• 05.10-22.10 2021-2022 хоккей сезоны. Татнефть Арена
  • 17.10 "Корт", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 22.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:30
  • 23.10 Рөстәм Вәлиевнең тууына 60 ел. Искә алу концерты. Филармония. 17.30
  • 23.10-24.10 Премьера! "Сөннәтче бабай", 12+, Кариев театры, 18:00
  • 27.10 "Мио, минем Мио", 6+, Кариев театры, 18:00
  • 28.10 "Ләйлә вә Мәҗнүн" , 12+, Кариев театры, 18:30
  • 01.11 Юрий Шатунов. КСК "Уникс". 19:00
  • 03.11-07.11 Ришат Төхвәтуллин. Сула. КСК "Уникс"
  • 10.11 Валерий Меладзе. Татнефть Арена. 19:00
  • 20.11-24.11 Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов. КСК "Уникс"
  • 26.11 Данир Сабиров. Ике юбилей. Моноспектакль. КСК "Уникс". 18:30
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. "Фәрештә түгел". УНИКС
  • 14.12-19.12 Илсөя Бәдретдинова. Фәрештә түгел. КСК "Уникс"
  • 18.12 Татар җыры. «Казань Экспо», И.Шакиров ис. концертлар залы. 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 17 Октябрь
  • Әхмәт Саттар (1939-2018) - язучы
  • Роза Туфитуллова - журналист
  • Лидия Әхмәтова - җырчы
  • Рәшидә Җиһаншина (1917-2003) - актриса
  • Гали Хуҗи (1912-1966) - шагыйрь
  • Илгиз Гайнуллин - көрәшче
  • Альбина Шаһиморатова - опера җырчысы
  • Үзебезнең умарталыктан бик тәмле, яхшы сыйфатлы бал сатыла. 3л - 1300 сум. Күпләп алучыларга, бәясе килешү буенча. Шулай ук кәрәзле бал да бар. 89625497103
  • В Казани на улице Сахарова ищем девушек (девушку) на подселение в зал в двухкомнатную квартиру 89923389181
  • Актаныш.услуги:жалюзи рулонные шторы рольставни рольворота ,ремонт москитных сеток 89375814252 Айдар
  • Актаныш. Натяжной потолок урнаштырабыз. Килеп улчәү, консультация бушлай, светильниклар да куябыз. Актаныш, Актаныш районы буенча эшлибез 8-937-581-42-52 Айдар
  • Детскому саду N 292 ново-савиновский район, требуется музыкальный руководитель на 1,5 стаки
  • Сниму 1 ком.квартиру в Советском , Вахит.р-не.Со всеми удобствами,платежоспособная, чистоту гарантирую.Сама работаю, татарка 47 лет.Убедительная просьба прошу риелторов не беспокоить, сниму только от собственника.Тел.89870673548 Гульфиза.
  • Сниму квартиру до 18-19 все включено, татарка, работаю, без вп, тишину, чистоту и своевременную оплату гарантирую, писать WhatsApp +79961212519, риелторов прошу не беспокоить.
  • Продаю натуральный цветочный МЕД со своей пасеки 1л-500руб т.89503210410
  • Әле һаман шәҗәрәгез юкмы? Нәсел тамгагызны белмисезме? Бу хәл итәрлек мәсьәлә. Дәүләт архивлары чыганаклары буенча шәҗәрәгезне төзеп бирәм. Шәҗәрәҗәге барлык фактларны архив документының фотокопиясе белән раслыйм. Бу өлкәдә эш тәҗрибәм 8 ел. Тел./Ватсап: 8–917–874–16–40 Tongekuk@gmail.com Дамир Шәйхетдин.
  • диван-книжка сатыла. аксыл-көрән төстә.8 мең. яхшы хәлдә. казан. тулырак мәгълүмат ватсап аша. 89047619147
 
 

 
Архив
 
30.05.2011 Мәдәният

Изге Болгар җире ничек торгызыла? (ФОТО)

Соңгы 1-2 елда Изге Болгар җиренә игътибар бик артты. 2010 елның башында М.Шәймиев президентлыктан киткәннән соң Болгар белән Свияжскины торгызуга алынды. “Яңарыш” фонды булдырылды, Татарстан химаячеләре, гади халык та бу эшкә үз өлешен кертте. Бу көннәрдә Болгарда төзелеш эшләре ничек барганын үз күзләребез белән күреп кайттык. Бер ел эчендә зур күләмдәге эш башкарылган, төзелеш кышын да тукталмаган.

