поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 27 Апрель
  • Хәлим Җәләй (1940-2021) - актер
  • Зөһрә Сәхәбиева - җырчы
  • Рөстәм Исхакый - журналист
  • Марат Закир - язучы
  • Динара Сафина - теннисчы
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
Архив
 
19.01.2024 Мәдәният

Татарстан Милли музеенда Нәҗип Җиһановның шәхси әйберләреннән торган күргәзмә ачылды (ФОТО)

Татарстан Республикасы Милли музеенда «Нәҗип Җиһанов галактикасы» күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә композиторның иҗат тирәлегендәге кешеләр - композиторлар, әдәбиятчылар, артистлар, сәясәтчеләр белән бәйле музей предметлары урын алган.

Моннан тыш, күргәзмәдә фотосурәтләр, композиторның автографлы китабы, фотолар, ноталы җыентыклар тәкъдим ителә, сынлы сәнгать әсәрләре дә бар. 

Күргәзмәнең инициаторы – композиторның оныгы, Нәҗип Җиһанов музее (Милли музей филиалы) мөдире Алексей Егоров. Ул кунакларга экскурсия үткәрде. «Музейда шәхес турында китаплар, ноталы җыентыклар, шәхси әйберләр, сәнгать предметлары аша сөйләп була. Нәҗип Җиһановның дуслары арасында танылган язучылар, композиторлар, рәссамнар, скульпторлар, сәясәтчеләр булган. Биредә без Җиһанов музееның байлыгын күрсәтергә тырыштык», - диде ул.

«Билгеле экспонатларның берсе – Бакый Урманче ясаган скульптура. Шулай ук, Дмитрий Шостаковичның 12нче симфониясенең партитурасы да бар. Нәҗип Җиһанов чакыруы буенча ул Казанга ике тапкыр килде. Казан консерваториясендә композиторлар өчен ачык дәресләр биргән иде. Дәү әтием үзенең дуслары белән таныштырырга ярата иде. Мәсәлән, мине ул дирижер, педагог Натан Рахлин белән таныштырды», - дип сөйләде ул.

Ул Нәҗип Җиһановның фагот, фортепиано, виолончель кебек уен кораллары классында белем алуын билгеләп үтте. «Аңа шагыйрьләр, язучылар үзләренең китапларын бүләк итеп бирә иде. Шуларның берсе безнең арада – халык шагыйре Ренат Харис. Нәҗип Җиһанов аның шигырьләре кырыенда ноталы шәрехләмәләр язып калдырган, әсәрләренең караламасын язган», - дип аңлатты Алексей Егоров. 

Казан дәүләт консерваториясенең музыка сәнгате менеджменты кафедрасы мөдире Дилия Хәйретдинова Нәҗип Җиһановның иҗади мирасын саклау һәм таныту эшен оештыручыларга рәхмәт әйтте. «Нәҗип Җиһанов бай иҗади мирас булдыра, музыкаль белем бирү, Татарстан мәдәниятен үстерүгә зур өлеш кертә», - диде ул.

«Киләсе елда консерваториянең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Нәҗип Җиһановның исеме барлык юбилей вакыйгаларында яңгырап торачак. Ул замандашларын үзенә җәлеп иткән, нәкъ менә шуңа күрә аның иҗаты тыңлаучыларның йөрәгенә барып җитә. Консерваториядә якланган соңгы диссертациядә дә Җиһановның музыкасы искә алына, ул анализ объектына әверелә. Безнең бурыч – аның иҗатын саклап калу, киләчәк буынга иң бай мирасны тапшыру», - дип билгеләп үтте Дилия Хәйретдинова. 

Салих Сәйдәшев музее мөдире Айдар Әхмәдиев Нәҗип Җиһанов музыкасын балачагыннан тыңлап үскәнен сөйләде. «1990 еллар ахырында безне классташларым белән «Алтынчәч» операсы карарга алып бардылар. Белем бирү процессында татар музыкасы читтә калмады. Җиһановның әсәрләрен без өйрәндек, уйнадык, башкардык. Нәҗип Җиһанов музыкаль белем бирү инфраструктурасын булдырган. Бу – музыка мәктәбе, консерватория, оркестр, театр. Әсәрләр язу белән шөгыльләнмәсә, ул шуның белән генә дә тарихка кереп калган булыр иде», - диде ул. 

Чараны виолончелист, Нәҗип Җиһанов исемендәге кыллы квартет оештыручысы һәм җитәкчесе Сергей Пономарев башлап җибәрде. Аның башкаруында Нәҗип Җиһановның «Сүзсез җыр» һәм Рөстәм Яхинның «Элегия» әсәрләре яңгырады. Кичәне Данис Хисмәтуллин алып барды. Чара азагында музыкант, композитор Всеволод Сарандов музейга үзенең әтисе – скульптор, рәссам Геннадий Сарандовның график портретын бүләк итте. Рәссам Нәҗип Җиһановның портретын 1950 елларда ясаган булган.

Нәҗип Җиһановка Арам Хачатурян, Генрих Нейгауз, Дмитрий Кабалевский, Мстислав Ростропович, Дмитрий Шостакович, Муса Җәлил, Бакый Урманче, Әхмәт Фәйзи, Жоржи Амаду, Борис Чирков, Игорь Ильинский, Салих Батыев, Фикрәт Табиев һ.б. шәхесләр әйберләр бүләк иткән булган, алар күргәзмәдә урын алган. «Нәҗип Җиһанов галактикасы» күргәзмәсе 12 февральгә кадәр эшләячәк, дип хәбәр итә "Татар-Информ" МА.


---
Милли Музей
№ --- | 19.01.2024
Милли Музей печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»