|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2024 Милләт
Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия: «Әнине еллар үткән саен ныграк сагынам»Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, бик күп дәүләт бүләкләре иясе, яраткан җырчыбыз Әлфия Авзалованың кичә туган көне иде. Исән булса бүген аңа 91 яшь тулыр иде. Кызганыч, 7 ел элек ул арабыздан китеп барды. - Минем өчен бик авыр көн бүген. Әнине еллар үткән саен ныграк сагынам. Югалту хәсрәте кими, дигәннәр иде, ялгышалар. Әни җитми җанга, аның назы, җылылыгы тансык. Бүгенге көнне догада булыйк дидем оныкларга. Аларны сагынып Америкага килгән идем. Балалар йоклый, бер мин бүлмәдән бүлмәгә йөрим, әнине уйлыйм. Америкада Россия белән 8 сәгатьләп аерма, таң атып, яктыргач та әнинең яраткан пәрәмәчләрен, өчпочмаклар пешерәм. Гүзәл апам, балалары белән әни янына зиратка барып кайткан, каберен кардан чистартып, чәчәкләр куйдык, диде, - дип сөйләде безгә җырчының кызы Зөлфия ханым.
Ә гаиләдә икеләтә бәйрәм икән. Әлфия ханымның оныкчыгы, ягъни Ләйсән оныгы мәшһүр җырчыбызга аның туган көненә оныкчык бүләк иткән иде.
- "Нәнәке"- дип әйтеп үсте ул оныгым әнигә. Ләйсәннең 4 баласы бар, үзе банкта эшли. Иркен фатирлары, зур йортлары да бар, тормышлары бик яхшы, шөкер. Әни дә сөенәдер, Ләйсәнне бик ярата иде бит ул. Оныгымның кечкенәсе әнине хәтерләми, әмма без сөйләгәннәрдән бик әйбәт белә, - ди Зөлфия ханым.
Фото: syuyumbike.ru
Гөлнур ШӘРӘФИЕВА |
Иң күп укылган
|