— Болгар тыюлыгы 400 гектар мәйданны били, закон буенча монда төзелеш эшләре тыелган. Эш башлар алдыннан археологик тикшеренү, казу эшләре оештырылды, — дип сөйләде музей-тыюлыкның директор урынбасары Лилия Сафина. — Узган елның апреленнән сентябрьгә кадәр масштаблы казу эшләре алып барылды. Бу эш бервакытта да тукталмады, ләкин соңгы 40 ел эчендә болай зурдан кубып үткәрелмәде. 6 мең гектардан артык мәйдан тикшерелде, бу эштә 2 меңләп кеше катнашты. Галимнәр, студентлар, безнең музей хезмәткәрләре, хәтта Болгарда яшәүчеләр дә читтә калмады. Җәй эссе иде, ләкин түздек, яңгыр яумавы безнең эшкә ярдәм генә итте.

 

Узган ел җыен вакытында Болгар дәүләтендә рәсми рәвештә ислам кабул итүгә истәлек итеп төзеләчәк бина урынына таш куелды. Иң беренче чиратта археологик казу эшләре шунда башкарылды. Юкка булмады, биредә XIII-XIV гасырга караган зур фарфор ваза табылды, ул Кореядән алып кайтылган булса кирәк. Башка вак әйберләргә дә баедык. Бу бина, әлбәттә, буш тормаячак. X гасыр башында Русиядә ислам тарала башлавы билгеле. Яңа төзелгән бинада Ислам музее урнашачак. Анда Болгар дәүләтендә ислам кабул итү вакытларын күзаллау өчен экспонатлар урнаштырылачак, бу чорга бәйле тарихи фактлар тирәнрәк бәян ителәчәк. Нинди экспонатлар булачагы әлегә билгесез. Әхмәт ибн Фадланның Идел буена сәяхәте турындагы кулъязмасы безгә килеп ирешсә, әлбәттә, бу татарлар өчен зур казаныш булыр иде. Әлегә аның күчермәсе генә бар. Бу китап Иран музеенда саклана. Шулай ук әлеге бинаның бер өлеше сәнгать галереясе буларак оештырылачак, аның да тематикасы татарлар һәм исламга бәйле. Шушында ук уңайлы конференц-зал урын алачак. 18 июньдә узачак Изге Болгар җыенына килүчеләр аның тышкы бизәлеше белән хозурлана алачак.

 

Тагын күзгә күренерлек төзелеш — ул Икмәк музее. Бу зур комплекс Болгар тыюлыгы территориясеннән тыш төзелә. Аның инициаторы — ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов. Ул интерактив этнографик музей буларак эшләячәк. Татар җирендә ни рәвешле авыл хуҗалыгы үскәнен кешеләр карый гына түгел, ә тотып та, шушы процесста үзләре дә катнашып карый алачак. Биредә җил тегермәне ясаганнар, ул тиздән сафка басачак. Монда он тарттырып булачак. Су тегермәне дә бар, ләкин ул макет буларак төзелгән. Балта осталары хәзер тегермәнче йортын салып бетереп киләләр. Моннан тыш пекарня, тимерче алачыгы, чүлмәкче йорты да күтәрелгән. Теләүчеләр үзләре икмәк, камыр ашларын пешереп карый алачак. Тимерче йортында остазлар дәресен алып булачак. Үз куллары белән ясаган чүлмәкләр музейга килүчеләрнең күңеленә хуш килер дип ышаналар. Язын килсәләр, борынгылар кебек иген чәчеп карарга, көзен урырга да мөмкин булачак дип кызыктырдылар. Шушында ресторан да булачак.

