поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
03.06.2011 Җәмгыять

Кош каргышы

Таң алды. Торып ишегалдына чыктым. Салкынча һава йокыдан уянып бетмәгән тәнне җайлап кына урап алды. Рәхәт булып китте. Үзем дә сизмәстән тиктомалдан көлеп җибәрдем, соңгы айда җанны басып торган авырлык артка чигенеп, җиңеләеп калган кебек булдым.

Бакча ягына чыгып суга үрелсәм, аптырап калдым, су өсте нечкә челтәр боз белән бизәлгән. Өйдә краннан су ага, тик бакчада юынасы килгән иде. Чәчләрне җыеп күтәрдем дә, тәвәккәлләп, кушучлап биткә бозлы су сиптем. Монысы булгач, алга таба китә инде ул. Козгынчы белән ике арадагы болында киек казларның куанышып каңгылдаулары аерым ачык ишетелеп тора, су коеналар, шулкадәр зур сөенеч тавышларында, туган якка исән-сау кайтып җитеп газиз болыннарына аяк баса алуларына, бүгенге таңда кадерле туган як суында коена алуларына мең-мең рәхмәтле авазлары һаваны яңгырата. Мин дә чиләктәге су белән вакланып ятмыйм әле дип бозлы душ астына бастым. Салкынлык түгел, кайнарлык өтеп алды башта бөтен барлыгымны, ахылдап куйдым. Рәхә-ә-ә-т! Дөньяларымны онытып басып торам су агымы астында, кинәт "шарт-шорт" иткән авазлар яңгырады. Душ будкасыннан чыгып һавага күз салдым. Арлы-бирле таралышып ачы тавыш белән кыйгаклап киек казлар оча. Тагын аталар. Җаннары бар микән бу кансызларның, гомумән, кеше микән болар, күргәннәрдер бит мылтык күтәреп казларга төбәгәнче аларның нинди куаныч-шатлык белән су коенуларын? Соң, үзләре шундый фашист икән инде, (үзләре генә яшәмиләр алар, белгән кешеләрем бар бу аучылар арасында, һәркайсының диярлек хатыны, балалары бар) алар нигә тыймый боларны? Әйтергә була бит югыйсә: "Киек каз ашаганчы, сатып алып, хуҗалыкта үскәнен аша", – дип. Әгәр киек каз юлын исәпләп карасаң, туган якка кайтып биби чыгарыр өчен алар бит ике-өч мең чакрым ара гына очып үтмиләр... Тагын шунысы да бар, безнең якка кайта торган биш төрдәге киек казның ике төре парын югалтканнан соң инде беркайчан да үзенә пар сайламый, калган гомерен ялгызлыкта каңгырап үткәрә. Гомере буе рәнҗи бит ул каз үзенең парын аткан кешегә. Аңа да ялгызлык килүен, дәвамының өзелеп туктавын тели. Шул көнне үк кич көтү каршылаганда һавада буталышып беткән киек каз төркеме пәйда булды. Ачыргаланып кычкырган тавышларыннан йөрәк кысылып килде, тәннәр чемер-чемер итте. Ә бит иртән генә бөтенләй икенче төрле иде авазлары, тирә-якка исләрем китеп, бөтенләй икенче төрле караган идем. Этлек эшлибез-эшлибез дә, аннан соң: "Заманалар үзгәрде, кешеләр каты бәгырьлегә әйләнде, 8-10 яшьлек балалар зур җинаятьләр кыла", – дип сөйләшкән булабыз. Соң, үзегез уйлап карагыз, баланың әтисе туганы аккош, үрдәк, челән, киек каз атып кайта, сугыштан әйләнеп кайткан каһарман кыяфәте чыгарып, табышын аяк астына томыра, ә ана мактый-мактый бала алдында шул гөнаһсыз җанны йолка, эчен актара, читсарта. Каламы бу бала җанында ниндидер мәрхәмәт, шәфкать хисләре, аңлаячакмы ул алга таба табигатьнең гүзәллеген, камиллеген, бөтенлеген? Әлбәттә, юк. Ул беркайчан, бернигә сокланып карамаячак. Ул бөтенләйгә гарипләнгән җаны, рухы белән бердәнбер көнне кулына корал тотып табигатькә каршы китәчәк, чөнки ул җимергеч көч, кулланучы гына. Аның өчен беренче урында тамак ризалыгы, ерткычлыктан тәм табу, үзе аткан киекнең газапланып, бәргәләнеп, күзенә карап соңгы сулыш алуыннан ләззәтләнү генә калачак.

