|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.04.2024 Дин
Татарстан мәчетләрендә Ураза гаетен уздыру тәртибе билгеле булды10 апрель көнне мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтәчәк. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында гает вакытлары чыкты. Татарстан Республикасының шәһәр мәчетләрендә 6:30 сәгатьтә Коръән аятьләрен укып башланачак һәм 7:00 сәгатьтә гает вәгазьләре белән дәвам итәчәк. Гает намазы 7:30 сәгатьтә укылачак, дип яза ТНВ.
Авыл җирлекләрендә Гает намазын кояш чыгып ярты сәгать узгач уку тәкъдим ителә.
Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның бәйрәм вәгазе турыдан-туры эфирда “ТНВ-Татарстан” һәм “ТНВ-Планета” телеканалларында күрсәтеләчәк.
--- |
Иң күп укылган
|