|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.05.2011 Җәмгыять
Сәдакадан сдачаДога укып хәер җыйган, сәдаканы сорап алган кешеләр җанга тия. Алар динебезне мыскыл итмәсеннәр иде... Җиңү паркында йөрибез. Кеше күп, паркта кияү белән кәләш, туйга килгән кунаклар. Фотоларга төшеп, шампан шәраблары аттырып мәш киләләр. Ап-ак туй күлмәге, чәчәк бәйләме... Рәхәт чаклар, яңа тормыш башлана, күңелле. Бер читтә, шул матур фонны бозып, теләнчеләр йөри. Эленке-салынкы киенгәннәр, битләре шешенгән, кайсы исерек, арасында татар әбиләре дә бар. Яшь парларның бәхет өчен дип чәчкән тиеннәрен алар дүрт аякланып җыялар. Кунакларга кулларын сузып, акча теләнәләр. Әлбәттә, мондый көнне шәп кәефне бозмас өчен, күпләр аларны куып җибәрми, кесәсендә булган тиеннәрен җыеп бирә.
Безнең каршыга да бер әби очрады. «Яшьләрнең бәхете өчен сәдака бир, улым», – дип иремә бәйләнепме-бәйләнә бу. Нишләсен инде, кесәсеннән 50 сумын чыгарып бирде Рамил. Әби көтмәгән бу суммадан югалып калды. Ни алырга белми сәдаканы, ни алмаска. Кинәт сумка төбен капшап: «Тукта, тукта, хәзер, 20 сум акчам бар иде, сдача кайтарам», – дип эзләнә башлады. Көлештек тә: «Сәдакадан сдача кайтаралармыни, әби?» – дип китеп бардык.
Теләнчеләр еш кына җәмәгать транспортында да күренә, вокзал тирәләрендә сәдака сорый, дога кылам, дип сорана. Сәдака сүзен шулай кимсеткәнгә җан әрни. Аны сорап алмыйлар югыйсә. Вата-җимерә дога укып акча җыйганнар да күңелгә тия. Асфальт, базар, автобус һәм трамвайлар дога уку урынымыни?! Тәһарәт һәм намазның ни икәнен дә белмәгән кешеләр динебезне алай кимсетмәсеннәр иде.
Әнә үзбәк малайлары гармунда сыздырып җыр суза, икенче берәүләр колхоз базары алдында җыелганнар да концерт оештырганнар. Үтеп баручылар куелган тартмаларына акча салып китә. Андыйларга бирәсе дә килә: сәләтләрен күрсәтеп, күңелне күтәрәләр.
Дин шаяра торган нәрсә түгел ләбаса, сәдакадан сдача кайтарып, дога укыйм, дип кенә акча җыеп булмый шул ул. Алла рәнҗеше төшә күрмәсен...
Эльвира МОЗАФФАР |
Иң күп укылган
|