поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
23.05.2011 Җәмгыять

Балалар йорты кайчан бушар?

Россиядә бүген 760 меңгә якын бала социаль ятим. Монда күбрәк ип-исән әти-әнисеннән арткан балалар турында сүз бара. Россиядә бу кадәр котчыкмалы ятимлек Бөек Ватан сугышыннан соңгы елларда булган, диләр. Сугыш афәте ата-ана назыннан мәхрүм иткән сабыйларны, кагылып-сугылып йөрмәсеннәр өчен, балалар йортларына туплаганнар. Хәзер дә ятимнәрнең өчтән бер өлеше шундый статустагы йортларда яши.

Әмма биредә тәрбия­лә­нүчеләргә караш та төрлечә. Янәсе, әзергә бәзер яшәүгә күнегеп бетәләр, җәмгыятькә файда китерергә теләмиләр. Имеш, алар балалар йортларыннан чыгуга наркоманнар, алкоголиклар, җинаятьчеләр сафына килеп кушыла. Бер­ничә ел элек кенә детдомнарны таратып, балаларны гаиләгә уллыкка, асрамага би­рергә кирәк, дигән фикер алга сөрелде. Ләкин балалар йортлары бүген дә бар, ни кызганыч, ташландык сабыйлар саны да кимеми. Яшел Үзән районының Норлат авылындагы балалар йорты да 1940 нчы еллар башында сугыш ятимнәрен җыю өчен ачылган һәм шуннан соң ябылганы юк. Бүген 67 бала тәрбияләнә. Норлат балалар йорты директоры Дамир Рәхмәтуллин әйтүенчә, балаларның шактыеның әти-әнисе исән, тома ятимнәр бик аз. Әмма алар төрле сәбәпләр аркасында ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. 2 шәр – 3 әр бала табып, сабыйларын тәрбияләүгә үзләреннән тамчы да өлеш кертмәгән тәүфыйксыз әти-әниләр дә бар. Бу күренеш инде татар гаиләләре өчен дә ят түгел. Совет чорында, ир-ат гамен югалтып, эчүгә сабышса, хатын-кыз балаларының йөзенә кызыллык китермәскә тырышып, тормыш йөген үзе тарта иде. Хәзер инде әни­ләрнең дә баш ташлап эчүе гадәткә әйләнеп бара.

 

Ә бер түбәнгә тәгәрәдеңме, кыргый капиталистик җәмгыятьтә беркем дә сиңа ярдәм кулы сузарга атлыгып тормаячак. Шуңа күрә ул баткаклыктан котылып, яңадан туры юлга басып, балага карата үз хокукын кире кайтаручылар юк диярлек. Норлат директоры да андый хәлне хәтерләми. Ятимлекне ничек итеп бе­терергә дә, юлдан язган ата-ананы ничек иманга кертергә? Бу уңайдан Дамир Кәбир улының фи­керләре белән бәлки кайбер кеше килешмәс тә.

 

– Ни өчен Россиядә балалар йортлары бушап тормый, ни өчен чит илләрдә алай түгел? Көн-төн шул сабыйлар янәшә­сендә булгангамы, бу мәсьәлә мине дә борчый. Ә бит бүре баласын бүреккә салсаң да, урманга карый, диләр. Тәрбия­челәр яннарында ничек кенә бөтерелеп йөрмәсен, балалар әти-әниләрен сагынып яшиләр, – ди директор. – Ә ата-аналары балаларын тартып алгач та типтереп яшәү­ләрен дә­вам итәләр, яңадан бала табалар. Ә бит уйлап карасаң, авырлыкны ата-ана түгел, бала кү­тәрә булып чыга. Чит кеше янында үсү алар өчен җәзага тиң. Минемчә, баласын ташлап калдырганнарны зур җәза кө­тәргә тиеш. Аларны мәҗбү­ри­ләп бушлай эшләтергә кирәк. Таләпләр кырысрак булса, кеше гамәл кылганчы, иң әүвәл уйланыр иде. Гомумән, баласын кире кайтару өчен тырышыр иде, үзе тапкан нарасые язмышына ул кадәр битараф булып калмас иде.

 

Дөрес, соңгы елларда балалар йортларындагы сабыйларны асрамага бирә башладылар. Ул гаиләләргә шактый суммада пособие түләнә. Узган ел Норлат балалар йортыннан 4 бала әти-әниле булган. Тик балаларны кире кайтаручылар да бар. Кайбер очракта бала гаиләгә ияләшә алмый. Тәрбиягә алган ул-кыз белән уртак тел таба алмыйча, аннан тәмам туеп, авыруга сабышып, ахыр чиктә баш тартучылар да очрый. Шуңа күрә читтән бала алучылар алдан ук барына да әзер булып торырга тиеш. Чөнки бу сабыйлар кече яшьтә булса да, күп михнәтләр күреп, дөньяның ачысын-төчесен татырга өлгергән, шунлыктан психикалары да беркадәр үзгәргән.

 

Кызганыч, берничә сабыйны гаиләгә озатканнан гына балалар йорты бушап калмый, яңалары өстәлә. Балалар йорт­лары хезмәткәрләренә аларны киләчәктә җиде юл чатында адашып калмаслык итеп тәрбияләү бурычы йөкләнгән. Алар тәрбияче яки укытучы гына түгел, әти-әни ролен дә башкара. “Мин үзем, балык сораучыга балык түгел, кармак бирү ягында”, – ди Дамир Рәхмәтуллин. Аның нияте: балаларны мөмкин булган ка­дәр хезмәт сөяргә өйрәтү. Шул уңайдан остаханә ачып җибәргәннәр. Малайлар өтерге, пычкы, боргыч, кискеч­ләрнең нәрсә икәнен белеп үсәчәк. Ватылган урындык, ишек яңак­ларын шулар ярдәмендә төзәтеп кенә калмыйлар, көнкүреш җиһаз­ларын да үзләре ясап мәш киләләр. Кызларны исә аш-су пеше­рергә, энә-җеп тотып тегәргә, ямарга өйрә­тәләр. Алар карамагында дистәдән артык өр-яңа тегү машинасы бар икән. Кечкенәдән кул эшләре үзләштерүнең гомер иткәндә кирәге чыгачак. Бу балаларны әле алда күпме сы­наулар көтә.


Фәния АРСЛАНОВА
Ватаным Татарстан
№ 91 | 21.05.2011
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»