 

Икмәк музее янәшәсендә мәчет, мәдрәсә һәм руханиларның резиденциясе төзелә. Инде диварлары күтәрелгән, биредә дә шактый зур күләмдә эшләр башкарылган. Болгардагы яңа мәчет ике манаралы, искиткеч матур архитектуралы булачак, дип мактады музей директоры Рафаэль Мәхмүтов. Мәдрәсәдә 60 шәкерт укыячак һәм шунда ук мөгаллимнәре белән бергә яши алачак. Ә резиденциядә кем утырып идарә итәчәге хакында әлегә берни билгеле түгел. Уфадан Тәлгать Таҗетдин кайтачак дигән сүзләр дә йөри. Бу җәйдә төзелешнең күп өлеше тәмамланыр дип көтелә. Гыйбадәтханә комплексы 5 гектар җирне били.

 

— Иң зур төзелеш — Елга вокзалы. Бу — уникаль проект. Ул 6 каттан торачак. Берьюлы берничә зур көймәне каршы алырлык пристань төзеләчәк, ул ярга кереп утырган булачак, — дип сөйләде Рафаэль әфәнде. — Аның архитектурасы да борынгы Болгар сарайларын хәтерләтәчәк. Кешеләр пристаньнан кергәч, Елга вокзалы эченә эләгә, биредә барлык инфраструктура заманча технология буенча эшләнәчәк. Югарыга менәр өчен эскалаторлар булачак. Елга вокзалының өске өлешендә Болгар цивилизациясен чагылдырган музей эшләячәк. Әлегә кадәр бездә археология музее булды, ул чиркәү эчендә иде, хәзерге вакытта реставрацияләнә. Бүген 101 меңнән артык экспонатыбыз бар, аларның барысын да экспозициягә чыгару мөмкин түгел иде. Яңа музейда бөтенесе заманча технология буенча эшләнәчәк. Елга вокзал-музее ярга уелып кереп утырганга күрә, биредә халыкка җирдәге төрле гасырларга туры килгән мәдәният катламнарын күрсәтә алачакбыз.

 

Узган ел Елга вокзалын казыган вакытта XIII-XIV гасырга караган 6 әйбердән торган хәзинә табылды. Археологлар алтыннан һәм зөбәрҗәт ташлар белән бизәлгән беләзек, сәйлән, алка, йөзекләргә тап булды.

 

Болгар шәһәренең көньягында агач капкалар ясалган. Аннан туп-туры Кече манара янына барып җитеп була. Биредә дә үзгәрешләр бар. Гадәттә, бу җирдә Изге Болгар җыены вакытында тәүбә итү, вәгазь уку була. Шушы урында Болгар дәүләтенә исламны алып килгән өч сәхабә җирләнгән дип фаразлана, бу тирәдә X-XI гасырга караган зират булган. Шушы көннәрдә әлеге территориядә өч сәхабә истәлегенә таш куелган. Кече манара тирәсендә наратлар утыртылган.

 

— Зур манарага да ремонт ясалып бетә, — дип сөйләде Лилия Сафина. — Олы манара янындагы тарихи мәчет нигезендә реставрация эшләре актив бара. Намаз укырга уңайлы булсын өчен плитәләр түшәлде. Көньяк һәм төньяк мавзолейларның нигезләрен ныгыттылар. Көньяк мавзолейда Болгар дәүләтендә җәсәдләрне күмү турында тасвирлаган экспозиция эшләячәк. Төньяк мавзолейда эпиграфик экспонатлар урын алачак. Барлык җирдә сенсор киосклар урнаштырылачак, кешеләр үзаллы бөтен мәгълүматны укый алачак. Тарихи фактлар татар, урыс, инглиз телләрендә булачак. Әлегә реставрация эшләре Кара пулатка барып җитмәде, ул чиратта тора. Бәлки, киләсе елга туристлар хан сараеның нигезләрен дә күрә алыр.