 

Бар нәрсәне замана үзгәрүгә сылтап калдырмыйк, чит планетадан килеп үзгәртәләрме әллә аны? Үзебезнең эшебез бит. Юкка гына туламы соң ул Картлар йортлары, кемнәр ташлый дип уйлыйсыз чүплек савытларына, подъездларга балаларны, кемнәр үтерә үз балаларын дөньяга туып, күзен ачып карамаган көенә? Үз балаларыбыз бит, җәмәгать! Үзебезнең гаебебез бик зур ич алар каршында. "Чү, балам, алай ярамый", – дигән сүзләрне онытып барабыз түгелме? Бик күп начарлыкка үзебез өйрәтәбез, хәтта җан кыюларга да. Сабый чактан бозланып каткан җанны берни эретә алмый. Безнең якның табигате искиткеч матур, урманнарга, елга-күлләргә бай без, төнбоеклы күлләрне болыннар чорнап алган. Соңгы елларда безгә аккошларның өч төре күпләп кайта башлады, киек казларның моңа кадәр бөтенләй күренмәгәннәрен күреп, исләрем китте быел, кып-кызыл тәпиле, ачык ал томшыклы, аяклары да без күреп ияләшкән киек казларныкыннан күпкә озынрак, аннан соң каурыйлары тонык сары түгел, елтырап торган карасу төстә, болары нинди төргә керәдер, әлегә белмим. Шул байлык-муллык тарта торгандыр инде – күрше шәһәр, район "аучылары" киек-җанвар, кош-корт атарга килеп канга-җанга төшәләр. Әллә бөтенләй тикшермиләр, әллә безнекеләрне санламыйлар, әллә инде белә-күрә торып та табигатебезнең бөтенлеге өчен җавап бирүче кешеләр бернинди чара күрми мондый имгәкләргә карата, аңламассың. Кайчагында күңелгә: "Бергәләп эшлиләрдер ахрысы", –- дигән шик тә тула. Ник дигәндә, таң алдыннан һава аерата яңгыравыклы була, ату тавышлары ачыргаланып кычкырган киек кош тавышлары бик еракларга ишетелә. Тешләреңне кысып түзәсең-түзәсең дә, җаның тәмам ут белән тулгач чыгып китәсең. Әле менә өченче көн дә ашыга-ашыга киенүемне күреп, Нурислам: "Тагын кая җыенасың?" – дип сорады. "Аталар бит, төшәм әле, оялтып булса да менәрмен", – дим. "Бар, бар, оятларыннан үлә күрмәсеннәр тагын, әле бер аягыңны гына сындырдылар бит, икенчесен дә сындырып суга атсыннар. Хәзер кешеләрдә иман әсәре бар дип беләсеңдер, әз кыен күрдең бит", – диде. Күрсәм, газиз җиремдә күрәм, мин барыбер эндәшми генә.

 

Безнең якта аучыларның берсе генә дә үз үлеме белән үлми. Язмамда мин исемнәрен үзгәртми генә берничәсен телгә алып үтәм. Башкалары укып, аз булса да гыйбрәт алмаслар микән, ичмаса.

