|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2024 Фаҗига
Тиздән туе буласы кәләш трассада бала коткарганда һәлак булганСвердловск өлкәсендә фаҗига. Трассада баручы МАЗ тәгәрмәче ычкынып китеп, юл кырыенда басып торучы яшь кызны үтергән. 16 февраль көнне әлеге авария нәтиҗәсендә зыян күргән 20 яшьлек туташ хастаханәдә аңына килмичә вафат булган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, Анна һәм аның кияве Екатеринбургта кунак булып, өйләренә кайтып барган. Юл читендә туктап торганда алар яныннан йөк машинасы үтеп китә, фураның тәгәрмәче чыгып оча һәм юл кырыенда басып торган кызга эләгә.
Анна үзенең тәне белән машинада утыручы баланы капларга тырышкан, дип яза КП-Екатеринбург. Сабый бернинди җәрәхәтләр дә алмаган.
Пар 4 апрельдә туй үткәрергә хыялланып йөргән. Гаиләсе Аннаны шулай - туй күлмәге кигән килеш җирләргә карар кыла.
Аның белән хушлашу Пермьнең олазна авылында 23 февральдә узачак.
Фото: Свердловск өлкәсе буенча ЮХИДИ
--- |
Иң күп укылган
|