|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.03.2024 Мәдәният
Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре узачак5-10 апрель көннәрендә Свердловск өлкәсендә Татарстан киносы көннәре узачак. Бу көннәрдә Әмирхан Еники хикәяләре нигезләнгән «823 километр» фильмы тәкъдим ителәчәк. Әлеге фильм татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники әсәрләре мотивлары буенча режиссерлар Ирек Хафизов һәм Әмир Галиәскаров тарафыннан төшерелгән. Фильмда Әмирхан Еникиның өч әсәре – «Кем җырлады», «Матурлык» һәм «Бер генә сәгатькә» хикәяләре берләштерелгән. Татарстан Республикасын һәм Свердловск өлкәсен ышанычлы, партнерлык һәм дуслык мөнәсәбәтләре бәйли. Екатеринбург тамашачылары Казаннан килгән кунакларны һәрвакыт җылы кабул итә. 2023 елда төбәк фильмнары Свердловск өлкәсендә күрсәтелгән иде һәм хәзер күрсәтүләр яңадан кайтарыла.
--- |
Иң күп укылган
|