|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.03.2024 Җәмгыять
Британия принцессасында - яман чирБритания принцессасы, мәрхүмә Диананың килене Кейт Миддлтонда рак тапканнар. Ул моннан ике ай элек халык күзеннән юкка чыккан иде. "Операция уңышлы үтте, ләкин аннан соң анализлар яман шеш булуын күрсәтте. Шуңа күрә табиблар миңа профилактик химиотерапия курсын үтәргә киңәш итте, һәм мин хәзер бу дәвалауның башлангыч этабында", дигән ул социаль челтәрләрдә. Бу хакта "РИА "Новости" язган.
Уэльс принцессасы көннән-көн ныгый баруын билгеләп үтә. Кейт Миддлтон шулай ук җәмәгатьчелектән гаиләсенә, шәхси тормышка вакыт һәм хокук бирүне сорый.
Кенсингтон сарае 17 гыйнварда Миддлтонның корсак куышлыгына планлы операция кичерүен хәбәр иткән иде. Операция сәбәпләре күрсәтелми, текстта Уэльс принцессасының «шәхси медицина мәгълүматлары конфиденциаль булып калуын» теләве әйтелә.
Кейт - принцесса Диананың өлкән улы Уильямның хатыны. Аларның өч баласы бар.
Фото: "РИА "Новости"
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|