|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.06.2011 Җәмгыять
Безгә килегезРоссиядә тормыш яхшыра. “Дөнья фонды” исемле бәйсез оешма тарафыннан төзелгән иң тотрыксыз илләр исемлегендә аның берничә баскычка күтәрелүе әнә шуңа өметләнергә мөмкинлек калдыра. Әлеге исемлек теге яки бу дәүләтнең демографик, сәяси, икътисадый һәм иҗтимагый проблемаларын истә тотып төзелә. Дүртенче ел рәттән күңелсез беренчелекне Сомали алган. Бу илдә законсызлык һәм җинаятьчелек хөкем сөрә. Финляндия исә моңа чаклы берничә тапкыр дөньяның иң тыныч иле дип танылган Норвегияне ахырдан икенче урынга кысрыклап чыгарган. Моңа соңгысының икътисадый һәм демографик күрсәткечләре тотрыксызлыгы сәбәпче булган.
“Дөнья фонды” төзегән исемлектә барлыгы 177 ил бар. Нәтиҗә чыгарганда, теге яки бу дәүләт халкы тормышына тәэсир иткән бер генә җитди вакыйга да игътибарсыз калмый. Мисал өчен, Гаити, Япония, Яңа Зеландия, Нигерия кебек илләрдәге вәзгыятьнең былтыргы нәтиҗәләр белән чагыштырганда начаррак дип табылуы андагы табигать көчләренең “баш күтәрүе” белән аңлатыла. Греция һәм Италиядәге икътисадый кризис андагы халыкның үз хөкүмәте белән канәгать булмавына сәбәпче булган. Нәтиҗәдә, бу илләр дә исемлектә аска тәгәрәгән. Россия исә, киресенчә, өскә үрмәләвен дәвам итә. 2009 елда безнең ил 71 нче урында булса, былтыр 80 гә менгән. Быел әлеге күрсәткечләр тагын ике баскычка яхшырган.
|
Иң күп укылган
|