 

Безнең районда күп еллар почта начальнигы булып эшләгән Миңлевәлиев абыйның комсызлыгы турында кешеләр шаклар катып сөйләшәләр иде. Кабан, пошиларның безнең район җирлегендә күпләп килүләренә бик зур өлешен кертте бу кеше. Җитеш тормышта яшәгән, бер нәрсәгә мохтаҗлыгы булмаган адәмнең теләсә-кайдан сыйфатлы, менә дигән авыл итен алырга мөмкинлеге бар бит инде, югыйсә. Кайчагында дистәләгән каз-үрдәк алып кайтып, эшкәртеп бетерә алмыйча, чыгарып ташлый торган булганнар. Япь-яшь көенчә авариядә үлде ул. Икенче "аучы" – элекке военком Ганиев. Монысы турында шундый сүзләр сөйлиләр, хәтта чәчләр кыймылдап куя иде. Бу кеше ауга барганда үзенең алдына беркайчан да ит алып кайтуны максат итеп куймаган. Аның янәшәсендәге кешеләр болай сөйли торган булганнар:

 

– Киекне атканнан соң, кош-кортмы ул, җәнлекме, җан биргәнче тиз-тиз янына килеп, күзләренә карап, аның газапланганын, интегеп җан биргәнен карап торырга ярата иде, ауга да бары шуның өчен генә йөри иде.

 

Үлеме дә гаять фаҗигале булды – югалганнан соң өч ай үткәч кенә болыннан (үзе ауга йөргән) череп беткән гәүдәсен табып алганнар.

 

Өченчесе Давыдов. Бу кешене район халкы әле тиз генә онытмас. Nәфсилләп язмыйм, болай да йөрәгем авырта, үлеме – кабаннар ботарлап ташлаганнар.

 

Дүртенчесе Шыя авылыннан Леонид Савельев. Монысы нәрсә селкенә – шуны ата иде. Ходай берничә мәртәбә кисәтеп тә карады югыйсә үзен. Аңламасның күтен киссәң дә тыңламас диләр, шул Леонид кебекләр турындадыр инде бу сүзләр. Кышның зәһәр салкын бер төнендә урамда ятып йоклап кулындагы бармакларын өшетеп бетерде. "Нишләгән шуннан соң?" – дип сорарсыз. Әле рәтләнеп тә бетмәгән көе тагын ауга чыгып киткән! Бу кешегә беркетмәләр дә төзеп карадылар, бернинди нәтиҗәсе булмады. Ахыр чиктә үз капка төбендә катып үлде. Болар берничә "аучының" гына язмышы, җитәкче урында эшләгән, күзгә бәрелеп торган кешеләр. Санап китә башласаң алар бик күпкә җыела. Балык уылдык чәчкән вакытта ятьмәгә уралып батып үлгән балыкчылар гына да 20дән артык, бу әле тәгаен билгелеләре.

 

Районыбызда хәзер зур җитәкче булып эшләүче бик хөрмәтле кешебез сөйли:

 

– Бервакыт дусларга ияреп ауга бардым, ничектер, куян аттым да, янына килдем. Ә ул бәргәләнә, газаплана, ышанасыңмы, шунда миңа төбәп карады һәм күзеннән яшь тамчысы тәгәрәп төште. Шул көннән бирле кулыма мылтык тотмыйм, бүтәннәргә дә киңәш итмәс идем.

 

Их, бөтенесе дә шулай уйласалар икән, күпме гүзәллек, камил табигатебез сакланып калыр иде! Читкә китеп карамаган кеше аңлап бетермәскә дә мөмкин, ә киткәннәр, кайтканнар белә – безнең туган ягыбыз кебек матур, якты, нурлы җир беркайда юк. Бүтән районнар үз якларын күпме генә мактасалар да, алардагы матурлык, безнекенә җитми. Аларның бездә булганнары юк. Быел кыш безнең урамда көртлекләр йөрде, нәкъ тәрәзәбез каршында. бакча тулы кыр куяны булды. Алар бит безгә ышаналар. Ә без аларның ышанычын югалтыр өчен кулыбыздан килгән, килмәгән этлекнең барчасын эшлибез. Аңлагыз инде, зинһар, киек кош бит: абзардагы дуңгыз түгел, аңа синең бернинди хокукың юк атарга да, ашарга да! Аларга карап сөенергә, сокланырга гына мөмкин.


Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 67 | 02.06.2011
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»