поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
02.06.2011 Җәмгыять

Тели белсәң – теләк...

Ана, карынындагы бала дөньяга аваз салганчы ук: «Йа Раббым! Балабыз сау-сәламәт, тәүфыйклы, игелекле, бәхетле булса иде!» – дип сорый. Һәм без гомер буе әнә шундый теләкләр чолганышында яшибез. Үзебезгә һәм якыннарыбызга нинди генә теләкләр теләмибез. Бәби көткәндә, яңа эшкә урнашканда, йорт тергезгәндә, зур эшкә алынганда, юлга чыкканда Аллаһы Тәгаләгә сыенабыз. Әмма теләкне дә белеп теләргә генә кушылган.

Хәерлесен сорамасаң, син көткән нәтиҗәнең киресе дә килеп чыгарга мөмкин. Казан шәһәре казые Рөстәм хәзрәт ЗИННУРОВ белән бүгенге сөйләшүебез тели белеп теләнгән теләкләр һәм... имгәкләр турында.

 

– Рөстәм хәзрәт, теләкләрнең тормышыбыздагы роле нинди?

 

– Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Теләк дигәндә без дин буенча дога, ялвару, Аллаһы Тәгаләдән нәрсәдер сорауны аңлыйбыз. Бары тик Аңардан гына сорарга кирәк. Калган нәрсәләр сәбәп кенә. Сүз дә юк, ярдәм итүчебезгә рәхмәт әйтмәсәк, кешелек йөзеннән дә әдәпсезлек булыр, Аллаһы Тәгалә каршында да дөрес түгел. Чөнки Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисләренең берсендә: «Кем дә кем кешеләргә рәхмәтен әйтә белми, ул Аллаһы Тәгаләгә дә рәхмәтен әйтә белми», – диелгән. Кеше безгә ярдәм, яхшылык күрсәткәндә рәхмәтебезне әйтсәк тә, иң олы рәхмәт Аллаһы Тәгаләгә генә хас. Галимнәр әйтүенчә, әгәр Аллаһы Тәгалә «Фатиха» сүрәсенең беренче аятен бирмәгән булса, без аңа хәтта ничек рәхмәт укырга да белмәс идек. «Әлхәм» сүзе иң олуг, Аллаһы Тәгаләгә хас рәхмәт.

 

– Теләкнең иң яманы – каргыш та бар бит әле.

 

– Каргыш – бик авыр мәсьәлә. Ләгънәтнең, күкләргә күтәрелеп, әйткән кешенең үзенә дә кайтуы бар. Бу сүзләр белән сак булырга кирәк. Кайбер кеше, мин ничә ел дога кылам, әмма Аллаһы Тәгалә аны кабул итми, ди. Ашаган ризыгы, малы, киеме, эш-гамәлләре хәрам булган кешенең догасы кабул булмас. Аннан соң кеше, сораган әйбер хәерлегәме, юкмы – бу турыда һәрвакыт уйларга тиеш. Әгәр хәерле түгел икән, Аллаһы Тәгалә әлеге кешене яратып, аңардан начарлыкны ераклаштырырга тырыша. Яки догаларны кабул итмичә, кешедәге Аллаһы Тәгаләгә карата ышану шулай ук каламы, дип сыный. Икенче мәсьәлә дә бар. Рәнҗетелгән кеше, шул минутларда ялвара-ялвара, елый-елый: «Йа Раббым! Бу кеше мине рәнҗеткән кебек аны да рәнҗетсәң иде», – дип сораса, әлеге сүзләрдән куркырга кирәк. Чөнки рәнҗетелгән кешенең догасын Аллаһы Тәгалә туп-туры кабул итә.

 

– Рөстәм хәзрәт, дога, теләкләр кайчан кабул була?

