|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.03.2024 Җәмгыять
Ике туташ 54 яшьлек хатын-кызны үз-үзенә кабер казырга мәҗбүр иткәнТуташларның берсе сөяркәсенең шул хатын-кыз белән чуалуы турында фикергә килгән. Чиләбе өлкәсендә 18 яшьлек һәм 23 яшьлек ике туташны хөкем иткәннәр. Алар, көнчелек җирлегендә, 54 яшьлек хатын-кызны урлаганнар һәм бик каты кыйнаганнар. Моннан тыш аны үз-үзенә кабер казырга мәҗбүр иткәннәр. Бу хакта “KazanFirst” төбәк прокуратурасынаң матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза. Болай булган. Ике туташ теге хатын-кызны машина багажнигына этеп-төртеп керткәннәр дә урманга алып киткәннәр. Анда, үтерү белән янап, бичараны куллары белән үз-үзенә кабер казырга мәҗбүр иткәннәр. Шул рәвешле мыскыл итү генә җитмәгән: хатын-кызны рәхимсез төстә кыйнаганнар да әле. Шуннан соң качканнар. Зыян күрүче, юлга чыгып, көч-хәл белән машинага утырган һәм шул тирәдәге торак пунктка кайтып елгылган. Баксаң, 18 яшьлек туташ сөяркәсенең теге хатын-кыз белән чуалуы турында фикергә килгән икән. Туташларның икесе дә 4әр елга ирегеннән мәхрүм ителгән. Алар “Кеше урлау” статьясы буенча гаепле дип танылган. Фото: фрипик.ком
--- |
Иң күп укылган
|