поиск новостей
  • 24.07 "Стоп, кода! Туй була!" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 25.07 "Туган-тумача" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 26.07 "Бәхет хакы" Тинчурин театры, 17.00, 12+
  • 27.07 "Яратам! Бетте-китте!" Тинчурин театры, 17.00, 6+
  • 29.07 "Беренче мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 30.07 "Бабайлар чуагы" Камал театры ("Шәрык клубы" кинотеатры), 18.00, 12+
  • 30.07 "Эх, алмагачлары!" Тинчурин театры, 18.30, 6+
  • 31.07 "Кияү урлау" Тинчурин театры, 18.30, 12+
Бүген кемнәр туган
  • 12 Июль
  • Люция Хәмитова - актриса
  • Альберт Борһанов - галим
  • Илдар Арсланов - музыкант
  • Чулпан Йосыпова - җырчы
  • Мирсәет Яруллин (1938-2009) - композитор
  • Казан шәһәрендә снимать итәргә квартира эзлим. Совет яисә Савиново районнарда булса бик уңайлы, ләкин башка районнарны да карыйбыз. Бюджетыбыз якынча 25 мең. тел: 89586288252
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтәгә керү өчен: 89050250667. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • Тәрбиягә алырга теләүчеләр өчен ике көчек бар. 89656091217
  • Казан шәһәре, Авиатөзелеш районында (Чапаев урамы) начар гадәтләре булмаган татар гаиләсенә озак вакытка барлык уңайлыклары булган 1 бүлмәле фатир (36 кв.м.) арендага бирелә. «Авиастроительная» метросына кадәр 15-20 минут. Элемтә өчен Telegram: @ilmira_safiulla. Риелторларның борчымавын сорыйбыз!
  • 2019елгы джили атлас машинасы салаты. бер кулда,сак йоргэн. 89600349053
  • 2016 елгы Лада Гранта машинасы (лифтбек) сатыла. Кара зәңгәр (шәмәхә) төстә, 2 хуҗа, комплектация база, автозапуск, стеклоподъемниклар. Эче чиста, тәртиптә тотылган.172000 км йөргән. Белешү өчен тел.: 89377752225
  • Казан шэhэре . Гвардейская урамында озак вакытка квартира ( хрущевка ) арендага бирелэ , тел 89172718632 . РИЕЛТОРЛАР БОРЧЫМАГЫЗ
  • Исәнмесез, Казанда студия снимать итәм, риелторларсыз, сдавать итүчеләр булса языгызчы .89503219329
  • Казан шэхэре,Эмирхан урамында,барлык унайлыклары булган бер булмэле фатир озак срокка арендага бирелэ. Риэлторлар борчымасын Телефон 89534803075
  • Тиз арада Р.Зорге,Б.Касыймовлар,Родина, Гвардейская,Г.Кутуй урамнары тирәсендәге бүлмәне арендага алам.Арадашчылар борчымасын.Шалтырату өчен т:89003204280
Архив
 
20.06.2011 Интернет

«Билайн» сайты татарча "сөйләшә" башлады

“Билайн” татар телендәге сайтын сафка кертте. Хәзер анда керүчеләр, Казан шәһәрен сайлап алып, мобиль элемтәгә кагылышлы тарифлар һәм хезмәтләр, роуминг хезмәтләре турында рус яки татар телләрендә тулы мәгълүмат алачак.

“Региональ сайтның татар телендәге сәхифәләрен булдыру – “Абонетларга татар телендә комплекслы хезмәт күрсәтү” проектын тормышка ашыруның мөһим бурычы. Әлеге сайт – гаммәви мәгълүмат чарасы, шуңа күрә сәхифәләренең эчтәлегенә, дөреслегенә, мәгълүматның вакытында урнаштырылуына аеруча игътибар итәбез. Татарстандагы абонентларыбызга мобиль элемтә хезмәтләре турындагы мәгълүматны алу тагын да уңайлырак булуына шатмын”, – дип әйтеп үтте Андрей Юдов, “ВымпелКом” ААҖның Казан филиалы директоры.

Сайтны булдыру эше абонентларга татар телендә хезмәт күрсәтелә башлаганнан бирле алып барыла, ул алга таба да дәвам итәчәк. Сайт битләрендә яңалыклар, мөһим мәгълүмат рус һәм татар телләрендә инде бер үк көнне урнаштырыла. Алга таба Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләренең сайт битләрендәге бөтен мәгълүмат рус һәм татар телләрендә булачак.

Искә төшерик әле: “Абонентларга татар телендә комплекслы хезмәт күрсәтү” проекты 2010 нчы елның 30 нчы августында – Татарстан Республикасы көне уңае белән сафка кертелә. “Билайн” – Татарстан абонентларына рус һәм татар телләрендә хезмәт күрсәтүче беренче оператор. Һәр абонент хезмәт күрсәтү һәм сату офисларында, Клиентларга ярдәм итү үзәгенә 0611 һәм 2535353 телефоннары буенча мөрәҗәгать иткәндә, "ВКонтакте" сайтында “Билайн”ның рәсми төркемендә туган телендә аралашырга мөмкин. “Билайн” тәкъдим итә торган төп хезмәтләргә кагылышлы материаллар Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә чыгарыла.

* * * 
“Вымпелком” компанияләр группасы шәһәрара һәм халыкара, мобиль һәм стационар элемтә, мәгълүмат тапшыру, интернетка чыбыклы һәм чыбыксыз чыгу, WiFi, өченче буын челтәре хезмәтләрен тәкъдим итә. “ВымпелКом” клиентлары һәм партнерлары арасында шәхси затлар, кече, урта һәм эре оешмалар, халыкара корпорацияләр, элемтә операторлары бар. "ВымпелКом" ААҖ үз эченә тавыш элемтәсен, мәгълүмат тапшыру, интернетка чыбыклы һәм чыбыксыз чыгу хезмәтләрен тәкъдим итә торган элемтә операторларын берләштергән "ВымпелКом Лтд" компанияләр төркеменә керә.

"ВымпелКом" группасына Россиядә, Казахстанда, Украинада, Таҗикстанда, Үзбәкстанда, Грузия һәм Армениядә, Кыргызстанда шулай ук Вьетнамда һәм Камбоджада – барлыгы 340 миллион кешелек территориядә хезмәт күрсәтә торган компанияләр керә. Хезмәтләр “Билайн” товар знагы астында күрсәтелә. “Вымпелком” ААҖ – Нью-Йорктагы кыйммәтле кәгазьләр биржасы листингына кертелгән беренче Россия компаниясе (NYSE). Компания акцияләре анда VIP символы белән билгеләнә. 

 


---
Билайн
№ --- | 20.06.2011
Билайн печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы