поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.06.2011 Дин

Шәһри Болгарга килүнең файдалары

Аллаһы тәгаләгә мактауларыбыз булсын, Мөхәммәд пәйгамбәрнең рухына салават шәрифәләребез ирешсен! Хөрмәтле дин кардәшем! Хуш килдең нурлы Шәһри Болгар җиренә! Сиңа Аллаһы тәгаләнең сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте насыйп булсын. Изге ният белән Аллаһы тәгаләнең ризалыгын һәм рәхмәтен өмет итеп сәфәргә чыккансың, һәрбер адымың саваплы булсын, бу бәрәкәтле сәфәргә сарыф иткән малларың кат-кат артып, тормышыңа муллык булып кайтсын.

Кызганычка каршы, җаһил кешеләр наданлыклары һәм кирелекләре сәбәпле Шәһри Болгарга килеп, җәмәгать белән бергә җыелышып догалар кылуны дөрес түгел дигән хорафатлар тараталар. Бу җирләргә барып гыйбадәтләр кылуны дөрес түгел дип аңлатмалар бирәләр. Аларның сүзләре ялгыш һәм хакыйкатьтән бик ерак. Чөнки Аллаһы тәгалә Үзенең изге китабында әйтә: “(Әй дөрес ниятле, күңеле изгелектә булган бәндәм!) Сине дингә ышанмаучы кешеләрнең бер шәһәрдән икенче шәһәргә күчеп сәфәр кылып йөрүләре алдатмасын!

 

(Аларның сәфәрләрендә дөнья нияте булганга күрә ул аларга) бик аз файда бирер, соңыннан Ахирәттә аларның урыннары бик начар Җәһәннәм урыны булыр. Ләкин, (Аллаһы тәгаләгә ышанып) Раббыларына тәкъвалык, диндарлык күрсәткән бәндәләрнең (дөньяда бер урыннан икенче җиргә гыйбрәт өчен, савап өчен, бергәлешеп дога кылыр өчен, пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, изгеләрнең каберләрен зиярәт итәр өчен, бер берсен күреп хәл-әхвәлләр сорашып, ниндидер ярдәмдә булыр өчен, йөрүләре буш, файдасыз булмас, Аллаһы тәгалә шуның өчен) аларга ахирәттә җәннәтләрен насыйп итәр, аларның асларыннан елгалар ага, алар анда мәңге калырлар. Аллаһ тарафыннан аларга күркәм урыннар әзерләнгән. (Әлбәттә) Аллаһ тарафыннан бирелә торган хәерләр изге бәндәләр өчен (күпкә) хәерлерәк“. (“Гыймран“ сүрәсе, 196-198).

 

Изгелеккә ашкынучы саф күңелле кардәшем! Әлбәттә, югарыдагы язылган аятьтән тыш тагын бик күп аятьләр һәм хәдисләр бар. Бу хакта дәлил эзләүчеләр «Изге Болгарга зиярат» дип аталган китапка мөрәҗәгать итә алалар. Ләкин Раббыбыз ваһһабчылар фиркасына эләгүдән саклап, дөрес юлга һидаять кылган мөселманнарга югарыдагы Аллаһының аяте җитә дип инанабыз.

 

Шәһри Болгарга зиярәт өчен килгән кешеләр белән булган гаҗәб тормыш хәлләре

 

Үзбәкстан якларында гомерен үткәргән Мөслимә исемле хатын сөйли:

 

Кечкенәдән үк аякларым бик авырта иде. Олыгая барган саен авыруым арта барды. Кая гына, нинди генә шифаханәгә барып мөрәҗәгать итсәм дә, беркая да файда күрә алмадым. Бервакыт юлыма ап-ак сакаллы олы яшендәге бер карт очрап: «Кызым, Шәһри Болгарга бар. Анда элеккедән калган бер манара бар. Шушы манараның баскычларын юып төшер. Манара тирәсендә күмелгән сәхабәләр бар. Шушы изгеләр өчен дога кыл. Инанам Аллаһның кодрәтенә, шифа табарсың», — дип әйтте. Аллаһ тәгаләгә мәгълүм бу картның әйткән сүзләрен үтәдем һәм чыннан да шифа таптым.

 

Буа шәһәрендә яшәгән мәрхүм Сабирҗан бабай сүзләре:

 

«Ел саен бер тапкыр хәзрәтебез Болгарга баруны оештыра иде. Шулай итеп, бер тапкыр алтмыш кешегә якын әби-бабайлар белән Шәһри Болгарга юнәлдек. Бу көнне җомга көн иде. Бик кызу җәйге көн иде. Хәзрәтебез безне манара янына алып барды. Анда догалар кылдык, аннан соң Габдрахман чишмәсе янына бардык, анда да дога кылдык. Соңыннан җомга намазын үтәр өчен җимерелгән борынгы мөбарәк мәчетнең нигезенә бардык. Җомга намазына азан әйтелгәннән соң, бер кечкенә болыт эссе, кызу кояштан безне каплады. Бу хәл җомга укып бетергәнче дәвам итте. Иң азакта догага дип күтәргән кулларыбызга вак кына яңгыр тамчылары сибелде. Һәм болыт юкка чыкты. Бу хәлгә бөтен килгән кешеләр гаҗәпләнеп хәйран калып еладылар. «Әй, Раббыбыз, безне дөньяда кояш кызуыннан күләгә белән каплаганың кебек, ахирәттә дә мәхшәр кызулыгыннан рәхмәт күләгәңне насыйп ит», дип елаштык».

 

Габдрахман сәхабә коесы

 

Габдрахман сәхабә коесы — Болгар дәүләтенә Ислам динен аңлату өчен килгән сәхабә Габдрахман исеме белән бәйле. Хан аңа озак вакытлар авырган кызын савыктыруын сорап мөрәҗәгать итә. Аның үтенеченә сәхабә хәзрәтләре: «Аллаһы Тәгалә кодрәте белән дәваланыр», — дип җавап бирә. Габдрахман сәхабә шәһәрдәге кое янына килә һәм бау белән аның эченә төшеп су алып менә. Шул суны догалар укып өшкергәннән соң, хан кызына эчертә. Кыз савыга... Шуннан соң хан да, Болгар дәүләте халкы да Ислам динен кабул итәләр. Бу изге Шәһри Болгар җиренә килеп догалар кылу бүген яисә кичә башланган эш түгел. Инде гасырлар буе бугенге көнгә кадәр, татар халкы өчен монда килеп гамәл, гыйбадәттә булып дога кылу мөкатдәс гореф-гадәткә әйләнде. Шуңа күрә, бу җирлеккә кагылышлы гаҗәеп чынбарлык тормыш хәлләре бик күп, аларны барысын да бер биткә сыйдыру һич мөмкин түгел.

 

Хөрмәтле дин кардәшем, бел шуны, монда изге ният белән дога кылыр өчен килгән кеше, әлбәттә, буш кайтып китмәс. Шушында килүне һәм башкаларны да бу эшкә кызыктыруны изге бурычың дип сана. Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм: «Үзе өчен теләгән әйберне, дин кардәше өчен дә теләмәсә, кешенең иманы чын булмас», — дигән. Монда язылган мәгълүматны башкаларга да ирештер. Сөйләп, аңлатып яисә шушы битне бастырып тарат, шулай эшләсәң Аллаһы Тәгалә үзеңне һәм сиңа якын булган кешеләрне Үз рәхмәтеннән ташламас.



Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»