 

Хәзерге вакытта Болгар музей-тыюлыгы елына 40 мең кеше кабул итә, җәй көне аларның урак өсте. Барлык төзелеш объектлары да сафка баскач, бу сан 500 мең кешегә кадәр җитәр дип ышаналар. Барлык эшләр 2013 елга тәмамланыр дип көтелә. Болгарда хәзер менә дигән кунакханә эшли, килүчеләргә кунып китәр өчен дә бик уңайлы.

 

Болгарга килүчеләр музей территориясендәге җимерек өйләргә игътибар итми калмый иде. Күзгә ташланып торган иске йортларны сүткәннәр, йортсыз калган хуҗаларга барлык уңайлыклары булган фатирлар биргәннәр. Көзгә тагын берничә гаилә яңа йортларга күченәчәк. Яңа заманча спорт комплексы да төзеп куйганнар.

 

18 июньдә Болгар шәһәре чираттагы Изге Болгар җыенына әзерләнә, быел да алар меңләгән кешене каршы алачак. Кунакка Башкортостан президенты Рөстәм Хәмитовны да көтәләр. “Аллага шөкер, кунакларга күрсәтерлек урыннар бар”, — диләр Болгарда.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 21 | 27.05.2011
Ирек мәйданы печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
№24 (795741) / 15.02.2012 11:35:59

№23 اسماعيل, гә дип укырга

№23 (795740) / 15.02.2012 11:34:34

RIM №24 (794828) / 05.02.2012 / 19:18
اسماعيل! Утыз Имәни, Ш.Мәрҗәни, Р. Фәхретдиннәр дә //Ислам тарихын тиешле дәрәҗәдә белмәгәнгәнгә //чиле-пешле муслимнәр// мени синеңчә????http://www.matbugat.ru/news/?id=5437#comments

№22 (795738) / 15.02.2012 11:11:59

Болгар тарихына ялган кушмаска кирәк. Берәрегез 3 сәхәбә килгәнлеге турында кайда язылганын әйтегез. Чыганагын ник яшерәсез?

№21 (795728) / 15.02.2012 07:38:09

РИМ-гә,
Әфарин! - Кардәш, дөрес уйлыйсыз!
Татар-болгар тарихын җенткләп белгән очракта да, безнең дини хосусиятебезнең халыкара, аеруча гарәпләр белән бәйләнешен күрсәтүне ул чакта УРЫС ПРАВОСЛАВ ЧИРКӘВЕ КАТГЫЙ РӘВЕШТӘ ТЫЕП ТОРДЫ. Һәм әлегедәй тыю шаукымы 1917 елның октябрь инкыйлабына хәтле дәвам итте. Алар хәзер дә мөселманнар өстеннән күзәтеп барырга тырышалар, һәм аларның ул - безнең өстән карап-күзәтеп тору хосусыятендә яхшы гына уңышлары да бар.

№20 (795727) / 15.02.2012 02:03:08


Р.Фәхретдин тарихны белеп бетермәгәндер дип уйлыйм,тормышы авыр булган,тамак та туйдырасы булган бит.Ислам дине үзе килеп кермәгәндер бит Шәһри Болгарга.Яшли вакытта укыганым бар иде Послами обменялись дип һәм Гәрәб илләре белән сату-алу эше дә алга киткән иде дип. Хәзерге урыс галимнәре Болгар тарихын юкка чыгармакчы булалар кебек.

