|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.04.2024 Мәдәният
Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле балалар өчен сәнгать дәресләре тәкъдим итәчәк (ВИДЕО)Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле яшьләр, балалар алдында еш чыгыш ясый, яшь буында сәнгатькә, борынгы моңлы җырларыбызга, милли уен коралларына мәхәббәт уята, аларны матурлык үрнәгендә тәрбияләүдә үз өлешен кертә. Апрель аенда артистлар Казан шәһәренең ун мәктәбендә урта яшьтәге балалар өчен сәнгать дәресләре тәкъдим итәчәк. Әлеге сәнгать дәресләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырыла.
--- |
Иң күп укылган
|