|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.05.2011 Дин
![]() Катлауландырмагыз динне!Безнең Әлмәт шәһәрендә дини китаплар, мөселман әйберләре, милли киемнәр сатучы кибетләр шактый. Әйе, гарәп киемнәре түгел, нәкъ менә татар милли киемнәре. Беркөнне мин дә бер кибеттә үземә саф татарча калфакка заказ бирдем. Сатучы кызлар әйтүенчә, мондый баш киемнәрен кайту белән алып бетерәләр икән. Сөенеп чыктым, димәк, минем кебек киенүчеләр күп икән. Юкса, соңгы вакытта урамнарда гарәпчә, шөкәтсез киенүчеләр күбәйде бит. Бөтен җирләрен каплап бетерәләр, итәкләре асфальттагы бөтен пычракны җыеп йөри. Аллага шөкер, укыйм мин Коръәнне. Өч ел буе мәдрәсәдә укып, таныклып алык чыктым. Ләкин мәчеткә сирәк йөрим. Аның төп сәбәбе – мәчет бусагасыннан баштан-аяк уранып керергә кирәк. Шуңа күрә, бик барасы килгән вакытларда да, шул кием аркасында бармый калам. Безнеңчә түгел бит бу! Безнең әби-бабайларыбыз да укыганнар Коръәнне, ураза да тотканнар, ислам кануннары буенча да яшәгәннәр. Берсе дә хиҗап киеп йөрмәгән, корсакка җитә язган кара сакал үстермәгән.
Читләрнең гореф-гадәтләрен күчерергә безгә бир инде. Артыгы белән күчерәбез хәтта. Былтыр Гарәп Әмирлекләрендә гидыбыз Сали әфәндедән урамнардагы кап-карадан киенгән, күзләре генә күренеп торучы хатыннар турында сораган идем. “Бу – фанатизм, – диде ул. – Бездә дә чәчләрен күрсәтеп, матур күлмәкләр киеп йөрүче гарәп кызлары күп. Сез безне көннәр буе намазлык өстендә дога кылып утыралар дип уйлыйсыздыр инде. Намаз өчен ике минут вакыт җитә. Учреждениеләрдә өстәле тартмасында һәркемнең намазлыгы тора. Намаз вакыты җитүгә, башлык та, хезмәткәр дә өстәл янына шуны җәя, тиз генә намаз укып ала һәм аннары һәркем үз эшенә тотына. Аңардан культ ясарга кирәкми”.
Бервакыт күршем салам кайтарды. Мин инде, күрше хакы – Алла хакы дип, улымны да ияртеп, булышырга кердем. Мин – чүмәлә өстендә, ир-атлар астан сәнәк белән атып торалар – өлгер генә. Кояш баерга чамалый. Безнең Әлмәткә китәсе бар, ашыгабыз. Шунда безгә күршенең хатыны да булышып йөри (бик диндар). “Рәзинә, син өстә торасың, кояш батамы әле?” – дип сорый бу. “Бата инде бата, әз генә калды”, – диюгә, ялт намаз (ахшам) укырга кереп тә китте. Ул намазлык өстендә дога укыды, мин чүмәлә өстендә эшли-эшли укыдым.
Шул күрше хатынына бервакыт мактанган идем, Мисырга барып ял итеп кайттым әле дип. “Син ел саен чит илгә барып акча түгәсең, ә Хаҗга сәфәр кылмыйсың. Коръән укыгач Хаҗга барырга тиеш син. Гөнаһ җыеп, турист булып йөрисең!” – дип эт итеп сүгеп ташлады. Менә сиңа мә!
Әзер түгел әле мин Хаҗга сәфәр кылырга. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар, димәк, әле миңа вакыт җитмәгән. Бисмилла әйтеп йокларга ятам, бисмилла әйтеп уянам, һәр исән сәгатем, һәр атлаган адымым өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укыйм. Йөргән аякларым, күргән күзләрем, сулаган һавам, эчкән суым өчен шөкер кылам. Аллаһы Тәгалә минем йөрәгемә сеңгән, ләкин мин аны кешегә күрсәтеп йөрмим.
Ясамагыз миннән фанатик! Катлауландырмагыз динне!
Урамнарда тагын бер ят күренеш: кечкенә генә бала букча тотып мәктәпкә бара, өстендә озын, ямьсез төстәге күлмәк (андый котсыз ситсаны каян алалар икән?), башында – урап бәйләнгән төссез яулык. Кызганам мин ул баланы. Балачагы урланган бер мәхлук кебк бит ул. Чәчләренә ак бантик тагып, аллы-гөлле чәчәкле, күз явын алырлык матур киемнәр киеп йөрисе киләдер аның. Классташлары да үз итмиләрдер инде аны.
Менә шул, чама белсәк иде. Динне катлауландырмасак иде.
Әлмәт районы, Нәдер авылы.
Рәзинә МИННЕГАЛИЕВА |
Иң күп укылган
|