|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2011 Шоу-бизнес
Без әнкәйнең биш шатлыгы идек...Ул миңа үз язмышын сөйләгәч, ирексездән Роберт Миңнуллин шигыренә язылган җыр искә төште шул: без әнкәйнең биш шатлыгы идек, биш кайгысы булдык кайчакта... Алар әле, Аллага шөкер, әниләренә кайгы-борчу китермәгән, әмма бер-бер артлы 5 кыз табып, аннан ире белән аерылган Зөлфия апага тормыш арбасын тартканда бер генә кыен ашарга туры килмәгәндер. Йокысыз төннәр, җитмәүчелек, юкны бар итү дисеңме – ялгыз ана боларның һәммәсен узган. Яшь җырчы Рәфинә ГАНИУЛЛИНА бүген инде сеңелләре белән Казанда гомер итә. Арча районы Шушмабаш авылының моңлы тавышлы кызын кемдер радиода яңгыраган җырлары аша танып белсә, кемдер «Татар моңы» конкурсында күреп ошатып калды. «Яшь наратлар» җыры белән чыгыш ясаган курчак кебек матур кыз әлеге конкурста беренчелекне алды.
– Сәхнәдәге җиңүләреңә күчкәнче, сине әлеге мәйданга әзерләүче укытучыларыңны беләсе килә, Рәфинә.
– Беренче укытучым – әнием. Ул мине сәхнәгә генә түгел, тормышка да әзерләде, һәр башлангычымда иңен куеп, канатландырып торучы газиз кешемә рәхмәттән кала сүзем юк. Мәктәп тәмамлагач, Арча көллиятендә укыдым, аны тәмамламадым, Казан мәдәният һәм сәнгать университетына Венера Ганиева кафедрасына, Люция Хәсәнова классына укырга кердем. Бүген исә С.Гобәйдуллина исемендәге яңа музыка үзәгендә методист булып эшләп йөрим.
– Талант өстенә белем өстәлсә генә дәрәҗәле конкурсларга якын килеп буладыр?
– Минем өчен катнашкан конкурсларымның иң авыры «Татар моңы» булды. Әлеге саллы чарада катнашканда тойган җаваплылык, каушауны мин бер нәрсә белән дә чагыштыра алмыйм. Андагы дәрәҗәле жюри, танылган җырчылар алдында сынатырга ярамый – тавышың тиешле югарылыкта, сәхнәдә үз-үзеңне тотышың профессиональ, килеш-килбәтең нәзакәтле булырга тиеш. Мин бу сынауны уза алдым дип саныйм. Алай да киләчәктә әлеге конкурс кысаларында халкыбызның әлеге данлыклы җырчыларыннан осталык дәресләре дә уздырырга кирәк дип саныйм. «Татар моңы»ннан тыш мин «Ватан» дип аталган конкурста беренчелекне алган идем, 2000 елда «Ягымлы яз» бәйгесендә «Гөлҗамал» белән «батыр калдым».
– «Гөлҗамал» кебек җәүһәрләргә мәхәббәтне олы сәнгать уяттымы, әллә ана сөтеме?
– Әнием бик моңлы кеше. Ул безне – 5 баласын да – милли тәрбия, матур үрнәк өлгесендә үстерде. «Уел», «Сибелә чәчәк», классик композиторларыбызның кадерле әсәрләре – алар миңа балачактан таныш. Мин аларны бүген дә яратып тыңлыйм, зурлап башкарам.
– Шулай да җаныңа эстрада якынрак бугай?
– Алар икесе дә минем өчен якын. Мин Казанга килеп укый башлагач, Габделфәт абый Сафин белән хезмәттәшлек иттем. 4 ел аның труппасында җырлап йөрдем. Үземне Казанга килдем дә таныла да башладым дип әйтә алмыйм. Миндә ул яктан үҗәтлек җитеп бетмәде, күрәсең. Акрынлап-акрынлап кына эстрада казанына кереп киттем. Әлеге тармакта мине тамашачы «Әле түзәм» (А.Хәмзин сүз., И.Исламов көе), «Үтте инде» (О.Усманов, В.Мәхмүтова) җырларым аша танып белде. Бүгенге көндә Фәрит Фәйзрахманов исемле яшь җырчы белән бергәләшеп концерт оештырырга ниятлибез. Сольный чыгыш турында да хыялланам.
– Җырлый белгән очракта да мин, мәсәлән, бүгенге «бусы тагын кем инде» дип аталган эстрадага якын да килмәс идем...
– Минем бер дустым әйтмешли, эстрадада әле буш урыннар җитәрлек. Бүген ротацияләнгән, көне-төне телевидение-радиода «әйләнгән» җырчыларның барысы да халыкка зәвыклы музыка тәкъдим итә дип әйтмәс идем. Танылу барыбер вакыт белән генә килә ала. Мин үземне җаным-тәнем белән сәхнә кешесе дип саныйм, профессиональ яктан гел үсәргә омтылам. Бөтен хыялым – эстрадада үз урынымны булдыру, тамашачымны иҗатым белән сөендерү.
– Әлеге хыял канатында хатын-кыз бәхете дигәне дә түр урынны билидер. Сине бәхетле итәргә тиешле ир-ат нинди булырга тиеш?
– Идеал ир-ат көтмим, әмма минем янәшәдәге кеше минем карашларымны аңлый торган, яхшы эше, төпле холкы булган насыйп яр булыр дип уйлыйм. Кем әйтмешли, бер-береңә түгел, икең бер якка караганда гына гаилә корабын тартып буладыр.
– Философик китаплар укырга яратам дидең, ә тормышта нинди тәгълиматны алга куеп яшисең?
– Философ булмаса да, миңа Коко Шанельнең әйткән сүзе ошый: «Канатларың булмаса, аларга үсәргә комачаулама».
|
Иң күп укылган
|