|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.04.2024 Мәдәният
Тинчурин театры беренче тапкыр А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестиваленә бара24-26 майда К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры үзенең 90 еллык тарихында беренче тапкыр Санкт-Петербург шәһәренең А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театрының халыкара фестивалендә катнашачак. Тинчуринлылар «Ашина» мистик драмасын (авторы — Ркаил Зәйдулла, режиссеры — Илсур Казакбаев) тәкъдим итә. Быел фестивальнең юбилей елы, ул 25 нче тапкыр уза. Искәртеп үтик, А.А. Брянцев исемендәге яшь тамашачылар театры — Россиянең иң өлкән, көчле ТЮЗы. Шушы Халыкара фестиваль — Россиядә иң танылган, иң дәрәҗәле фестивальләрнең берсе. 2016 елда фестиваль ил җитәкчелеге тарафыннан югары бәяләнелә: Россиянең мәдәният өлкәсендә Хөкүмәт премиясенә лаек була. Туфан Имаметдинов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры баш режиссеры: Моннан тыш, Тинчурин театрының «Хан кызы Турандык» музыкаль трагикомедиясе 24-30 майда Йошкар-Ола шәһәрендә узачак фин-угор халыклары театрларының XVI Халыкара фестивалендә катнашачак. Әлеге спектакль М.Шкетан исемендәге Мари милли драма театры сәхнәсендә 28 майда 18.00дә тәкъдим ителәчәк. Шуны да искәртеп узыйк, әлеге спектакль тикмәгә генә фин-угор халыклары театрлары фестиваленә эләкмәгән. «Хан кызы Турандык» спектаклен Венгрия командасы – режиссер Сәрдәр Таһировский, куючы рәссам Анна-Мария Купаж һәм композитор Бакк-Давид Ласло сәхнәләштерде.
--- |
Иң күп укылган
|