 

– Беренчедән, бу иртәнге намаз вакытлары. Икенчедән, өйлә намазы вакытлары. Хәтта Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тә: «Өйлә намазы вакытлары кергәндә, дөнья күкләренең капкалары ачылып, шул мизгелдә укылган дога күкләргә ашып, Аллаһы Тәгалә каршында кабул була», – дип әйткән. Моннан тыш, доганың кабул булу вакытлары азан әйтелгән чакта. Азан белән Камәт арасында. Җомга көнне җомга азаны әйтелгәндә, имам кеше мөнбәргә менеп, вәгазь сөйләргә яки хөтбә әйтергә әзерләнгәндә, ике хөтбә арасында имам кеше мөнбәрдә утырып торганда. Әлбәттә, фазыйләтле көннәр дә бар. Рамазан аеның һәр көне фазыйләтле. Гарәфә көнендә иртәдән алып кичкә кадәр дога кылыгыз, теләгән нәрсәләрегезне сорагыз, дип әйтелгән. Чөнки Гарәфә көне – иң фазыйләтле көн. Әлбәттә, сабый баланы кулда тоткан яисә кар, яңгыр яуган вакытны Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте иңгән вакыт, диләр. Төннең билгеле бер сәгатендә Аллаһы Тәгалә, дөнья күкләренә иңеп: «Миннән гафу үтенүче бармы? Тәүбәсен кабул итәрмен. Миннән ялварып сораучы бармы? Догасын кабул итәрмен. Миннән теләк сораган кеше булса, теләгәнен бирермен», – ди икән. Аның вакыты турында бер риваятьтә болай әйтелгән. Ястү намазы белән иртәнге намаз арасын алабыз да шул араны өч өлешкә бүләбез. Бу хәл һәр төннең актык өлешендә кабатлана. Мөселман кешесе һәр намаз вакытында чын күңелдән мәгънәсен аңлап, «Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмиин» дисә, күңелендә тынычлык урнашыр. Шулай дип әйтеп тә тормыштан канәгатьләнү юк икән, намаз ихластан күңелдән укылмый дигән сүз.

 

– Димәк, доганың кабул булуына сәбәпләр бар.

 

– Санап кителгәнчә, аның беренчесе – ихлас күңелдән дога кылу, икенчесе – хәрамнардан тыелу, өченчесе – дога кабул була торган вакытларга туры китерү. Шулар белән бергәлектә Аллаһы Тәгалә кайбер гамәлләр дә кылган. Мәсәлән, сәдака биргәч, теге кешедән дога өмет итәргә түгел, ә үзең: «Йа Раббым, сәдакамны кабул ит», – дип ялварырга кирәк. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) шундый сүз әйткән: «Кем дә кем Аллаһы Тәгаләдән кул күтәреп, ялварып сораса, ул: «Ике кулын күтәреп сораган кешедән мин аның догасын җавапсыз калдырудан оялам», – дип әйтер һәм кабул итәр». Аллаһы Тәгалә сораучыларны ярата һәм «миннән сорагыз, мин сезгә бирермен», ди.

 

– Теләк теләгәндә иң элек үзеңнән башла дигән сүзләрнең дә мәгънәсен аңлатып бирсәгез иде.

 

– Әлбәттә, догаларның әдәбе бар. Беренчедән, «Фатиха» сүрәсе тулысынча укылмаса да, «Әлхәмдүлилләәһи» дип башлап, Пәйгамбәребезгә салават китереп, аннан соң теләк теләү. Тәмамлаганда да Салават белән тәмамлыйсың, аннан соң «Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмиин» дип әйтәсең.

 

– Татарда «Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк» дигәне дә бар бит әле.

 

– Тели белү дигән сүз ул – Аллаһы Тәгаләдән хәерлесен сорау. Сораганда уйлап сорарга кирәк. «Йа Раббым, хәерлегә булса, бу теләгемне кабул кылсаң иде», – дияргә кирәк.

 

 

«Бәхете белән килсен, вакыты белән китсен»

 

Халык юктан гына, «Тели белсәң – теләк, тели белмәсәң – имгәк», димәгән. Тормышыбызда моңа ачык дәлилләр бик күп. Кемдер, теләгән теләге чынга ашып та, бәхетле булмый, ә кемнедер, киресенчә, тормышка ашмаган хыяллары уңышлы итә. Без дә тормышларында шундый вакыйгалар белән очрашкан кешеләр белән аралаштык.

