|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.06.2011 Мәдәният
![]() Ул хан дәвамчысы идеТормышта ниләр генә булмый. Татарстанның халык артисты Шәхсәнәм ӘСФӘНДИЯРОВА көнчыгыш халыклары исемен йөрткән. Ул Хива ханлыгы чорында соңгы хан Әсфәндиярның оныгы була. Бу хакта Шәхсәнәмнең әнисе Мөкәрәмә апа 30 нчы елларда Хәмзә исемендәге Үзбәк академия театрында эшләгәндә минем әти-әниемә сөйләгән. Шәхсәнәм Үзбәкстанның Термез шәһәрендә туып, Ташкентта үсә. Анда хореография училищесында белем ала. Үзбәк опера һәм балет театрының балет спектакльләрендә бии. Аның исемен Шаха дип кыскартып йөртә башлыйлар. Аннан соң Мәскәүдә театр институтында, Казанда театрдагы иптәшләре арасында ул «Шаха» булып кала. Узган гасырның 60 нчы еллары башыннан Казан театр училищесында һәм консерваториядә укыта.
...1942 елда Мөкәрәмә апа үзенең кызы белән Казанга килә. Шәхсәнәм Казан музыка училищесында укый башлый. 1944 елда Мәскәүдә беренче татар актерлары әзерли торган студиягә укучылар җыюларын ишеткәч, Шаха шунда керә. 1949 елда аны тәмамлап, Казанга кайта. Актерлар башта Яшь тамашачы театрында, бер елдан соң Г.Камал исемендәге театрда эшли башлыйлар.
Театр институты профессоры, режиссер А.Попов әлеге төркем турында болай дип яза: «Бу институтның иң талантлы студентлары булды». Празат Исәнбәт, Гали Хөсәенов, Рәфкать Бикчәнтәев, Дэллюс Ильясов, Гәүһәр Камалова, Рауза Әхмәрова, Асия Галиева... Аларның барысының да язмышы ал да гөл булмый. Әсфәндиярова әкияттәгедәй гүзәл, зифа буйлы, зур күзле, йомшак тавышлы иде. Чын сәхнә герое. Шаха тора-бара Г.Камал исемендәге театрның үзенчәлекле иҗаты белән аерылып торган талантлы артистына әверелә.
Аның Көнчыгыштан булуы холкында да чагыла иде. Ул бик хисчән, андагы хатын-кызлар сыман оялчан иде. Мәскәү белән Казан аны кунакчыл, аралашучан, интернациональ итте. Шаха театрда, Актерлар йортында узган бөтен кичәләрнең алыштыргысыз катнашучысы булды. Ул рус театрлары актерлары белән дә аралашып яшәде.
Шаханың шәхси тормышы барып чыкмады. Беренче ире белән аерылышканнан соң, икенче ире Ефим Каменецкийны башка яшь хатын тартып ала. Үзенә һөҗүм иткән бандиттан да чак кына исән кала ул. Шәхсәнәм яраткан кызы Җәмилә Әсфәндиярованы да артист итеп үстерде. Ул бүгенге көндә ире Рәшит Заһидуллин белән бергә К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында эшли.
Шаха, артист буларак, үзенең сәхнә юлын К.Тинчуринның «Җилкәнсезләр»ендә – Дилбәр, Ш.Шаһгалинең «Без аерылышабыз»ында Хупҗамал кебек рольләрдән башлый. Театрда ул үзен төрле рольләрдә сыный. 1953 елда Н.Исәнбәтнең «Зифа» спектаклендә Эсмеральдасы аңа аеруча уңыш китерде.
Ш.Әсфәндиярова 1966 елда Ч.Айтматовның «Гүзәлем Әсәл»ендә Хәдичә образын тудырды. Бу роль белән ул сынмас-сыгылмас хатын-кызның җанын аңлап, аның бөтен нечкәлекләрен үз йөрәге аша үткәреп башкарды. Хәдичә – бәхетсез, әмма тормышта һәрвакыт үз урынын, бәхетен эзләүче кеше. Әлеге роль өчен артист 1967 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә ия булды. Аның рольләре күпкырлы иде һәм алар тамашачыга нык тәэсир итте.
...1985 елда камаллылар, Ташкентка гастрольләргә баргач, Шаханы Әсфәндияр хан оныклары эзләвен әйткәннәр иде. Җәмилә белән икесен кунакка чакырып: «Әтисенең мирасына дәгъва итмиме?» – дип сорыйлар. Шаха аларга: «Юк», – дип җавап бирде.
Ильтани ИЛЯЛОВА |
Иң күп укылган
|