|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.01.2024 Мәдәният
Татар зыялылары: Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалова мирасы бөтендөнья фонотекасын баетырлык (ФОТО)Казанның Яңа татар бистәсе зиратында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе татар халкының легендар җырчылары – Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованы искә алып, каберләрен зиярәт кылуны һәм чәчәкләр салуны оештырды. Чарада филармония коллективы, сәхнә ветераннары, артистлары, Татарстан Диния нәзарәте вәкилләре катнашты. Чараның алып баручысы, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов әйтүенчә, Әлфия Авзалова хатын-кыз буларак, хезмәттәшләрен кайгыртып һәм ярдәм итеп яшәгән. «Әлфия апа яратып яшәде, яратып җырлады. 60 яшендә: «Мин 70кә кадәр җырлыйм әле», - дип әйтә иде. 70тән дә артып киткән иде. Илһам абый, Әлфия апа китеп барганнан соң, «планка» төште. Әмма ләкин сөендергәне шул: алар калдырган хезмәтләр бөтен дөнья фонотекасын баетырлык һәм татар халкының йөзен күрсәтерлек», - диде Фердинанд Сәлахов. «Гомер узып киткән... Җир йөзендә җиде миллион татар халкы бар дип исәпләнсә, шуларның һәрберсенең күңелендә булган исемнәр бу. Безнең арадан киткән булсалар да, аларның хезмәтләре, исемнәре яшәгәнлеген, күңелдә барлыкларын белгертер өчен, рухына дога кылыр өчен җыелдык. Илһам абыйны - әтиебез, Әлфия апаны әниебез дип әйтә идек», - диде Фердинанд Сәлахов. Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Илһам Шакировның вафатына биш ел узганын искәртте. «Илһам абый 83 яшенә җитеп, безнең арадан китеп барды. Илһам абыйны уйлаганда Әлфия апа да искә төшә. Алар гел бергә булды, бер-берсен яраттылар. Алар – милләтне туплап тора торган шәхесләр. Алар булганда милләт яши, «без - татар» дип горурланабыз. Илһам абый, Әлфия апаның рухлары шат булсын», - диде ул. «Әлфия апа башка кеше турында сүз сөйләмәде. Гастрольләрдә йөргән вакытта артистлар беләдер, ул бик тә ярдәмчел булды, һәр кешене санлады. Әлфия апа безнең өчен һәрвакыт юл күрсәтүче булып торыр», - дип өстәде филармония директоры. «Дога кылу мәрхүмнәрнең рухына ризык булып кала. Урыннары җәннәттә булсын, бездән разый булсалар иде», - диде «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдинов һәм Коръән аятьләрен укыды, дип яза "Татар-Информ" МА. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Лидия Әхмәтова Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованы укытучыларыбыз дип атады. «Искиткеч матур җырлары белән бөтен дөньяны җәлеп иткән бөек шәхесләр. Бүген аларның каберенә килдек. Һава торышы да әйбәт: йомшак кына кар ява. Менә хәзер аларның җырлары яңгырый кебек. Аларның җырлары – үлемсез», - диде җырчы. Татарстанның халык артисты Җәвит Шакиров Илһам Шакиров һәм Әлфия Авзалованы татар телен саклап калуда, татар сәнгатенә иң зур өлеш керткән шәхесләр дип атады. «Хатыным Зөлфия Шакирова белән филармониядә эшләгән вакытта Илһам абый, Әлфия апа белән концертларда катнашып, эшләргә туры килде. Сценарийлар язып, кичәләрен алып барырга да насыйп булган иде», - диде юмор остасы. Татарстанның атказанган артисты Зәйтүнә Яруллина Илһам Шакиров белән Урта Азиягә гастрольләргә барганын искә алды. «Татарча сөйли белми идем. Ташкентка өч көн поездда бардык. Өч көн эчендә өч шигырь ятладым. Илһам абый мине сәхнәгә чыгарды. Өч сәгатьлек концертта өч минут сөйләп, сәхнә артына чыгып китәргә тора идем. Башымны игән вакытта Илһам абый туктатып калды: «Ник чыгасың?». «Куркам», – дидем. «Үл, сәхнәдә үл!» – диде дә, аннары җырлый башлады. Иң беренче концертым Илһам абый Шакировтан башланды», – диде ул.
--- |
Иң күп укылган
|