 

Назирә Гәрәева, Кама Тамагы районы:

 

– Ирем, мине һәм ике баламны калдырып, башка хатынга киткәч, көне-төне Аллаһы Тәгаләдән елый-елый ялварып, аның кире кайтуын сорадым. «Безне калдырмасын, кире кайтсын иде», – дидем. Әмма ул кайтмады. Мин акрынлап дингә килдем, балаларым да намазга бастылар. Шактый еллар узгач кына теге вакытларда елый-елый ялваруларымның юкка булганлыгын аңладым. Хәерлесе менә монысы булган икән бит! Ирем белән бергә калсак, бәлки, мин һаман да Аллаһы Тәгаләдән ераграк яшәр идем. Чөнки элеккеге ирем иманга килә торган кеше түгел, ахры. Аның белән бергә яшәгән елларда, балалар үстергәндә бер генә бәйрәмебез дә исерткеч эчемлекләрдән башка узмый иде. Кафеларда еш кына күңел ачарга ярата идек. Ә хәзер күңелем тыныч. Кызым башына яулык ябып кайткан көн минем өчен иң бәхетле көннәрнең берсе булды.

 

Камилә Садриева, Казан:

 

– 90 нчы еллар башында без ирем һәм өч бала белән Кырымнан Казанга күченеп кайттык. Баштагы мәлләрдә 14 кв метрлы тулай торак бүлмәсендә яшәп, соңрак фатир сатып алу иде ниятебез. Ә ул бүлмәдә бездән кала тагын апам белән улы да яши. Шулай итеп, кысан, иске җиһазлы, тузган тулай торакта җиде кеше җан асрый башладык. Балалар берсеннән-берсе кечкенә, яшәр өчен яхшы шартлар юк. Бер кышны шунда чыктык. Икенче көз җиткәч, Кырымда калган каенанам безнең янга ирен, ягъни каенатамны кунакка җибәрәм, дип, телеграмма сукты. Ә ул салгаларга да ярата иде. Аннан соң үзебез дә кеп-кечкенә генә бүлмәдә көч-хәл белән яшәп ятабыз. Кыскасы, мин каенатамны күпсендем, һәр көн Ходайдан: «Кайтмаса ярар иде», – дип сорадым. Ул кайтты. Аннан соң без бергәләп авылга, әниләргә бәрәңге алырга киттек. Өйдә дә эш күп, каенатамны да кунак итәргә кирәк, бер кулда күкрәк баласы, итәккә тагын икесе ябышкан. Мин ике ут арасында калдым. Җитмәсә, уртанчы улымның лимфа бизләре шеште. Транспортын көчкә табып, ниһаять, хастаханәгә алып киттек. Табиб, шелтәле караш ташлап: «Бала бит ул. Ничек шушы көнгә кадәр җиткердегез? Бер көн соңарган булсагыз, балагызны башка күрми идегез», – диде. Операция ясаганнан соң, безгә шактый вакыт хастаханәдә ятарга туры килде. Шулай итеп каенатама кадер-хөрмәт күрсәтә алмадым. Шул вакытта: «Хәерлесе белән булсын. Бәхете белән килсен, вакыты белән китсен», – дип кенә телисе калган икән. Тормыш булгач, төрле чагы була, табынымны сый-нигъмәтләр белән тутыра алмаган вакытларда да, кеше киләм, дисә, инде хәзер чын күңелдән әнә шулай дип телим.

 

Изге теләкләр

 

Авызыңа бал да май.

Авыр туфрагы җиңел булсын!

Авырлыкка – җиңеллек.

Алла куәт бирсен, җаныңа саулык бирсен.

Алла рәхмәтендә булсын.

Арты килүле булсын!

Аягың җиңел булсын!

Бәйрәм мөбарәк булсын, мәҗлес түгәрәк булсын!

Гомерең бәрәкәт бирсен.

Картлыкка рәхәтлеген бирсен.

Керер юлларын киң итсен.

Нахагыннан, хагыннан Ходай сакласын.

Туйлары котлы булсын, нигезләре ныклы булсын.

Ходай тел ачкычлары бирсен!

Яткан җирең мамык булсын.

 

Халык белми әйтмәс

 

Каты сүзгә тал сына, йомшак сүзгә таш эри.

Каргыш белән сагыш бергә.

Каргыш ике башлы, юан башы үзеңә төшә.

Каргыш каргыш тудырыр.

Каргыш төбе кан белән, теләк төбе бал белән.

Каргыш уртак була.

Каргыштан кеше үлсә, ярак кирәкмәс иде.


Зөһрә САДЫЙКОВА
Шәһри Казан
№ |
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»