында бүгенге заман шәхесе дип атар идең?
– Чын-чынлап үзләренең гомерен иҗатка багышлаган шәхесләр минем өчен – Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичев, Венера Ганиева, Хәмдүнә Тимергалиева. Яшьләрдән Алсу Әбелханова, Дилә Нигъмәтуллина, Гүзәл Әхмәтованың эшләү рәвеше ошый. Нурзадәнең сәхнәдә иҗади янып яшәве, Лилия Муллагалиеваның тавыш киңлеге сокландыра.
– «Сольник»лар оештырган, чит төбәкләргә гастрольләргә йөргән, инде татар эстрадасында урта буын вәкиленә әверелгән кеше буларак, киләчәккә күрәзәлек тә итеп ал әле.
– Бездә тавышлар җитәрлек, ялтырап киткән талантлар күп. Әмма үз казаныбызда гына кайнау, берникадәр дәрәҗәдә үсәргә теләмәү эстраданың кайсыбер якларын үсештән тоткарлый. Менә төрек музыкасын гына алыйк – аның телен аңламасалар да, зур масса халык яратып тыңлый. Алар аранжировка, музыка, ниндидер харизма белән үзләренең эстрадасын дөньяви югарылыкка чыгара алган халык. Безгә дә әнә шул башка культуралар белән тыгыз элемтәдә булып, калыптан чыгу кирәк. Киләчәктә без дә шул яссылыкка эләгәчәкбез, дип гөманлыйсым килә.
– Ә сине әлеге эстрадага кемнәр әзерләде дисең?
– Иң беренче чиратта әнием Халидә. Әтием дә минем бүгенге уңышларымны күреп бик сөенер иде, кызганыч, миңа 14 яшь булганда, ул дөнья куйды. Әнием апам белән мине берүзе аякка бастырды. Мин 18 яшьтә Казанга чыгып киттем, аннан үземне үзем кайгырттым. Бишенче курс ахырында җырлый башладым, «Оскар Рекордс» белән хезмәттәшлек иттем. Инде ялгызым «йөзәм». Аллага шөкер, хәзер әнием Казанга күченеп килде, ул минем һәр башлангычымда үзенең хәер-фатихасын бирүче кеше.
– Бигрәк тәвәккәл кеше үзең – инде шушы яшьтә үз бизнесыңны да ачкансың.
– «Тантана» бәйрәм үзәген ике ел элек ачкан идем, ул әйбәт кенә эшләп китте. Үземә фатир, машина алгач, тагын нигә дә булса омтыласы килгәннән туган уй иде – ул тормышка ашты. Хәзер безнең үзәк ярдәмендә туй, тантана уздыручылар шактый. Сәхнә, укыту белән беррәттән мин әлеге эшемә дә иҗади якын килергә тырышам – һәр чарага үземнекенә караган кебек карыйм.
– Үзеңнең «тантана» кайчан булыр икән соң?
– Мин инде тормышка чыгарга, ир хатыны булырга әзер дип әйтә алам. Әлбәттә, минем башта карьера ясыйсым, үземнең нәрсәгәдер ирешкән булуымны күрәсем килгән иде. Әмма хатын-кыз никадәр генә көчле, һәр проблеманы үзе дә чишә алырлык мөстәкыйль булмасын, аңа һәрчак терәк, аны аңлый алырлык көчле зат кирәк. Минем ярым булырлык кеше дә әнә шундый булсын, мине тулаем кабул итә алсын иде дим. Әлеге ир-ат миңа кош кебек очарга да, янып яшәргә дә комачауламас, киресенчә, ярдәм генә итәр дип ышанам.
– Ә бүген авырлыкларны җиңәргә нәрсә ярдәм итә?
– Кыенлыклар әти булмаудан ук башлангандыр инде ул. Әмма мин бервакытта да авыз-борын салындырып утыра торган кеше түгел. Кемнеңдер бөтен әйбере тиз һәм җиңел килә, кемнеңдер акрынлап һәм аз-азлап. Минеке ул акрынлап һәм бары тик үз көчем белән килде. Авырлыкларны «Мин булмасам, тагын кем?» дигән девиз белән җиңәм. Әлегә, шөкер, җиңү минем якта.
Гөлнара ҖӘЛИЛОВА |
Иң күп укылган
|