№19 (772777) / 07.06.2011 12:33:29

Афәрин, Сәйлән. Сине куәтләп \"булдыргыч\"лар гамәле турында урысча язганымны өстим:
...В миру Ибрагимов Ильфак,
Слыл Мухаммад Мирза;
Экспрезиденту земляк,
Может даже родня
Служил культуре,милиции
Носил туфли, кирзу,
Плел как сам Хайям рубаи
Ловя в мечтах звезду
Писателям поводырью
Был назначен не зря,
И Тукая премию
Ему не дать нельзя
Простим, что был глух и нем
Не взирая теме,
Когда рушили обитель
Где жил, творил гений...



http://rustemzaripov.blogspot.com/

№18 (772659) / 06.06.2011 14:06:34

Безнең “Болгар” мәмләкәтенә ислам диненә дәгвать кылыр өчен Расүлүллаһ заманында Талха, Әбү Гобәйдә һәм Җәгдә исемдә өч сәхабә килделәр. Боларның кәрамәтләре сәбәбеннән, хан кызы Туйбикә хастәлегеннән терелде. Мәзкүр өч сәхабә “Болгар”да озак калдылар, ниһаять ике сәхабә янә Мәдинәгә кайтып киттеләр һәм бере дә Туйбикәне никах кылып “Болгар”да калды, дигән бер хабәр халкыбыз арасында мәшһүр, иске заманнардан бирле телдән телгә күчерелеп дәвам итмәктәдер. Бу хабәрнең асылы бармыдыр?
Мөхәммәт Сабир Ибраһим
Шура:
Болгарга сәхабәләр килүнең асылы булмаса кирәк, әсхаб гасырында Болгар илә Хиҗаз арасында кафилә (караван) йөрдеге хакында ишарә юк һәм гомумән Болгар исеме бер җирдә дә очрамый, бәлки уртада румиләр илә иранлылар торып болар мөселманнарга дошман булдыклардан “Мәдинәдән” Болгарга сәфәр итмәк мөшкел (авыр) эш иде. Бу бер, икенче бик җүзьи (вак) шәйләргә (әйберләргә) озын сәнәдләр китереп язучы Табари һәм һәрнәрсәне ихътисар (кыскача гына сөйләү) гына сөйләү итеп отучы Ак-күл һәм ибн әл-Әсир һәм ибн Халдун вә Әбүл-Фидалар мондый олуг вакыйга булдыгында ишарә итмичә үтәрлар идеме? Әлбәттә, бу турыда мәглүмать бирерләр иде. Билгеле сәхабәләр сөйләнгән җирләрдә “Әл-истигаб”, “Усдуль-Габа”, “Исаба”ларда берәр сүз күрелер иде. Ислам тарихында “Болгар” исеменә анчык габәсиләр заманында тәсадуф (туры килү) кылыныр. Бу мәсьәлә хакында Мәрҗәни хәзрәтләре “Мөстәфадил-әхбар”да сөйләмешдер. Шунда мөраҗәгать итсәгез зарар булмас».

Риза Фәхретдин

"Шура" журналы, 1912 ел, №16.

№17 (772532) / 04.06.2011 21:25:36

И көлке дип тә әйтеп булмый\\Шушы урында Болгар дәүләтенә исламны алып килгән өч сәхабә җирләнгән дип фаразлана, бу тирәдә X-XI гасырга караган зират булган. Шушы көннәрдә әлеге территориядә өч сәхабә истәлегенә таш куелган\\дип кеше башын катыралар. Үзләре Р.Фәхретдиннәрне, Ш. Мәрҗәниләрне өйрәнергә кирәк диләр. Ә үзләре я укымыйлар аларны ,я белеп халыкны алдыйлар.
Мәрҗәни бу турыда менә нәрсә яза:
"Бу фәкыйрь әйтә: югарыда телгә алынган «Тәварихы Болгария» китабы һәм икенче җыентык һич тә ышанычлы әсәрләр түгел, һәр ике китап ачык ялган белән тулган. Болгар халкының Мехәммәд пәйгамбәр заманында ислам диненә керүенә борынгы һәм соңгы заман галимнәренең әсәрләрендә һичбер дәлил, күрсәтмә юк. Мондый олы бер вакыйга булса, хәдис һәм тарих китапларында бу турыда хәбәрләр сөйләнер иде. Шулай ук танылган сәхабәләр, мәсәлән, Хафиз ибне Мензә, Әбү Нәгыйм, Әбү Муса, Ибне Габделбәр, Ибне Дабаг, Гыйззетдин бине әл-Әсир һәм берадәре (бертуган) Мәҗдетдин бине әл-Әсир, тагын башка шундый галимнәр китапларында да сәхабә булган барлык ир һәм хатын-кызларның исемнәрен телгә алып үтү вазифасы булса да, пәйгамбәрнең сәхабәләре арасында Зөбәер бине Җәгъдә, Тальха бине Госман исемле кешеләр булуы телгә алынмый... Ханзал билгесез, сәхабәдән фәкать бер шәхес — Ханзал бине Зарар бине әл-Хасыйн билгеле. Әмма Ханзалга билгеле Әбү Рәбгый Ханзал бине әр-Рәбигь бине Сәйфи бине Рибах әт-Тәмими — язучы. Кайбер сүзләргә караганда, атасының исеме — Рәбига, Бас-рада яшәгән. Хәзрәти Галидән аерылып калып, Мөгавия заманында Каркыйсада вафат булган. Габдеррахман бине әз-Зебәер бине Зәед бине Өммиятел-Корзый сәхабә билгеледер. Углы Зөбәер бине Габдер-рахман һәм хәзрәти Гайшәдән Горвәт бине әз-Зөбәер бине Гавам аның Рәфагател-Корзыйның аерылган ха-тынына өйләнү кыйссасын риваять иттеләр, «Мәгърифәтес-сәхабә»( «Танылган сәхабәләр» — китап исеме)дә башка мәмләкәткә сәфәр кылганы һәм гомерендә шуңа охшаш эше билгеле түгел. Ошбу билгеле сәхабәләрдән башка, бу исемнәрдә булган сәхабә кеше телге алынмый. Шулай ук һиҗри 12(634) елда рамазан ае Хутка түгел (Зодиак календаре буенча уникенче ай. Безнеңчә февраль-март аена туры килә), бәлки Гакрәбкә (Зодиак календаре буенча сигезенче ай. Безнеңчә октябрь аена) туры килгән. Бу шулай. Дөресен Аллаһ белә."
Мөстәфәдел әхбәр фи әхвәли Казан вә Болгар"

№16 (772235) / 31.05.2011 23:18:02

Соры корт өйрәткәнчә,Бабайның үзенә яздым- нәтиҗәсе булмады, Болгарга рсписание элекечә калды, балаларны алып бармаганга 3 ел икән инде. "Метеор" расписаниесен үзгәртүне кем генә эшли ала икән? Инде шуның өчен президентка ук язарга микәнни?

№15 (772162) / 31.05.2011 12:01:33

Монда кактус житми, кстати, кайда сон эле ул , куренми.)

№14 (772160) / 31.05.2011 11:54:23

\\...Хәерчедән хәер җыеп,...// - коммунистлар гамәле.

Элекке коммунякалар - хәзерге олигархларның халыкны хәерчеләндереп үзләренә буйсындырып тоту - аларның илдә алып бара торган эчке сәясәтләре.

Фәкыйрьлеккә тәшерә, салым җыя, мәскәвиягә түбәнлеккә тәшеп илтеп бирә, теләнеп - алдап-йолдап, үз файдасын күздә тотып, әзрәген кире кайтара һәм "без булдырабыз", дип мактана.

№13 (772081) / 30.05.2011 20:06:38

Кыска язуың өчен рәхмәт!Монысын да көчкә ерып чыктым,уф!

№12 (772079) / 30.05.2011 19:54:16

Болгар шәһәрен торгызалар. рәхмәт әйтәсе урынга,менә утыралар,мин сиңа әйтим....
әллә мәскәүне яңа баштан төземәгәннәрме һ.б. урыс шәһәрләрен.
шулай булгач, каршы килмәенчә матур гына,бер-беребезне \\\"кыйнамый\\\" (үзебездән башкалар да кыйнарга торалар татарны)яшәргә өйрәник. неуҗели татар, акылын аракы белән эчеп бетереп,мисез калды?
әллә каргалган татар балаларымы без. төпле татарны себер сөргәннәр. аларның балаларына охшамаган без. колхоз төзегән,\\\"басмачыларга каршы көрәшкән\\\"нәр нәселеннәнме соң без?!
нигә оеша,созедать итә белмибез,һаман ватарга җимерергә,үземә дә юк кешегә дә булмасын принсебеннән эш итәбез - яшибез. болай булмый бит инде.
урыс булса чиркәү торгызырга,5тәңкәсен булса да илтеп бирер иде....

кемгә кирәк ул иске \\\"Болгар\\\" кунакхәнә бинасы? ремонтлап торырга күпме акча китәчәк ул хәрәбәне. откатын да,күпертелгән ремон бәхәсен дә исәпләсәң,охо-охо килеп чыга. менә бусы әрәм акчалар!!!

миңа нишләптер,бер ничә кешедән башка,яшь егет-кызлар язып утыралар кебек. ну ярар алар яшьләр. шуларга ияреп картлары да утра бит әле \\\"аксакал\\\" булып акыл сатып(үзенә җитмәгәнне).

матур гына сайт,татар халкының көзгесе булырлык сайт. чынлыкта нәрсәгә әверелдердек.
көтү кугандагы ,хатыннар җыелган чат башын хәтерләтә. муҗиклар да алардан әллә ни аерылмый.
иркә әллә кайларда хыялланып,мифик җәмгыять төзмәкче,күңелләре белән инанмаган \\\"динлеләр\\\". болар барысы да дөрес сөйли,әммә калебләре,гамәлләре сүзләреннән аерыла.

элегерәк, мөхтәрәм татарларыбыз яза иде монда. аларның язганнары күңелләргә хуш килә иде.фән биеклегеннән язалар иде. юкка чыгардык аларны. Ил дә күренми хәзер. болай булмый бит инде. авызыңа ни килде шуны язып утыру килешми бит инде. башны эшләтергә дә кирәк бит.
кигәвен теләгәнчә төчеләнеп язуның да кирәге юк. һәрбер кешенең үз фикере,аның өчен ул кешене мыскыллау тиеш түгел.

мин кыска-кыска - телеграфно яздым. аңлаганыгыз аңлар, юк икән юк!!!
вакытым юк.күңелдә кайнаганнан җыелган парны чыгардым.

№11 (772067) / 30.05.2011 17:47:46

шул тукай белән!!!
што тукайдан башка бырынгы шагыйрь-язучылар юкмы татарда??
бар белгәннәре тукай:совет вакытында тукай динсез булды,хәзер динлегегә әйләнде.
шунысы кызык,бер үк кешеләр сөйли шуны.Элгәреге атеистлар - бүгенге муллалар. ачуым килмәгәе.
мин Тукайга каршы түгел,но,җегетләр,чәйнәүдән туктагыз инде аны. бетен хәшәрәт эшләрегезне Тукай исме артында эшлисез. пчратмагыз инде Тукайны. идол ясамагыз Тукайдан.

нинди бестолковый татар соң без хәзер?!? кышкы сабан туй,тагын әллә нинди сабан туй дип лаф орабыз. үзебез матур итеп,татарча, САБАН ТУЕ дип яза да әйтә дә белмибез.

теге сарык тәкәсе кеби,хаман аяк терәп,тарткан җиргә барырга теләми татар(сайттагыларның күбесе). үзләре бер файдалы (үзләренә файдадан башка) эш эшләүчеләр түгел,вәйт карышып утралар,ачуым килмәгәе.(давамы бар)...

№10 (772059) / 30.05.2011 15:59:40

Эйтегез эле мина, ни очен Болгар жире Изге дип атала?

№9 (772055) / 30.05.2011 15:27:21

Сәйлән, шәп әйткәнсең! булдыра торган син генә калып барасың бугай))))
Күрдегезме яңа Тукай номерларының ничек буласын? Заманча өр-яңа кәттә бина...
Болгарда чиркәүләр күтәрелә...
Биләр дигән изге җиребез дә бар бит әле, ул безгә күпкә якынрак тарихи җирләр, анысы Миңңнеханов пенсиягә чыккачка калыр микән?

