|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
30.03.2024 Милләт
Татарстанга күченгән таҗик: Башта яшәп китүе дә җиңел булмады…Гомере буе туган җирендә яшәгән кеше аның кадерен белми, ул турыда уйланмый кебек тоелса да, чынлыкта бу алай түгел. Күпләр өчен аннан да матур, кадерле җир юк. Кычкырып әйтмәсә дә, күңеле белән моны күпләр тоя. Бигрәк тә өлкәннәр инде башка урында яшәүне, күченүне, анда ияләшүне күз алдына да китерә алмый. Каладагы балалары янына бер-ике көнгә кунакка барса да, шәһәрегез үзегезгә булсын дип, туган-яшәгән авылын сагынып кайта. Шул сәбәпле картлыкта ялгызлыкны сайлаучылар да (ялгыз булса да, үз өендә, үз җирендә) шактый. Калага, еракка димим, балалары район үзәгенә генә күченә калса да, өлкәннәр төп нигездә калырга тырыша. Алардан калмыйм дип күченеп тә, авыруга сабышкан танышларым булды. Алай гына да түгел, шул ук нигездә, бер үк ишегалдында яңа йорт өлгерткәч тә, анда күченми, элекке йортында калучылар да юк түгел. Яшьләр белән бергә яшәргә теләмәгәнгә яки алар теләмәгәнгә дә түгел. Әмма тормыш дигәнең шундый катлаулы һәм эчәр суларыбызның, безгә насыйп ризыгыбызның кайда буласын беребез дә белми. Кемнәрдер кул сузымында гына булган яңа урынга күченергә теләмәгән бер чакта, «җир чите»ндә кабаттан тормыш башлаучылар да бар. Алар өчен туган җир дигән төшенчә шулай ук кадерледер, гомер бакый сагынып яшиләрдер кебек тоела. Әмма язмышлар гына түгел, без – адәм балалары да бик төрле шул. Һәм фикерләребез, яшәешкә мөнәсәбәтебез дә шулкадәр төрле. Күрше Арча районының Балтачка якын авылында яшәп, Балтачта эшләүче очраклы танышым, кояшлы ерак Таҗикстан якларыннан кайткан, инде җиденче дистәсен түгәрәкләп килүче абыйга да иң беренче биргән соравым: «Туган якларыгызны сагынасызмы?» – булды. Егерме елдан артык чит җирләрдә яшәүче, инде өлкәнәеп баручы ир-атның җавабы көтелмәгәнчә булды: …«Мин кайда – туган як шунда» дигән фикер белән килешеп тә булмый кебек. Алай дисәң, читтә яшәүчеләр бихисап бит. Барысы да туган як, туган җир дип сагынып-сыкрап яшәсә (арада андыйлар да бардыр), яшәү булмас иде инде ул. Безне исә кечкенәдән, туган җир, туган як бер генә була, туган йортың, туган авылың – кече Ватаның, дип өйрәттеләр. Шулай яздылар, шулай сөйләделәр. Шуңа ышанып үстек, шуңа ышанып яшәдек, яшибез. Күңелгә шәп сеңдергәннәр, күрәсең… "Ватаным Татарстан" газетасы
|
Иң күп укылган
|