поиск новостей
  • 26.04 "Казанга Тукай кайткан" Камал театры (яңа бина), 14.00, 12+
  • 26.04 "Әтәч менгән читәнгә" Камал театры (иске бина), 18.00, 12+
  • 26.04 "Куркак батыр" Кариев театры, 18.00, 12+
  • 27.04 "Зәңгәр шәл" Камал театры (яңа бина), 17.00, 12+
  • 27.04 "Ал җилкәннәр" Кариев театры, 13.00, 12+
  • 27.04 "Шәй-бу! Шай-бу!" Кариев театры, 18:00, 16+
  • 28.04 "Хыялый" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.04 "Санаулы кичләр" Камал театры (яңа бина), 19.00, 16+
  • 29.04 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 29.04 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18.30, 12+
  • 29.04 "Умырзая" Кариев театры, 18:30, 16+
  • 30.04 "Ситса туй" Камал театры (иске бина), 19.00, 16+
  • 30.04 "Флешка, рэп һәм мәхәббәт" Тинчурин театры, 18.30, 16+
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Массаж, хатын-кызларга. Общий массаж - 1,5 сәгать - 1500 сум. Әпсәләмов урамы, 29 йортта. Вт, чт, сб, вс. кичке якта. 8-9510-67-94-70
  • Ремонтирую стиральную и посудомоечную машину! Качественно и с гарантией! Частный мастер из Казани 89179273966
  • гАРАЖНАЯ РАСПРОДАЖА.Якынча 40-50 исемдә төрле елларда чыккан рус телендә басылган рус һәм чит ил әдәбиятын сатам.Җыенысын 499 сумга бирәм.89274897219 ( ватсап )
  • Казанның Белинский урамындагы йортта 12 кв.метрлы бүлмә (фатир статусында) сатыла. Тел:89178962605
  • Казан шәһәре Приволжский районында Проспект Победы 47 адресы буенча урнашкан общежитиеда 18 кв.метрлы булмэ барлык унайлыклар белэн озак вакытка арендага бирелэ.Телефон 89377739779
  • Пеленальный комод белән балалар кроваткасы сатыла. Яңа. Совет районы Җэүдәт Фәйзи урамында. 6500 сум. 89270314266
  • Казан шәһәре,Мәскәү районында кожаный диван сатыла. Телефон 89673645355
  • Сезнең автомобильгә ЕВА ковриклар, авточехоллар тегәбез. Бәяләр кыйммәт түгел. 8(965)5925680 Айрат
  • Гаражная распродажа!!! Татар филологиясе буенча (тел һәм әдәбият белеме, фольклор, тарихка кагылган эчтәлекле һәм сирәк очрый торган) татарча һәм русча бик яхшы хәлдәге китаплар, якынча 90-110 исемдә! Җыенысын символик 9️⃣9️⃣0️⃣ сумга бирәм. Шулай ук туксанынчы еллардан бирле тупланып килгән Татар календаре - 30лап данә - 590 сум. Телефон: 89872765659
  • Казан шәһәре,Совет районында, Родина 26Е урамында, яңа йорттан озак вакытка 1 бүлмәле фатир арендага бирелә. Яхшы ремонт белән, метродан ерак түгел.89061114970

Архив
 
19.04.2024 Язмыш

Гөлнара Шәрипова: Ничек тә иремне терелтәсе иде…

Балтачта яшәүче Шәриповлар гаиләсенә сынау көтмәгәндә килә. Башта Гөлнараның күзләре күрми башлый, соңыннан табиблар Мөдәриснең башында яман шеш табалар. Гаиләдә өч бала. Олы кызлары, әти-әнисенең хәлен аңлап, укуын ташлап, эшкә урнашкан. Әле өйдә 11 яшьлек һәм 2 яше дә тулмаган малайлар бар.

– Бала тапканнан соң, эчем авырта башлады, – дип сөйли Гөлнара. – Хастаханәгә баргач, сукыр эчәк ялкынсынганы ачыкланды. Балам кечкенә булгач, дарулар язып, мине өйгә кайтарып тордылар. Өч айдан соң кире бардым. Ул чакта баламны ирем карап торды. Эшенә дә йөри алмады. Шуннан аны эштән дә җибәрделәр. Ялкынсынган килеш йөрүнең нәтиҗәсе булдымы – белмим, узган елның май аенда күзләрем начарланды. Мөдәрис, эшләмәгәч, мине караучы булып документ рәсмиләштерде.

Тик бәла алда көткән икән әле. Мөдәрис баш авыртуга еш зарланган. Әмма моңа артык игътибар итмәгәннәр. Гыйнвар аенда исә ул аңын җуеп егыла. Бу вакытта өйдә үзе генә була. 4 көннән бу тагын кабатлана, тик бу хакта беркемгә дә әйтми. Аннан тагын шул хәл… 9 гыйнвар иртәсендә Мөдәриснең хәле тагы да начарлана. Тикшеренә башлыйлар. Табиблар башында 41 мм шеш күрәләр. Ямаш шеш була ул… Дәвалану башлана, тик бер айдан шешнең инде 9 сантиметрга җиткәнлеге ачыклана. Мөдәрисне шул ук көнне операциягә кертәләр.

«Шеш күз нервлары янында урнашкан, күзләренә зыян килер дип кисәттеләр, – ди Гөлнара. – Мәскәүдән анализ нәтиҗәләре кайтты. Иремдә яман чир, шөкер, метастазлар юк. Әмма даими дәваланып торырга кирәк. Шешне бөтенләй үк алып ташлый алмаганнар».

Мөдәрис әлегә нурланыш терапиясе ала. Көчле дарулар эчә. 30 көн дәвалана, 30 көн ял итә. 8 курс химия терапиясе аласы бар икән.

– Ирем сиздерми инде ул, зарланмый да. Кайбер даруларны үзебезгә алырга туры килә, алар арзан түгел. Пенсия һәм бала акчасына яшибез инде. Әле ярый ике яктан да әниләр бар, алар ярдәм итә. Әле берсе килеп булыша, әле икенчесе, – ди Гөлнара. – Рамазан аенда гаиләбезгә ярдәм итүчеләр күп булды. Аларга рәхмәт. Кешедән ярдәм сораган кешеләр түгел без. Чарасызлыктан язмышыбызны сөйләдек. Ничек тә иремне терелтәсе иде…

Мөдәрис Шәрипов гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен хатыны Гөлнараның ВТБ банк картасы 89586269783 телефон номерына беркетелгән.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.04.2024
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы