поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 26 Апрель
  • Габдулла Тукай (1886-1913) - шагыйрь
  • Фәнис Сафин - актер
  • Ильяс Халиков - җырчы
  • Ләззәт Хәйдәров - журналист
  • Римма Бикмөхәммәтова - журналист
  • Әмир Мифтахов - хоккейчы
  • Рафаил Газизов - шагыйрь
  • Камилә Вәлиева - фигуралы шуучы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
14.05.2011 Мәдәният

Халкыбызның рухи хәзинәсе

3 май көнне Сергач район мәдәният һәм ял үзәгендә татар фольклоры фестивале булды. Фестивальдә Кочко-Пожар һәм Пашат авыллары фольклор төркемнәре, Камка мәктәбе укучылары, Балахнадан профессиональ бию төркеме катнаштылар. Өч сәгать буе сәхнәдә халык иҗаты тантана итте.

Гореф-гадәтләр, борынгыдан килгән йолалар белән кызыксыну бетмәгән әле, тамашачылар залны тутырып җыелды. Руслар да байтак иде, Кочко-Пожардан, Пашаттан махсус килүчеләр күп булды. Пьяна буенда төрле милләт вәкилләре гасырлар буе гомер итә. Һәрберсенең үз йолалары. Бу кичәдә дә руслар һәм мокшылар катнашты. Төп урын, әлбәттә, Сергач мишәрләренә бирелде.

 

 Безнең халыкның электән-элек килгән күңел җәүһәрләре күп. Татар халкы эштән тәм табып, эшне ял белән бәйләп яши белгән, кара көчләрдән, усал сүздән, яман күздән саклану өчен төрле ысуллар тапкан. Менә шушы элекке тормышны Кочко-Пожар һәм Пашат үзешчәннәре сәхнәдә күрсәтте дә инде. Эш белән ялны бәйләгән кич утыру, “шәпә туе”, су буенда кер чайкау, солдат озату, килен төшерү кебек матур йолалар, кургашин кою, ныжы куыру, баланы күз тигәннән өшкерү, төтәштерү – барысын да сәхнәдә күрсәттеләр үзешчән артистлар. Пожарлылар урак уру, куашна кую, хатын-кыз кулыннан килгән башка эшләрне күрсәткәндә залда утырган өлкән яшьтәгеләрнең күзләре чыланды, алар яшьлек елларына кайттылар кебек.

 

 Пашатның “Пашатбикә” фольклор төркеме составында Сәрия Аймалетдинова (мәктәп – балалар бакчасы директоры), Йолдыз Юсипова (клубның художество җитәкчесе), Гүзәл Алиәкбәрова (тәрбияче), Зайра Абдулхалекова (китапханәче), Афия Садекова (укытучы), Зифа Ниазбаева (пешекче) һәм Әминә Үмәрова (тәрбияче ярдәмчесе) иде. Алар ирләрен, балаларын да бәйрәмгә чыгарганнар – Шәмил Юсипов, Рафек Аймалетдинов, Равил Садеков, Илһам Алиәкбәров, Рафек Ниазбаев зур осталык күрсәттеләр. Марат хәзрәт Салахетдинов искиткеч уйнады. Барысы да иҗатка вакыт тапканнар. Эмиль Юсипов, Эмиль Абдулхалеков, ике туган Эмиль һәм Эльнара Алиәкбәровлар да олылардан калышмады.

 

 Кочко-Пожар фольклор төркеме составында Алсу Әхмәтбаева (балалар бакчасы мөдире), Динара Мустафина (тәрбияче), Венера Фәхретдинова (пе-шекче), Гөлнисә Хөсәинова (кастаханә хезмәткәре), Наилә Жиһаншина (сатучы), Асия Насибуллина (шәфкать туташы), Альбина Әндәрҗанова (укытучы), Кадрия Әхмәтбаева һәм Зәйнәп Саржиганова (пенсионерлар), Алсу Жиһаншина һәм Галия Абдуллина (мәктәп укучылары), Галия Мусина (студентка) һәм, әлбәттә, Азат Жиһаншин өч улы белән.

 

 Игътибарны җәлеп иткән тагын бер нәрсә – костюмнар. Пожарлыларның матур костюмнары бар иде инде, пашатлылар бу чарага махсус тектергәннәр. Һәр номерга килешле декорацияләр дә эшләгәннәр иде.

 

 Балахнадан килгән Юлия Паламарчук җитәкчелегендәге бию төркеме кичәне тагы да күркәмрәк итте. Күптән түгел Мәскәүдә “Три колдуньи и Наргис” дигән беренче татар мюзиклының премьерасы булды. Анда баш герой Нәргисне 15 яшьлек Розалия Каюмова (Анды – Зур Рбишча оныгы) уйный. Сергачтагы бәйрәмдә ул шушы мюзиклдан җыр башкарды. Аның моңлы тавышы, үзен сәхнәдә тотышы, башкару осталыгы барысын да таң калдырды. Илдус Харрасов (Зур Рбишча), Рамил Хөсәинов (Кочко-Пожар) матур җырладылар.

