поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
16.03.2024 Шоу-бизнес

Илназ Гарипов: «Өч-дүрт тапкыр өйләнергә теләмәдем»

Эстрадада буйдак егетләр рәтеннән Илназ Гариповны төшереп калдыра аласыз. Ул 7 нче март көнне никах туен уздырды. Әйе, Илназ өйләнде, җәмәгать! Бу шатлыклы вакыйга хөрмәтенә җырчы белән хәбәргә чыгып хәл-әхвәлен белештек.

– Мәшһүр буйдак егетләрнең берсе идегез. Гаилә кордыгыз, котлыйбыз сезне! Тормыш иптәшегез белән ничек таныштыгыз соң? 

– Буйдаклар күп калмады инде. Безнең Ринат Галиәскәр бар әле. Сүз уңаеннан тормыш иптәшем, Эльвина белән танышуда да Ринатның өлеше бар. 4 ел элек 7 март көнне Кукмарага туйда эшләргә барган идек. Ринат кунакларны күргәннән соң: “Залда бик чибәр кыз утыра. Мин танышам”, – дип әйтеп куйды. Җырларга кунаклар янына чыккач, күзем Эльвинага төште. Чыннан да, бик чибәр кыз икән. Ринатка: “Бу кызны миңа калдыр инде. Минем өйләнәсем килә”, – дидем. Эльвина дус кызы белән гримеркабызга керде. Дусты минем белән фотога төште дә: “Син төшәсеңме?”, – ди аңа. Эльвина “юк” дип кенә җавап бирде дә чыгып китте. Мәҗлестән соң, социаль челтәрдә дус кызының сәхифәсенә тап булдым. Ул Эльвинаның телефон номерын бирде. Икенче көнне Мәскәүгә самолетның рейсы туры килгәнен белдем. Ул өенә оча, ә мин эшләр буенча. Аэропортта каһвә эчәргә чакырдым. Җавап бирмәде. Аны Мәскәүгә төшкәч, самолеттан соң эләктереп алдым. Эльвина чемоданнар белән булгач: “Әйдәгез озатып куям”, – дидем. “Юк, рәхмәт”, – дип китеп барды. Шуннан соң, яздым да яздым. Бер ел буе хәбәрләргә “коры” гына җавап бирде. Бик тырышкач, ниһаять, очрашырга ризалашты. Шуннан соң, аралаша башладык. 
 
– Язган хәбәрләргә җавап бирмәсә дә бирешмәдегезме?
 
– Ир-ат тәвәккәллек күрсәтергә тиеш инде. Бәлки, хәбәрләргә җавап бирмәве белән җәлеп иткәндер дә. Эльвина гади кызлардан гадилеге белән аерылып тора. Социаль челтәрдә дә 3-4 сурәте генә бар. Ул, гомумән, буш, мөһим түгел кыйммәтләр артыннан куа торган кеше түгел. Үтә тәрбияле, төпле кыз. Эльвина миңа битараф булды, дип әйтә алмыйм. Мөгаен, тикшергәндер. Артистлар турында нинди генә гайбәт, имеш-мимешләр йөрми. Артистның тормышын, иҗатын яратып күзәтәләр, тик аның белән гаилә корырга теләүчеләр күп түгел. Чөнки ул – артист. Бүген – минем белән, иртәгә – башка белән дигән стереотип әле яши. 

– Тормыш иптәшегез Казанга кайтырга ризалаштымы соң? Кайда яшисез?
 
– Эльвина 2 ел Казанда эшләп, Мәскәүгә күченгән. Үзем дә Мәскәүдә еш булдым. Эльвина белән Казанда яшибез. Ул Мәскәү белән Казан арасында артык аерма күрмәде. Рәхмәт, ышанып, күченеп кайтканына. Казан яшәү өчен идеаль шәһәр, аны тиешенчә бәяләп кенә бетермиләр.

– Эльвинаның әти-әниләре белән ничек таныштыгыз?
 
– Эльвина бик тыйнак, оялчан кыз. Языша башлагач: “Син миңа җавап бирмәсәң, әниеңә язам”, – дигән идем. Әнисен социаль челтәрдә таптым да: “Исәнмесез, мин сезнең кызыгыз белән аралашам”, – дидем. “Ярар”, – дип җавап кайтарды. Эльвинаның әтисе вафат. Әнисе һәм үги әтисе мине бик җылы каршы алдылар, рәхмәт бик зур.

– Хәләлегез нәрсә белән шөгыльләнә?
 
– Ул белеме буенча финансист. Мәскәүдә бөтен Россия буенча җиләк-җимеш сатучы компаниядә эшли. Казанга күченгәч, эшеннән китәргә гариза язды. Җибәрмәделәр, шуңа күрә хәзер читтән торып эшли.

– Романтик адымнарыгыз күп булдымы?
 
– “Күп булды”, – дип мактана алмыйм. Беренчедән, Мәскәү-Казан арасы якын түгел. Эльвинага туган көненә дә гөл бүләк иттем. “Нормаль” кеше чәчәк бәйләме бирә инде, дип шаяртып алабыз. 

– Никах ничек үтте соң? Рәсми төстә язылыштыгызмы әле?
 
