|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.03.2024 Җәмгыять
Бала үгезгә атланып кибеткә йөри (ВИДЕО)Башкортстанда Әбҗәлил районының Рысхуҗа авылында бер үсмер егет үгезгә атланып йөри. Бу хәлне узып баручы автомобильдән күреп калганнар һәм видеога төшергәннәр. Ә "җайдак" аларны күңелле итеп сәламләп, кул болгаган. "Ул безнең бөтен авылга берәү! - ди авылдашлары гадәти булмаган "транспорт чарасы" хуҗасы турында. - Ул үгезне кулга ияләштерде һәм аның өстендә йөреп тә ята. Өстәвенә, малкайга бу ошый булса кирәк, ул һич карышмыйча аны кибеткә дә, почтага да алып бара. Ә шәһәрдән кайтучылар өчен - бу аттракцион."
Алай да, үсмер өчен хафаланучылар да бар, йорт хайванына узып баручы техникага ничек тәэсир итә бит әле?!
Үгез түгел филеңне дә җигәр бу егет, дип сокланучылар арасында сез дә бармы, дуслар?
Фото: "Юшатыр" гәзитеннән.
Автор:Резида Валитова
--- |
Иң күп укылган
|