№8 (772040) / 30.05.2011 13:26:57

Тукай эзләрен саклаган йортларны табыш өчен сүттереп аткан татнефтнең кулына сугар кеше табылмады, дисез инде алайса - ялгышасыз. Болгардагы "саваплы эш"ләр бәлки шул җавапсызларның үз гөнаһларын җиңеләйтергә омтылуларыдыр.Шуңа мин бу "үзгәрешләр"не уен,хәтта Ф.Бәйрәмова әйтмешли уйнаш дип кабул итәм. Акчалы уйнаш.

№7 (772039) / 30.05.2011 13:20:01

тарихи урыннан евроремонт, пластик оя ясап куярлар инде. тарихнын исен дэ калдырмыйча

№6 (772038) / 30.05.2011 13:08:01

№5 кә(Хак сүз гә №3 кә).
Бабайның бар эшләрен үлчәүгә салсаң,синең файдага түгел!

№5 (772034) / 30.05.2011 12:55:53

Көнләшмә,көнләшү калебне "кимерә",псих авыруларга китрәчәк сине.

Дөнья матур ,яңырдан соң үләннәр үсеп китте,чәчәкләр ачылды,кошлар сайрый...!!!

Бабай зур эш эшли татар өчен,исән булсын.

Ходай биргән хәләл акчаңны карап тот. Бәрәкәтен тоярсың.

№4 (772033) / 30.05.2011 12:52:58

Ну, Сәйлән!!!!!

Искиткеч! Баш иям!
Синең бу шигырең белән безнең буынны киләчәк буын алдында әзрәк акларга тырышуың. Рәхмәт!


Бу Болгары да кирәктер. Әмма акча дип Тукай торган йортны җимерү тарих кичерәчәк гамәл түгел.

№3 (772031) / 30.05.2011 12:44:13

Афәрин, Сәйлән! Чыннан даКолорадо коңгызларыннан ким кыланмый минбулдырабызлар. Җир астыннан җир өстенә чыгалар, биргән Ходай боларга оятсызлыкны һәм комсызлыкны - нинди гөнаһыбыз өчен без бу адәм көлкесен аңламаганга салышып яшәргә тиеш икән?!..

№2 (772029) / 30.05.2011 12:34:17

Почаму? Да , патаму что, янчык бик тиз тулачак.



























№1 (772024) / 30.05.2011 12:19:21

....

Җирәнмәслек мосафирханә һәм ашханә юк, диләр,
“Сарай”дан да чисталыкта ким түгел “Болгар”ыбыз бардыр.
(“Безне урынсыз яманлыйлар” Г.Тукай)



Бар иде ул,Тукай торган “Болгар “ кунакханәсе...
Җимерделәр! Тарих өчен кыйммәте юк ,янәсе!

“Базар чоры! Мондый иске “Болгар”ның юк кереме!
Имеш,Тукай торган анда! Ә Тукай соң тереме?

Тере булса,шуннан нәрсә?Шагыйрьләрдән файда юк.
Ә Казанда ятим Апуш кунмаган йорт кайда юк?!

Ә “Болгарны торгызабыз! Шаккатырсың үзең дә.
“Булдырабыз!”-дигән икән,торам әйткән сүземдә.

Болгар дигән үле шәһәр әрәм ята бер тәккә.
Хәерчедән хәер җыеп,төзим тагын бер Мәккә.

“Изге җир” бит!Менә моның файдасы күп булачак!
Почаму? Да , патаму что, янчык бик тиз тулачак.

Безне юкка яманлыйлар.Сөйләмә үткән эшне!
“Болгар” сүтеп, Болгар төзү “Мин”сез булмый , кәнишне!”




▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татарстан Диния нәзарәте
ЕлМай
Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»
Piter.tatar