– Никах туен бик матур итеп үткәреп җибәрдек. Никахка иң якыннарны гына җыйдык. Барлыгы 45 кеше идек. Язылышырга барасыбыз бар әле. Иң мөһиме никах укыттык. Эльвина белән 7 мартта таныштык һәм 7 мартта никах укыттык. Никахка кадәр бер банкет, никахтан соң тагын мәҗлес үткәрергә туры килде. Банкет-никах-банкет булды инде. Бәйрәм алды, урак өсте бит. Никахка авылдан Шамиль хәзрәтне алып килдем. Кызганыч, әти-әни никахымны күрә алмады шул... Түр башына әбиемне утырттым. Эльвинаны бик ярата ул, “кызым” дип эндәшеп тора. Гаилә кору – зур адым. Иҗат кешесе өчен бу карар җиңелләрдән бирелми. Әле кайбер туйларда егетләрдән: “Ник өйләнергә булдың?” – дип сорыйм. “Әти кушты”, – диләр. Әти кушып өйләнүне күз алдына да китерә алмыйм. Тормыш иптәше, сөйгән яр берәү генә булырга тиеш. 3-4 тапкыр өйләнергә теләмәдем, шуңа да гаилә кору озаккарак сузылды. Кызык өчен өйләнеп, кеше баласын интектерергә ярамый. Өйләнгәч, үзең өчен генә түгел, тормыш иптәшең өчен дә җаваплылык тоеп яши башлыйсың. Бар өлкәдә дә уңышлы булырга мөмкин, тик гаиләсез аларның берсенең дә кирәге юк. 

– Тормыш иптәшегез сезнең тыгыз эш графигына каршы түгелме?
 
– Эльвина барысын да аңлый. Ул минем сәхнәдә чыгыш ясаганны түгел, эстраданың эчке “кухня”сын күрә. Җырлар яздыру, аппаратура көйләү... Күптән түгел генә Рамиль Шараповның “Әти” җыры өстендә эшне тәмамладык. Эльвина да тавыш көйләүне, ничек эшләгәнебезне күреп торды. Хәзер күбрәк продюсерлыкка игътибар бирәм.

– Никахыгыз турында хәбәрне Илсөя Бәдретдинованың социаль челтәрләреннән белеп алдык. Эстрададан тагын кемнәр бар иде?
 
– Илсөя Бәдретдинованың башка шәһәрдә гастрольләре бара. Никах укытам дигәч: “Мин киләм”, – дип әйтте. Чит шәһәрдән Казанга кайтып, мөмкин кадәр мәҗлестә кунак булып, кире гастрольләргә китте. Сәнгать өлкәсеннән тагын “Сорнай” ансамбле дә никахта булды. Эстрададан барлык танышларны җыя башласаң, кунаклар бик күп булыр иде. Бик якыннарны гына җыйдык.

– Эльвинаны көндәлек тормышта сыный башладыгызмы инде?
 
– Кем инде мин кеше баласын сынарга. Үземне генә сынамасыннар инде (көлә). Көндә яңа носки кияргә, киемне бер тапкыр кигәч тә юарга кирәк икәнен белдем менә (көлә). Күлмәкләрнең якалары чистарды, миңа ошый! 

– Хатын-кыз акчасы хатын-кызныкы, ир-ат акчасы – гаиләнеке дигән сүзләр бар. Сездә ничек?
 
– Эльвинаның миннән акча сораганы юк. Әле гаилә тормышын башлап кына җибәрдек. Бер-беребезнең гадәтләрен өйрәнәбез. Соңрак сорасагыз җавап бирермен. 

– Никах укытуны бик зурлап “кабартмадыгыз”. Пиар ясар өчен яхшы мөмкинлек бит. 
 
– Кайберәүләр пиар өчен өйләнәләр, аерылалар, талашалардыр да. Дөресен генә әйткәндә, бу гадәти тормышта була торган хәлләр бит. Мин өйләнгәннән һава торышы да үзгәрмәде, башкаларның тормышына да зыян килмәде.

– Хәзер сез бәхетлеме?
 
– Тормышта нинди генә авырлыклар булса да, һәрвакыт бәхетле булдым. Дин күзлегеннән дә бәхетсез булу хупланмый, билгеле. Хәзер инде тагын да бәхетем артты.

– Имиджны да үзгәрткәнсез икән...
 
– Башымда чәч булганда үстереп калыйм әле (көлә).

– Хәзер нинди иҗади планнарыгыз бар? Нигездә рус телендә җырлар яздыра башладыгыз.
 
– Бәйрәм, мәҗлесләр оештыру, җырлар яздыру белән шөгыльләнәбез. Рус җырлары өлкәсе бераз аксый иде, шуңа аларга игътибарны юнәлтергә булдым. Татарча да, русча да җырлар булсын. Нишләп әле татарлар рус эстрадасында эшли алмый? Татарлар турында фикер сөтле чәй, чәкчәк белән генә чикләнергә тиеш түгел. Менә, казахларны гына алыйк. Хәзер аларның эстрада дәрәҗәсе бик югары. Казах телендә дә башкаралар, бөтендөньяда яшәүчеләр өчен дә иҗат җимешләре бар. Татарлар да ким түгел бит. Русча җырны татар егете җырлый бит әле дисәләр, максатыма ирешкән булам. 

– Төпле аягыгыз җиңел булсын, Илназ. Буйдаклар рәтеннән төшеп калдыгыз. Эстафетаны кемгә тапшырасыз?
 
– Ринат Галиәскәргә куш куллап тапшырам. Никахымны Айваз белән Ринат алып барды. Айвазның никахын Ринат белән мин алып барган идем. Хәзер түгәрәкне төгәлләр өчен Ринатның никахын Айваз белән алып барырга гына кирәк. 
 
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 16.03.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»