поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
07.06.2011 Могҗиза

Могжиза

Беркөнне ремонт хезмәтенә чылтыратып, эретеп-ябыштыручы жибәрүләрен сорадым. Андый хезмәт күрсәтүчеләр күп хәзер. Акчаңны түләсәң, йөгереп килеп җитәләр дә, теләсә нинди эшеңне тиз генә эшләп тә китәләр. Минем заказны да бернинди авырлыксыз кабул итеп, вакытын килештек.

Нәкъ килешенгән сәгатьтә ишектә кыңгырау чылтырады. Ачсам, ишек төбендә 12-13 яшьлек сипкелле малай басып тора. Кулында кораллар, эш кирәк яраклары. Минем аптырап торганымны күреп (җор телле малай булып чыкты бу): “Яшьрәк сварщик юк иде, мине җибәрделәр. Ишекне бикләмәгез, алып керәсе әйберләрем тышта калды”, – дип, чыгып та китте. Мин ни уйларга белми басып калдым. Ул арада малай кереп, эш урынын карап, эшләргә әзерләнә башлады. Үзе бертуктаусыз чип-чиста итеп татарча сөйләнә. Берничә минутта минем гаилә хәлемне, кайда эшләвемне, кайда тууымны, әти-әниләремне сорашып чыкты. Ул арада дөньяларның тыныч булмавын, Ахырзаман турында куркытып торуларын да исә алып үтте. “Бигрәк галәмәт бу бала”, – дип аптырап торганда, ишектән сузып кына исәнләшеп, олпат гәүдәле абзый килеп керде. “Минем тәкәрлек күкәе килдеме? Шәп-шәп, эшкә дә тотынган”, – дип малай янына чүмәште.

 

 Эретеп-ябыштыручы Галәү абзыйның оныгы булып чыкты малай. Самат атлы икән. Бабасына ияреп һөнәр үзләштерә, ярдәм дә итә, үзенә кесә акчасы да эшли икән. Галәү абзый белән аралаша башлагач ук, Саматның кемгә охшап җор телле булуы анлашылды. 1-2 сәгать эшләгән арада Галәү абзый әллә нинди хикмәтле хәлләр сөйләп бетерде: “Эш белән барган җиремдә хуҗаларның татар булганын яратам. Марҗалар килешми миңа, кул китә, я берәр эшем кыек чыга. Могҗиза инде монысы...

 

 «Мин кечкенәдән тиктормас идем. Кызлар артыннан да иртә чаба башладым. Иртә дәрт кергән җаным әллә кайларга әйди иде. Кызларны клубтан озатам да, үпмәкче булам. Тик ирек бирмиләр чукынчыклар. Татар кызлары элек тыйнак иде шул. Кая ул кочаклашу. Кулларыннан тотсаң да, пырдымсызланып, кереп качу ягын карый иделәр.

 

 Үсмер малайлар гел ир-ат янында кайнаша бит ул. Кирәген-кирәкмәгәнен ишетә, күрә дигәндәй. Ә ир-ат әллә ниләр сөйли. Бигрәк тә хатын-кызлар турында. Марҗа кызларының безнекеләр кебек кыргый булмавын, кочакка үзләре кереп торуын да шулардан ишеттем. Шуннан сәпиткә утырып күрше урыс авылына баргалый башладым, янәсе, берәр марҗа кызы белән танышып булмас микән?

 

 Аларның клубларында бездәгечә гармунга түгел, приемник куеп, заманча жырга бииләр иде. Дивар буйлап баскан кызларның чибәррәкләрен шунда ук биюгә чакырып бетерәләр. Стена буенда тәбәнәк-юан “нестандартлар” гына кала. Үсмер булгач, миндә әллә ни көндәш күрмәгәннәрдер урыс егетләре. Шуңа микән, бәйләнеп кыйнаучы булмады. Ниһаять, жөрьәт итеп, шул “нестандартлар” арасыннан үземнең яшьләрдәге бер тәбәнәк кенә, түгәрәк ипи кебек гәүдәле кызны биергә чакырдым. Настя исемле иде ул, клубтан соң озата да кайттым. Озак көттереп тормыйча, капка төпләренә килеп житкәч, кочаклап та алдым үзен. Кыз: “Ах!” – дияргә дә өлгермәде, суырып үбеп тә алдым. Барлы-юклы урысчам белән: “Какой вкусный дибычка!” дип сөйләнгән булып, калач кебек йомшак кызны кысып-кысып кочакладым. Настя үзе: “Нельзя-нельзя”, – дисә дә, кочакка керә генә бит. Шул арада, “ирләр дөрес сөйли икән, марҗа кызлары дорфа түгел”, – дип уйлап та өлгермәдем, Настя чырылдап кычкырып жибәрде. Үзе: “Баба Нюра, баба Нюра!” – дип туктаусыз сөйләнә, каршы йортның түбәсенә ишарәли. Мин дә әйләнеп карадым да, чүт артыма аумадым. Тәрәзәләре кадакланган каршы йортның морҗасыннан аксыл томан кебек нәрсә сыгылып чыгып төрле формаларга керә иде. Түбә өстендә асылынып торды-торды да бу томан, берзаман шарга әверелеп безгә якынлаша башлады. Настя минем кулга чытырдап ябышкан да: “Әбием, әбием”, – ди.

 

 Аның буталчык сүзләреннән шуны аңладым. Каршы йортта аның әбисе яшәгән икән. Куптән түгел авырып үлеп киткән. Кызның сүзләре буенча, имеш, әбисенең җаны кайткан да, морҗадан кермәкче була икән. Ачык төстәге бу шар безнең өстә әйләнеп торды да, юкка чыкты. Куркуымнан, шомланудан чүт ыштанымны юешләтмәдем,тик кызга сиздермәдем. Кочаклашулар онытылды, “Иртәгә күрешербез!” – дидем дә, очтым гына авылыма. Төне буе Настяның әбисе төшкә кереп азаплады. Таза гәүдәле, озын кара күлмәкле карчык буарга килә, мин тырмашам-тартышам, кача алмыйм, имеш. Шыбыр тиргә батып уяндым.

 

 Соңрак, бу хәлләр бераз онытылгач, Настя янына кабат барып караган идем. Тик карчык кабат төшкә керде. Шуннан ул авылга бүтән бармадым. Үсә төшкәч тә, марҗалар янына барсам, шул төш кереп жәфалады. Өйләнгәч тә, бер чибәр марҗага гашыйк булган идем әле. Шуның яныннан кайтып ятуым була, баба Нюра төшкә керә бит. Буа, яный, сугенә. Шуннан аңладым, миңа марҗалар белән чуалу да, алар белән ниндидер эшкә катышу да ярамый икән. Хәзер инде эретеп-ябыштырырга заказ килсә дә, диспетчердан эш кушучының милләтен сорыйм. Ул минем сәерлектән көлә үзе, тик шулай да ешрак татарларга җибәрә. Оныкка да тукып торам: “Марҗа кызларын кочма, хатын алсаң – татар булсын. Безнең нәселгә марҗалар харам була. Бәхетле булыйм дисәң, үзебезнең милләт кешесе белән генә гаилә кора күр”, – димен».

 

 Галәү абзый белән Самат үзләренең маҗараларын сөйли-сөйли, мине көлдереп бетерделәр. Бер-берсе белән уртак тел таба алган, берсе икенчесенең дәвамы булган бабай белән оныкка карап торуы да, аларны тыңлавы да бик күңелле иде.


Чулпан НАСЫЙРОВА
Татарстан яшьләре
№ |
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»