|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.03.2024 Мәдәният
Татарстан фольклор музыкасы дәүләт ансамбле "Кайтаваз" концертын тәкъдим итә6 март көнне Татар дәүләт филармониясендә газиз әниләребезне котлап, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәуләт ансамбле "Кайтаваз" исемле концерт программасы тәкъдим итә. Җир йөзендәге иң гүзәл, иң бөек, иң илаһи затлар булган әниләргә багышланган концертка рәхим итегез. Концертта Татарстанның атказанган артистлары: Сиринә Зәйнетдинова, Рөстәм Насыйбуллин, Татарстанның халык артисты Роман Чуйнов (рояльдә), Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Ильяс Камал (виолончельдә), Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Рәхмәтуллин җитәкчелегендәге «Мирас» инструменталь ансамбле катнаша.
--- |
Иң күп укылган
|