поиск новостей
Көн мәзәге
  • «Париж-Дакар»да ел да җиңүче КамАЗларны, бәлки, «Евровидение»гә җибәреп караргадыр?

Бүген кемнәр туган
  • 08 Октябрь
  • • Марсель Галиев - шагыйрь
  • • Рәшит Нургалиев - дәүләт эшлеклесе
  • • Раббани Гайфуллин (1935-2023) - көрәшче
  • Төрле чаралар оештыру өчен 60.1 м² мәйданлы 30-35 кеше сыйдырышлы офис киңлеген арендага алырга тәкъдим итәбез. Казан шәһәре, Ак.Лаврентьев урамы, 11 йорт. 89179257743
  • Казан шэхэрендэ ВАХИТОВ РАЙОНЫНДА ЦЕНТРДА 2 булмэле квартира арендга бирелэ барлык унайлыклары белэн, ШАЛТЫРАТЫГЫЗ 89957664503 Риелторлар борчымагыз!!!
  • Бәби караватын бушлай бирәм. Үзегез алып китү шарты белән. Юдино. Тел.: +79872765659
  • Элмэт.Югары беоемле педагог-ир-ат даими эш эзли. Барлык вариантларны карыйм ( педагог хезмэте мэжбури тугел ) 89274897219
  • Казан шэхэренен Завойский урамында 1 булмэле 50 кв.м. фатирга студент кызлар кертэм. Тел. 89178887888.
  • Шкаф купе сатыла.Тел 8-967-364-53-55
  • Казан шәһәре Мәскәү районында якшы хәлдәге, кулай бәядән генә коженный диван сатыла. Тел 89673645355.
  • Хатын кыз 39 яшь эш эзли.бэлки подработка бардыр.склад ,офис эшлэрендэ опыт бар.тел:89196978895
  • Казан шэхэрендэ ЖК Яратам комплексында 1 булмэле квартир аренда бирелэ 89375724787.
  • Сдается 2-х комнатная квартира с мебелью, бытовой техникой мусульманской семье на длительный срок. Рассматриваем только граждан РФ без животных, чистоплотных! Все в шаговой доступности! 35 т.р. аренда+коммуналка. Залог 40 т.р. Риэлторов просим не беспокоить! Собственник!89655846630
Архив
 
21.08.2008 Бәйрәм

"ТАТАРСТАН – ЯҢА ГАСЫР" КАНАЛЫНА 6 ЯШЬ!

26 август көнне “Татарстан – Яңа Гасыр” каналы үзенең туган көнен билгеләп үтә. Татарның спутник аша бөтен җир шарына сөйләүче телевидениесына 6 ел тулып килә икән. Хезмәттәшләребезне чын күңелдән котлыйбыз! Һәм иҗади уңышлар телибез. Ә тамашачылар өчен әлеге тантаналы көн ничек үтәчәк? Әлеге язмада бәйрәм эфирының программасы.

 

Туган көн "Хәерле иртә!" тапшыруының бәйрәм чыгарылышыннан башланып китә. Алып - баручылар Миләүшә Сибгатуллина һәм Илдар Кыямов. Сез "Татарстан – Яңа Гасыр" алып баручыларының ничек яшәүләрен, теленовелла геройларының ни рәвешле татарча сөйли башлауларын белерсез, "йолдызлы" Яркәевләр гаиләсендә кунак булырсыз – гомумән, телевидениенең экраннарга чыгарылмаган яшәешен күрерсез. Эфирның иң югары ноктасы – сез тапшыруга яңа гимн иҗат иткән җиңүченең исемен ишетерсез.

 

Балалар һәм яшьләр иҗат берләшмәсеннән дә кызыклы бүләк көтелә. Сезне Венера, Сөмбел, Луиза  һәм Әдилә "Яшьләр тукталышы"ның махсус бәйрәм чыгарылышында телеканалның яшь йолдызлары белән якыннан таныштырачак. Тапшыру 15:45тә башлана.

 

18.00 сәгатьтә эфирга көтеп алына торган "Күчтәнәч" чыга. Дәү әни белән Дәү әти "Татарстан - Яңа Гасыр"ның туган көненә багышланган бәйгедә җиңүчеләрне игълан итәчәк. Ә күчтәнәчкә, әлбәттә инде, кызыклы мультфильм.

 

18:15тә "Хочу мультфильм!" тапшыруында "Өч тылсымлы хәреф" ("Три волшебные буквы") бәйгесенең нәтиҗәләре билгеле булачак. Көнгерә баласы Кеняга иң-иң лаеклыларны сайлау бик җиңел булмады, һәм ул, ниһаять, җиңүченең исемен атый!

 

6 ел вакыт Татарстанның беренче спутник каналы өчен ничек үткән? Бу хакта – 19:00дә -  "Новости Татарстана" һәм 20:00дә - "Татарстан хәбәрләре" программаларының махсус репортажлары.

 

Ә кичен 22:30да "Татарстан – Яңа Гасыр" каналында "Яңа Гасыр" дусларын җыя" дип исемләнгән бәйрәм концерты. Мәликә, "Зө-Ләй-Лә" төркеме, Вил Усманов, Айгөл Бариева, Илсөя Бәдретдинова һәм башка танылган җырчыларыбыз туган көн хөрмәтенә үзләренең иң матур җырларын яңгыраталар.

 

Туган көн котлы булсын!

---
ТНВ
№ --- | 21.08.2008
ТНВ печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Рәшит Ваһапов фестивале
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татар-информ
Татарстан яшьләре
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Татаркино
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы