поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
13.08.2008 Җәмгыять

БАШКА БАРМЫЙМ

Казанда яңа транспорт схемасы кертелүгә бер елдан артык вакыт узды. Кызыл автобуслар белән чуарланып беткән шәһәр урамнарындагы "бөке"ләргә дә ияләшеп беттек, ахры. Әлеге зур автобусларда машиналар аеруча күп булган юллардан үтү сират күперен чыгуга тиң.

 

Транспорт схемасы үз­гәргәнче, Казан мэры Илсур Метшин: "Яңа автобуслар кайтартылгач, шоферлар һәм билет сатучылар читтән кил­гән кешеләр хисабына тулыланачак", – дип белдергән иде. Ул сүзендә торды. Әмма башкаладагы пассажирлар ташучы автотранспорт оешмаларында машина йөртүче­ләр дә, кондукторлар да, ай-һай, җитешми әле. Трамвай, троллейбуслар хакында әй­тәсе дә юк. Күпчелек транспорт чараларында яңгыраган белдерүләргә караганда, шоферга – 15-20 мең, билет сатучыга 12 мең сум хезмәт ха­кы вәгъдә ителә. Әлеге радиохәбәрләрдән кондукторлар көлә генә. "Нинди 12 мең инде, әле 6 мең сумны түлә­сәләр дә, рәхмәт әйтерсең, – ди 18 нче номерлы троллейбуста билет сатучы Сания апа. – Планны һәр көнне 100 процентка үтәргә кирәк. Ә ул атнага бер-ике тапкыр гына тула. Хәзер күп кеше социаль "проездной" белән йөри бит". Йөз кат ишеткәнче, бер кат күрүең әйбәтрәк, диләр бит. Автобус йөртүче булып эш­ләүче танышым: "Иртәгә билет сатучы эшкә чыга алмый, бер көнгә генә аны алыштырмассыңмы?" – ди­гәч, риза булдым.

 

Эш урыным 22 нче маршрут автобусында иде. Бу юлда көненә 25 автобус йө­ри. "Ферма-2"дән "Можайский тукталышы"на кадәр ара озын, шуңа пассажирлар да шактый булып чыкты, ләкин планны үти алмаячагымны беренче әйләнештә үк аңладым. Бер тапкыр шәһәр урап кайткан арада кондуктор 1800 сумлык билет сатарга тиеш икән. Көнгә биш тапкыр әйләнсәң, бу барлыгы 9000 сум дигән сүз. Димәк, көн ахырына билет сатучы кесәсеннән шул кадәр акча чыгарып бирергә тиеш. Ә без көне буена 8 мең сум тирәсе генә акча җыя алдык. "Көн дә шул ук хәл, ә җитәкчелек план үтәлешен таләп итә, кайдан алырга тиештер инде без шул кадәр акчаны", – дип сукрана танышым. "Әрәмтамаклар" да бихисап икән. Шоферлар гараждагы төзә­түче, эретеп ябыштыручы, контролер, сакчыларга көн саен аз-азлап кына булса да "сәдака" биреп барырга ти­еш. Түләмәсәң, "тимер ат"ың белән бер-бер хәл килеп чыкканын көт тә тор. Кичен автобусларны юарга, салонны чистартырга да кирәк. Зур чират торып, йә суы булмаган, йә щеткалары эшләмә­гән "юынгыч"тан таң аткач кына таралалар. Өстәмә эш сәгатьләре өчен шоферларга акча да түләнми.

 

План зур булганлыктан, төрле маршрут автобуслары еш кына бер-берсенең юлын бүлеп узышалар. Шоферлар кайвакытта сугышыр чиккә җитә, бер-берсенә кычкырган тупас сүзләрне әйтәсе дә юк. "Гомерем автобус иярләп үтте, ләкин мондый хәлне күргәнем юк иде, – ди шофер Шамил Шәрәфиев. – Кайбе­рәүләр пассажирларны утын ташыган кебек алып бара, юлда көндәшлек бик зур". Әлеге көнне дә 22 һәм 55 маршрутта эшләүчеләр үз­ара тиргәшеп алды. Якага-яка килмәсәләр дә, тупас сүзләр бөтен салонга яңгырады. Шофер эше җаваплылык сорый, халыкны исән-сау тиешле тукталышка илтеп җиткерергә кирәк бит. Ә күзе-башы тонган автобус йөртүче пассажирлар турында уйлый микән?

 

Хәер, бөтен шоферларны да бер иләк аша үткәрергә ярамыйдыр. Алар арасында да намуслы, үз эшен яратып башкарган йөртүчеләр юк түгел. Армия сафларында хезмәт иткәндә үк бергә эшли башлаган Җәмил Насыйбуллин белән Фәнис Фәизов бүген дә бер үк автобуста алмашынып эшлиләр. Һәрбер пассажирга дустанә ачык йөз, тәмле тел белән җавап бирүче егетләрнең руль артына утыруларына 20 елдан артык. 5-10 мең сум гына хезмәт хакы алсалар да, үз эшләрен белеп, оста башкаралар. Эльмира Әхмәтҗанова, Рузания Фәизова кебек кондукторлар да ягымлы булулары өчен халыктан рәх­мәт сүзләре генә ишетеп то­ра. Шулай да акчасы булмагач, күпчелек эштән китү ягын карый икән. "Элек эшләргә кызык иде, хәзер эше дә, акчасы да юк, ә акчасы булмагач, кызыгы да юк", – ди 30 ел автобус "иярләүче" аталы-уллы Валера һәм Денис Олейниклар. Ә менә шәхси "тимер ат"ларда эш­ләү күпкә отышлырак икән. "Андый автобусларда план азрак, ә "артык" калган акчаны исә үз кесәңә саласың", – ди Шамил Гарифуллин.

 

Әлеге урында автобус йөртүчеләр хакындагы язманы төгәлләргә дә булыр иде, әмма аларга кагылышлы мәсьәләләр моның белән генә чикләнми. Шуның тагын берсе – автобуста эшләүчеләр өчен башкалада бер генә бәдрәф тә куелмаган. "Ферма-2" һәм "Можайский тукталышы"н 5 тапкыр ураган хезмәткәрләр ихтыяҗларын кайда туры килсә, шунда үтәргә мәҗбүр. "Ферма-2" дәге гаражлар арты Самосыр чүплегеннән бер дә ким түгелдер. Биредә бөтен җир­дә начар ис таратучы чүп таралып ята. Элек "Ферма-2" тукталышында биобәдрәф­ләр куелган булган, әмма кыш көне кар күмеп китә башлагач, аларны кире алганнар икән. ПАТП-2 җитәк­челеге үз хез­мәткәрләренә берникадәр уңайлыклар тудыруны да онытмасын иде. Тукталышларда шоферлар, кондукторлар өчен ашау-эчү урыннары да каралмаган.

 

Бер көн эшләдем, күр­дем, белдем, башка бармыйм. Хәзер машина йөртү таныклыгы булганнарның ни өчен әлеге эшкә килергә атлыгып тормавын аңладым. Мондый уңайсызлыклар булганда, эшче куллар җитмәячәк тә. Кемнең аз хезмәт хакына җәфа чигеп йөрисе килсен?!


Нәфис САФИУЛЛИН
Ватаным Татарстан
№ 167-168 | 13.08.2008
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»