поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
20.02.2024 Шоу-бизнес

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Әнине ләхеткә салганда аяклары әле дә җылы кебек тоелды»

Салават Фәтхетдинов шәкертләреннән имтихан алуны дәвам итә. Бу юлы легендар Салават белән бер сәхнәдә Ришат Фазлыйәхмәтов чыгыш ясады. Ришатның хыялы чынга ашты - юбилей концертын остазы белән бер сәхнәдә җырлап үткәрде.

Концертларны хәзер артистларның төркемнәре башлап җибәрә, бу күренеш күптән модада. Зур фестивальләр дә бит интродан башлана. Ришатның юбилей концертының интросы “Татар җыры”ныкын хәтерләтте. Аның күп еллар “Барс медиа” компаниясе белән эшләвенең йогынтысыдыр бу. Концертны Ришат иң популяр җырларының берсе “Сәләм әйтегезче, кошкайлар”дан башлады. Тамашачыны сәламләп: “Салават абый алдында имтихан тотасы бар, шуңа күрә бераз каушыйм. Гафу итәрсез. Монда иҗатыбызны яратучы кешеләр җыелды. Әйдәгез бергәләп ял итәбез”, - дип әйтеп куйды.
 
Ришат сөйләшергә яратмыйм дигән иде. Ул интервьюларда да: “Мин алып баручы түгел, ә җырчы”, - ди. Чынбарлыкта исә, Ришат бер дә алып баручылардан калышмый икән. Һәр җырыннан соң, йә кызык хәл, йә икенче җыры турында сөйләде. Кайбер урыннарда берничә җырны рәттән башкарса да комачауламас иде. Ришат моны концерт ахырына үзе дә сизеп алды кебек: ике җырын рәттән башкарды. Кыскасы: сөйләшергә яратмый торган Ришат - ялган! Концертта Салават Фәтхетдинов катнашмаса, бәлки, тагын да күбрәк сөйләр иде. Хәер, сөйләр сүзләре булган кешенең авызын томалап булмый инде. Көн саен “Пирамида”да концерт куймыйлар бит.

Тәрәзәдән йөрүче Салават һәм Ришат
Ришат 4 җыр башкарганнан соң, сәхнәгә алып баручы - Гөлназ Сәфәрова чыкты. Ул тамашачыларның кайсы Ришатныкы, кайсы Салаватныкы икәнен белеште. Шунысы кызык: залда барысы да диярлек ике җырчының да чыгышын карарга килгән икән. Тәнәфес вакытында мин дә сораштым әле. Бер әфәнденең фикере аеруча нык охшады: “Салават бит ул – халык артисты, Ришат әле – үсеп килүче йолдыз. Молодец егет, булдыра! Аны сәхнәгә Салават алып чыккач, Башкортстаннан дип уйлаган идем әле”, - диде ул.
 
Сәхнәнең ике ягында 35 санындагы экраннар урнаштырылган иде. Бу Ришатка 35 яшь тулуын, ә Салаватның инде 35 нче сезонын башлап җибәргәнен аңлатты. Салават гастрольләргә чыгып, тулы заллар җыйганда Ришат әле беренче адымнарын гына ясаган, шуңа күрә аларны чагыштыру мөмкин түгел. Спорт телендә сөйләшсәк, төрле авырлык категорияләре.
 
Салаватны алкышларга күмеп каршы алдылар. Ул да үлмәс хитын – “Әй гомерем”не башкарды. 
- Нишләп йөри икән бала-чагага ияреп дигән сорау сезне борчыса, бу минем укучыларым уйлап тапкан проект. Рифат Зарипов, Данир Сабиров белән концерт куйдык. Менә өченчесе - Ришат Фазлыйәхмәтов. Ришат - укучым, кушаматы “мари”. Бик гади, андый гади кеше булып булмыйдыр. “Сиңа тормышта авыр булачак, беркатлы инде”, - дип әйттем. Аны киләчәктә зур җырчы буларак күрәм. Әле яңа гына сөйләшеп тордык: “Минем хатынның һөнәрен беләсезме?” - ди. Хатыныңның һөнәрен генә түгел, үзен дә белмим дим. Ришат: “Хатын - следователь, дознаниедә эшләде”, - диде. Балакаем бер дә борчылма, алар шуны бетереп туалар. Синекенең погоны гына бар дидем” - дип көлдертте ул.
 
Салават Фәтхетдинов юрганны үзенә тартмады: күбрәк яшь буынга урын биргән кебек тоелды. Ул хәтта берничә җырын рәттән башкарды. Салават шәкерте турында, ә Ришат остазы турында кызыклы хатирәләр сөйләде. Һәр тамашачы укучы белән остаз арасында җылы мөнәсәбәтләрне тойгандыр. 
- Укучыларны үземә бик якын китермим. Укучысына ияреп йөргән укытучының язмышы бер инде. Берсендә Төмән якларыннан гастрольдән кайтып килгәндә Ришат сүз башларга теләп бер хәл сөйләде: “Әти салып кайткач, без тәрәзәдән чыгып качтык. Сезнең тәрәзәдән чыккан бармы?” - диде. “Энем, безнең главный вход та, выход та гомер буе тәрәзә булды. Ишектән бик сирәк йөрдем” дип әйттем. Ришат әтисенә багышлап җыр башкарырга кушты. Үзем дә күптән әтисез инде. Аларны искә алу зыян булмас, - диде Салават һәм әтиләргә багышлап җыр башкарды.

“Икесен дә ләхеткә салдым”
Концертның Ришатның әти-әнисенә багышланган өлеше тамашачыны битараф калдырмады. Җырчының 2012 елда – әтисе, 2014 елның 8 мартында әнисе дә вафат булды. Экранда алдан әзерләнгән видеоязмалар күренде:
- Икесен дә ләхеткә салдым. Әнине салганда аяклары әле дә җылы кебек тоелды. Тормышта төрле вакытлар булды, барысын да кайтып сөйләргә әти-әни булмады. Барыбызның да әти-әнисе бакыйлыкка күчәчәк, кемнекедер иртәрәк, кемнекедер соңрак... Аллаһ Тәгаләгә рәхмәт әйтергә, көчле булырга кирәк, - диде Ришат һәм әти-әнисе рухына җыр башкарды. Залда утыручы кайбер гүзәл затлар күз яшьләрен дә сөртеп куйды. Чыннан да, тетрәндерерлек итеп җырлады, моңланды Ришат. Уйландыра, елата торган мизгелләр дә концертларның аерылгысыз өлешенә әйләнде инде. Шулай да чамасын белергә кирәк, Ришат артыгын кыланмады. Халыкның кәефен күтәрер өчен яңа җырларының берсен җырлады. 

Бүләкләр фәлсәфәсе
Тәнәфестән соң, тамашачыларның кәефе тагын да күтәрелде. Күпләр “тәмле су” белән дә сыйланды. Салават Фәтхетдиновка да бүләккә алып килгәннәр андыйны. Анысы тамашачының үз эшедер инде. Тик Салаватка бүләккә дини сәгать тә тапшырдылар бит. “Артист тамашачыны тәрбияли, диләр. Тамашачы җырчыны тәрбияләмиме? Берсе - хәмер, икенчесе - дини язулар белән сәгать бүләк итә. Безгә нишләргә соң?” - дип тамашачыларны төрттереп куйды Салават әфәнде. Уйланырга урын бар, шулай бит?
 
Ришат остазы репертуарыннан “Кайда син талым, кайда син ярым” җырын башкарды. Салават белән чагыштырмыйк дисәк тә, Ришатның аңа охшаган яклары бар: аеруча күзгә ташланганы – тавыш һәм репертуар сайлау. Ришатның 80% җырларының авторы – Фирзәр Мортазин. Икенче Салават була алмас инде, Ришат Фазлыйәхмәтов булып танылсын дип теләр идем. 
 
Ришат та остазы белән булган кызыклы вакыйга белән уртаклашты бит.
- Салават абый акча салдыра белми иде. Картасын тыга, пин-код җыя алмый. Пин-коды язылган кәгазь телефоның капкачы артында (элекеге нокия телефоннары турында сүз) иде. Акчаны салдырган өчен Салават абый 1 мең акча бирде. Әй, рәхәт инде, кибеттән ризык җыеп кайтасың, студент чагым бит. Салават абый белән гастрольгә йөри башлагач, аның телефоны миңа килеп эләкте. Бу минем өчен зур бүләк, рәхмәт әйтеп кабул иттем. Картасының пин-коды шундамы икән дип ачып карасам, исән, үз урынында! Эх, шунда картасын да тыгып җибәрсә, миннән дә бай кеше булмас иде, - дип шаяртты Ришат.

Күз тиюдән саклану һәм ласина кими торган Ришат
Концертны алып барган Гөлназ Сәфәрова кичәне җырчылар турында кызыклы фактлар белән баетты. 
- Ришат – үтә тыйнак кеше. Килә, җырлый, кайтып китә, беркем белән бәхәскә керми. Ул Айдар Галимов кебек: “Исәнмесез, сау булыгыз, гафу итегез”, - ди дә чыгып китә. Ришаттан: “Психланганда нишлисең?” - дип сорадым. “Кишер, алма ашыйм”, - ди. Бу бик кызык түгел, әйдә тагын эзләп карыйк дидем. Озак уйлагач: “Сыланып торган кием кимим”, - ди. Социаль челтәрен ачып караган идем, бер дә киң киенеп килгәне юк. “Ришат син бит гел тәнгә ятышлы кием киясең” дидем. “Мин ласина кимим”, - ди. Залда ласина кияргә яратучы ир-атлар бармы? - дип көлдертте тамашачыны Гөлназ. Гомумән, Гөлназ концертны гадәти форматта алып бармады. Аның чыгышлары хәзер бик популяр стенд-апка охшаш иде. Бу юнәлештә эшләүче яшьләр, хәтта тапшыру да бар. Аны да күзәтергә туры килде. Гөлназга аларны җыеп остаханә оештырса, комачауламастыр, мөгаен.
 
Гөлназ җырчыларның күз тиюдән саклану серләрен дә чиште. Илназ Баһ җырлаганнан соң бисмилла әйтеп битен сыпыра, Асаф Вәлиев җырлаганда күз эшләпәгә, Вадим Захаровның корсагына төшә икән. Ә Салават Фәтхетдинов һәрвакыт Альфред Якшимбетовка карап ала. Салават шул вакытта: “Күз тимәсен”, - дип төкереп куеп, саклана ди Гөлназ. 
 
Ни өчен Эльмира - Тәтишка? 
Концертта Салаватның тагын бер шәкерте Алинә Даутова һәм яшь йолдыз Раяна Ибатуллина чыгыш ясады. Ришатны котлап тормыш иптәше Эльмира Тәтишка да сәхнәгә чыкты. Ул аңа авырмасын өчен витаминнар тулы кәрҗин бүләк итте: “Әлегә Мальдивка бара алмыйбыз, шуңа күрә аннан җиләк-җимеш кайтты. Мин көтәм, көтәм, нормально все”, - диде шаяртып Эльмира. Сүз уңаеннан, концертны оештыруда Тәтишканың өлеше зур. Ул Ришатның чыгышын күзәтеп, аның өчен янып-көеп торды. Эльмираның ник Тәтишка булын Ришат тамашачыларга аңлатты: “Тәти кыз булгач, Эльмирага Тәтишка дип эндәшәм”, - диде.
 
Концертны тәмамлап, Салават Фәтхетдинов белән Ришат Фазлыйәхмәтов “Туган көн” җырын бергә башкарды. Әлеге тамашада сюрпризлар күп булды дип әйтә алмыйм. Бер генә дуэт җыр аз тоелды. Концерт дәвамында Ришат җырлаганда микрофоны эшләмәгән мизгелләр булды. Бер карасаң тавыш режиссерының хатасыдыр, ә икенче яктан бу хәл Ришатның тере тавышка җырлаганын исбатлады. Салават әйтмешли: “Әлеге залда бу сирәк хәл”. Халык кушылып җырлады, көлде. Сыйфатлы, стабиль тамаша булды. Гадәттән тыш хәлләр, уйдырмалар бу артистларга туры килми, чөнки тамашачы аны аңламас иде. Концертны караучылар сезгә сорау: Ришатка имтихан өчен нинди билге куябыз соң?
 

Илгизә ГАЛИУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 20.02.2024
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»