 

 Бу фестивальнең барлыкка килүе турында Тәнзилә Нурулловна:

 

 - Татар фольклоры фестивален уздыру фикерен мин озак еллар буе йөрттем. Әле “Туган як” редакциясендә эшләгәндә фольклор яратучы бик күп кешеләр белән очраштым һәм зур кызыксыну уянды миндә. Халык җырлары, әйтемнәр, тирән эчтәлекле сүзләр күңелемә сеңеп кала барды һәм халкыбызның иҗатын сәхнәгә чыгару фикере ныгый башлады. Кызлар белән әле көзен очрашып, нәрсә күрсәтәсен хәл иттек. Ярдәмчеләр дә табылды. Мәскәүдә яшәүче (Анды) Каюмовлар Рәшит (юрист) һәм Рәйханәгә, Сәйдә Каюмовага (тюни), Рөстәм Идрисовка (натуль), Рамил Юсиповка (морчык) мин бик рәхмәтле.

 

 - Чыгышларның темаларын кем тәкъдим итте?

 

 - Үзем дисәм дә ярый, ә кайберләрен үзешчәннәр үзләре тәкъдим иттеләр. Мин бу идеяне тормышка ашырган кызларга бер шарт куйдым: чәйнәлеп беткән “Каз өмәсе” яисә “Аулак өй” булмасын. Татар тормышының онытылып барган йолаларын күрсәтәсем килде. Фикер минеке булса, калганын кызлар эшләде һәм искиткеч матур итеп китереп чыгардылар, рәхмәт үзләренә. Камка мәктәбе укытучысы Гөлнур ханым Мангушевага да зур рәхмәт – укучылары белән матур итеп татар уеннарын күрсәттеләр. Халык бернәрсәне дә онытмаган, шунсы сөенеч.

 

 Ник менә шушы ике-өч авыл үзешчәннәренә мөрәҗәгать иттем? Алар мине үзләре төрле чараларга чакыралар, мин аларның мөмкинлекләрен беләм, чыгышларын күргәнем бар. Шуңа күрә беренче алар белән эшләргә булдым. Киләчәктә, әлбәттә, бүтән авылларны да чакырырбыз, әлегә бу хәзинәнең кечкенә өлеше генә сәхнәгә чыкты.

 

 - Чираттагы фестивальнең темасы нинди булыр?

 

 - Икенче фестиваль балалар өчен булыр. Темасы – борынгы уеннар. Максат - аларның файдасын күрсәтү. Ул уеннар бит тәрбия бирүгә, хәрәкәтчәнлекне, фикер йөртүне үстерүгә юнәлтелгән иде. Вакытын сентябрь ахырына дип планлаштырабыз. Аннары бәетләр, мөнәҗәтләр башкаручылар фестивален күздә тотабыз. Иң мөһиме – олылар да, балалар да һәр фикерне хуплап кабул итәләр, тулыландыралар һәм зур теләк белән катнашалар. Пожардан Зәйнәп апа, Кадрия апа кебек алмайларны, Пашатның Рафек һәм Шәмил кебек милләт рухлы егетләрне сәхнәгә чыгару үзе бер казаныш. Милли оешмалар ягыннан да бераз күбрәк игътибар булса иде, диде Тәнзилә ханым.

 

 Әйе, фестиваль искиткеч булды, тамашачы әлегә тикле күрмәгәнен күрде. Оештыру да югары дәрәҗәдә иде. Барлык катнашучылар спонсорлар исә-беннән истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде. Сергач районы мәгариф комитеты җитәкчесенең урынбасары Наталья Ручина халык иҗатын саклау һәм үстерү юлында максатчан эшләгәне өчен Кочко-Пожар үзешчәннәрен грамоталар белән бүләкләде. “Бу чарадан соклану хисем сүз белән әйтерлек түгел. Татар халкының иҗаты күпкырлы, матур икәнне бераз белсәм дә, бүгенге тамашаны күреп хәйран калдым”, - диде Наталья Викторовна.

 

 Без дә матур фестивальгә ак юллар телик. Уңышлар сезгә, Тәнзилә ха-ным, зур эш башладыгыз, әле тагы күп кенә фестивальләрдә күрешергә насыйп булсын.

 

 

 

Фотода: фестиваль күренешләре.

 

Автор фотолары.


Найлә ЖИҺАНШИНА
Туган як
№ 20 | 13.05.2011
Туган як печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»